Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Газизова Алиса Фанилевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
"Җиңү алып килгән яз!" 08.05.2014 Бүген 8 май көнне зурлар һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән Бөек Җиңүнең 69еллыгына багышланган митингка чыктык. Балалар сугыш кырларында ятып калган, илебез тынычлыгы өчен кан койган газиз бабаларыбыз истәлегенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Бәйрәм соңында һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

-
"Россия-зур дәүләт". 02.05.2014 Бу атнада балалар белән танып белү эшчәнлегендә Россия башкаласы Мәскәү турында сөйләштек.Танылган урыннар тәшерелгән рәсемнәр карадык. Иҗади сәнгать шөгылендә Россия әләмен чәчәкләр белән бизәдек.

-
"Кызыклы шәкерт". 25.04.2014 -Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума , аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!...

-
"Тукай безнең күңелләрдә". 22.04.2014 Бу атнада бакчабызда белем бирү эшчәнлеге яраткан шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән танышуга багышлана. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән бергәләп Г.Тукайның мультфильмнарын карыйбыз, шигырьләрен ятлыйбыз, кызыклы уеннар уйныйбыз, төрле әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Су анасы, Су анасы, Су астында ниләр бар? Әйдә, бире чык әле, Безгә сөйләп бир әле.

-
Конкурс нәтиҗәләре. 17.04.2014 Без һәрдаим район күләмендә үткәрелүче конкурсларда катнашып киләбез. Бакчабызның уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Фаваризова Айзилә Флүр кызы республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының муниципаль этабында катнашты.Һәм III урынны яулап, истәлекле бүләк һәм котлау грамотасы белән бүләкләнде. Айзиләгә киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Хезмәткә хөрмәт!" 17.04.2014 Бу атнада бакчабызда белем бирү эшчәнлеге төрле һөнәр ияләрен өйрәнүгә багышлана.Балаларга өлкәннәр хезмәте,аларның һөнәрләре турында белемнәре киңәйтелде, өлкәннәр хезмәтенең мөһимлеге аңлатылды. Зурлар һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар үзләре теләгән - табип, укытучы, сатучы, чәчтараш, һөнәрләрен сайладылар һәм рольләргә кереп уйнадылар.

-
"Хезмәт төбе-хәзинә". 15.04.2014 Бүген зурлар һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар рәсем эшчәнлегендә үзләре теләгән һөнәр ияләренең рәсемнәрен ясадылар.

-
"12 апрель-Космонавтика көне". 11.04.2014 12нче апрель-Космонавтика көне уңаеннан, зурлар һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән галәм киңлекләре турында сөйләшенде. Балалар слайдлар, рәсемнәр аша планета исемнәре белән һәм иң беренче булып галәмгә очучы Ю.А.Гагарин белән таныштырылды.Рәсем эшчәнлегендә балалар белән ракета һәм космик корабль ясадык.

-
"Һава еланы очыру" 09.04.2014 Без буген уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать эшчәнлегендә Һава еланы ясадык.Балаларга һава шарынын иң беренче тапкыр Кытайда барлыкка килүе аңлатылды.Ясаган кул эшләребезне балалар белән урамга чыккач һавага очырдык.

-
"Агач бөреләрен күзәтү". 08.04.2014 Бүген без уртанчылар төркемендэ тәрбияләнүче балалар белән табигать почмагында суга утыртылган агач ботакларының бөреләрен күзәттек.




