Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Газизова Алиса Фанилевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Балалар бакчасы буйлап сәяхәт". 23.09.2014 Бүген без уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән бакча буйлап сәяхәт ясадык. Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекче Рузалия апабызнын эше белән таныштык.

-
"Милләтләр кросcы-2014" 22.09.2014

...Көчле, нык булып, чыныгып
Үсәсем килә тизрәк.
...Туган илне сакларга да,
Туган телне якларга да
Сәламәт акыл кирәк.
-
"Яхшы сүз- җан азыгы". 19.09.2014

Бүген без мәктәпкә эзерлек һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән балаларда якыннарына, әти-әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан татар халык әкияте "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек.
-
Конкурс нәтиҗәләре. 17.09.2014 Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының муниципаль этабында актив катнашып,"Котлау грамотасы" белән бүләкләнделәр.

-
Табигатьтә көз. 09.09.2014 Бүген без уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән җәй буе бакчабызда ускән күпъеллык чәчәкләрнен орлыкларын җыйдык.

-
Бакчабызга яңа балалар килде. 03.09.2014

Безне бик яраталар
Бакчадагы апалар
Килгәч тә елмаеп
Кулларын киң җәеп
Кочаклап алалар,-
Әниләр күк алар..
-
Без инде хәзер зурлар! 01.09.2014

Туйганчы уйнар идем дә,
Минем шул вакытым тар,
Иртәгә "биш"ле алырга
Мәктәпкә барасы бар.
Киләчәктә Туган илдә
Зур юллар саласы бар.
Ә хәзергә соңламыйча,
Мәктәпкә барасы бар.
-
"Сау бул, бакчам!" 31.05.2014

Бүген бакчабызда иң истәлекле көннәрнең берсе-чыгарылыш кичәсе. Бүген бакчабызда тәрбияләнгән 5 кызыбыз һәм 1 малаебызны мәктәпкә озатабыз. Бәйрәм иртәсенә балаларыбыз бик тырышып әзерләнделәр.Матур итеп биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм соңында балалар тәрбияче апаларына матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Ә балаларга район мәгариф идарәсе ярдәмендә әзерләнгән бүләк "портфель"ләр тапшырылды. Бәйрәм иртәсе "Хуш, балачагым!" дип исемләнгән җыр белән тәмамланды. Кадерле балаларыбызга сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Тырышып укырга, әти-әниләренең акыллы, тәртипле уллары, кызлары булып калуларын телибез. Хәерле юл сезгә балалар!
-
"Талант дөньясында-2014" 17.05.2014

Бүген 17 май көнне Иштуган балалар бакчасында "Талант дөньясында-2014" бәйгесенең I зональный этабы үтте. Бу бәйгедә Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган һәм Шекеше бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты. Бәйгедә катнашып безнең балаларыбыз I, II, III урыннарны яуладылар. Бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм кечкенә генә бүләкләр бирелде.
-
"Чишмә безнең яшәү чыганагы". 12.05.2014

Бүген 12 июнь-Бөтендөнья экологик белем көненә карата "Бердәм экологик дәрес" дип аталган Республика күләм акциясе кысаларында зурлар һәм уртанчылар төркемендә "Чишмә безнең яшәү чыганагы" дигән темага эшчәнлек үткәрелде.Эшчәнлек барышында балаларның чишмә, елга, күлләр турында белемнәре баетылды. Балаларда чишмәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү максат итеп куелды.Эшчәнлек тәмамланганнан соң, без балалар белән чишмәгә сәяхәткә чыктык. Чишмә тирәсендәге табигатьнең матурлыгына, кошлар сайравына, чишмә челтерәвенә хозурландык.



