МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан.ул.Хади Такташа, дом 1 |
| Телефон: | +7(843)-623-25-92 |
| E-Mail: | Dsadshem3.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Шеморданский детский сад №3 "Салават купере" |
| Руководитель: | Хамзина Равиля Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 198 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагога |
МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Радуга единства" "Салават купере бердәмлеге" 07.11.2022

3 ноября специалист Шеморданского СДК Фатхуллина С. воспитанникам подготовительной группы №2 организовала игровую программу "Радуга единства", посвященную Дню народного единства. В начале мероприятия ведущая рассказала детям об истории этого праздника и о событиях давних лет, которые сплотились во имя свободы и независимости нашей Родины. Далее, ребята, одевшись в разные национальные костюмы, пели песни на русском и татарском языках, одновременно исполняя танцы. После чего, программу продолжили традиционными национальными играми: татарская "Түбәтәй", русская "Красочки", чувашская "Ручейки". В завершении проводилась беседа о том, какое большое значение имеет народное единство и о тм, что нас всех объединяет.
3 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Фатхуллина С. икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Салават купере бердәмлеге" дип исемләнгән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган уен программасы оештырды. Чара башында алып баручы балаларга бу бәйрәмнең тарихы һәм Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге хакына тупланган күптәнге вакыйгалар турында сөйләде. Аннары, балалар төрле милли киемнәр киеп, рус һәм татар телләрендә җырлар җырладылар, шулай ук биюләр башкардылар. Шуннан соң программаны традицион милли уеннар белән дәвам иттеләр: татар уены "Тюбәтәй", рус уены "Красочки", чуаш уены "Ручейки". Чара балалар белән халык бердәмлегенең нинду зур әһәмияткә ия булуы һәм безне нәрсә берләштерүе турында әңгәмә белән тәмамланды.
-
"Осторожно, лёд" "Сак булыгыз, боз" 07.11.2022

В рамках месячника безопасности на водных объектах до наступления ледостава в нашем детском саду воспитатели начали организовать мероприятия и занятия, цель которых: формировать у детей представление о правилах безопасного поведения на воде и льду; об опасностях, которые подстерегают человека у водоемов; воспитывать бережное отношение к жизни и здоровью. Воспитанники старшей группы №2 в ходе занятия "Осторожно, лёд" обсудили рисунки, которые сделали со своими родителями, посмотрели презентацию «Меры предосторожности и правила поведения на льду", закрепили правила, активно участвую в игровых ситуациях.Только соблюдение правил поведения на льду поможет избежать несчастных случаев.
Су объектлары тулысынча боз белән капланганчы куркынычсызлык айлыгы кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр төрле чаралар һәм дәресләр оештыра башладылар. Төп максат: балаларда суда һәм бозда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында күзаллау формалаштыру; тормышка һәм сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләү. 2 нче номерлы өлкәнәр төркемендә тәрбияләнүчеләр "Сак булыгыз, боз" дип исемләнгән дәрес барышында әти-әниләре белән ясаган рәсемнәр турында фикер алыштылар, «Саклык чаралары һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән презентация карадылар, уен ситуацияләрендә актив катнашып, кагыйдәләрне ныгыттылар. Боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү генә бәхетсезлек очракларыннан сакланырга ярдәм итәчәк.
-
"День народного единства" "Халыклар бердәмлеге көне" 03.11.2022

В преддверии праздника «Дня народного единства» в старшей группе было проведено мероприятие с целью знакомства детей с праздником – «День народного единства», расширения представления детей о родном крае, стране, в которой мы живем. Воспитатель по обучению русскому языку рассказала детям историю праздника. Играя в дидактические игры, они закрепили знания об основных символах нашей страны, читали стихи, слушали песню о Родине.
«Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме алдыннан өлкәнәр төркемендә балаларның туган яклары, үзләре яшәгән ил турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан «Халыклар бердәмлеге көне» дип исемләнгән чара үткәрелде. Рус теленә өйрәтүче тәрбияче балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде. Дидактик уеннар уйнап, алар илебезнең төп символлары турында белемнәрен ныгытты, шигырьләр укыды, Туган ил турында җыр тыңлады.
-
Литературный час, посвященный 135 летию С.Я.Маршака. С.Я.Маршакның 135 еллыгына багышланган әдәби сәгать. 03.11.2022

С целью расширение знаний детей о жизни и творчестве С.Я. Маршака, воспитание интереса к его творчеству, произведениям, литературному чтению, сегодня в подготовительных группах прошел литературный час, посвященный 135-летию Самуила Яковлевича Маршака. . В группах воспитателями были организованы выставки книг, беседы, чтение его произведений "Вот какой рассеянный", "Багаж", "Усатый-полосатый", "Кошкин дом" и другие. В завершении мероприятия ребята из пластилина слепили героев произведений С.Я.Маршака.
С.Я. Маршакның тормышы һәм иҗаты турында балаларның белемнәрен киңәйтү, аның иҗаты, әсәрләре, әдәби уку белән кызыксыну тәрбияләү максатыннан, бүген мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Самуил Яковлевич Маршакның 135 еллыгына багышланган әдәби сәгать уткәрелде. Тәрбиячеләр төркемнәрдә китаплар күргәзмәләре, әңгәмәләр, аның "Менә нинди таркау", "Багаж", "Мыеклы-полосалы", "Песи өе" һәм башка әсәрләрен уку оештырдылар. Чара ахырында балалар пластилиннан С.Я. Маршак әсәрләре геройларын әвәләделәр.
-
Терроризм. Террорчылык. 02.11.2022

Террористическая угроза в настоящее время остается актуальной и одной из самых опасных проблем, с которой нужно бороться. Поэтому в нашем детском саду проводится регулярная работа с детьми и родителями по формированию осознанного и ответственного отношения к соблюдению правил безопасного поведения в чрезвычайных ситуациях. На этой недели на тему "Терроризм" педагоги с воспитанниками проводят занятии, беседы, в ходе которой обсуждают определенные ситуации. Ребята активно отвечают на вопросы, высказывая свое мнение о том, как нужно себя вести при попадании в заложники или в ситуации взрыва, закрепляют главные правила поведения при угрозе террористических актов.
Террорчылык хәзерге вакытта актуаль һәм иң куркыныч проблемаларның берсе булып кала. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар белән гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру максатыннан даими эш алып барыла. Бу атнада "Террорчылык" темасына педагоглар бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән дәресләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирәләр, террорчыларга эләккәндә яки шартлау вакытындә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикерләрен белдереп, террор актлары янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыталар.
-
Рисование на платформе ZOOM. ZOOM платформасында рәсем дәресе. 02.11.2022

Наш детский сад продолжает сотрудничество с журналом" Салават Купере". Сегодня дети подготовительной к школе группы приняли участие в уроке рисования, который проводится на платформе Zoom. Совместно с сотрудниками журнала "Салават купере "они создали рисунок на тему" Мы вместе". Урок был полностью посвящен Дню народного единства. Дети не только рисовали, но и узнали много интересного.
Бакчабыз "Салават купере" журналы белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ZOOM платформасында уздырылучы рәсем дәресендә катнаштылар. Алар "Салават купере" хезмәткәрләре белән берлектә "Без бергә" дигән темага рәсем ясадылар. Дәрес тулысынча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Балалар рәсем ясап кына калмадылар, үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар.
-
Приняли участие в турнире. Турнирда катнаштык. 01.11.2022

Воспитанники старших и подготовителных групп (61 воспитанников) активно приняли участие во Всероссийском турнире "РостОК". Турнир - это интеллектуальное соревнование, главная цель которого состоит в выявлении ребят, обладающих высокими интеллектульными способностями, поддержании познавательной активности старших дошкольников. Надеемся, что все дети справились со всеми заданиями, получат дипломы победителя.
Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар (61 бала) Бөтенроссия "РостОК" турнирында актив катнаштылар. Турнир- ул интеллектуаль ярыш. Аның төп максаты югары интеллектуаль сәләткә ия булган балаларны ачыклау, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын саклау һәм үстерү. Балалар барлык биремнәрне төгәл үтәделәр, җиңүче дипломнары белән бүләкләнерләр дип ышанып калабыз.
-
"Народное единство" "Халыклар бердәмлеге" 01.11.2022

4 ноября вся наша Россия отмечает день "Народного единства". Праздник призывает людей не только вспомнить важнейшие исторические события, но и напомнить гражданам нашей многонациональной страны важность сплочения народа. Ведь только вместе, двигаясь в одном направлении, можно справиться с трудностями и преодолеть препятствия. В преддверии праздника в нашем детском саду проходят мероприятия, посвященные этой дате. Сегодня воспитанники второй младшей группы №1 совместно с воспитателями сделали коллективную работу, расширили представления детей о родной стране, государственных праздниках. Сила России в единении всей наций и потому задача наша, заложить основы дружеских отношений в сердца наших детей с ранних лет.
4 ноябрьдә бөтен Россия "Халыклар бердәмлеге" көнен билгеләп үтә. Бәйрәм кешеләргә мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле илебез гражданнарына халыкны берләштерү мөһимлеген искә төшерергә дә өнди. Бары бергә, бер юнәлештә барганда гына авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп була. Бәйрәм алдыннан безнең балалар бакчасында әлеге датага багышланган чаралар уза. Бүген 1 нче номерлы икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре белән бергәләп коллектив эш башкардылар, балаларның туган иле, дәүләт бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйттеләр. Россия көче бөтен милләтләр бердәмлегендә һәм шуңа күрә безнең бурыч, балаларыбыз йөрәгенә кечкенә яшьтән дуслык төшенчәсен сеңдерү.
-
Поздравляем!!! Котлыйбыз!!! 31.10.2022

С целью распространения передового практического опыта педагогических работников, внедряющих информационно-коммуникативные технологии в образовательный процесс был проведен районный конкурс на лучшую разработку цифровых образовательных ресурсов среди воспитателей дошкольных учреждений. По итогам конкурса в номинации "Презентация к обучению ПДД" заведующий ДОУ Адгамова Гузель Рафисовна заняла 1 место, в номинации "Презентация к занятию по обучению английскому языку" воспитатель по обучению английскому языку Гилязиева Алсу Фаргатовна - 1 место. Поздравляем наших коллег с победой! Пускай эта и каждая следующая победа делает Вас сильнее и увереннее в своих силах!
Белем бирү процессында информацион-коммуникатив технологияләр кулланучы педагогик хезмәткәрләрнең алдынгы практик тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре арасында цифрлы иң яхшы белем бирү ресурсларын булдыручылар арасында район конкурсы үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Юл йөрү кагыйдәләрен укытуга багышланган Презентация" номинациясендә балалар бакчасы мөдире Әдгамова Гүзәл Рәфис кызы 1 нче урын, "Инглиз телен укыту дәресенә багышланган Презентация" номинациясендә инглиз телен укыту буенча тәрбияче Гыйләҗиева Алсу Фәргат кызы 1 нче урынны алдылар. Коллегаларыбызны җиңү белән котлыйбыз! Әлеге һәм алдагы тормышыгызда буласы җиңүләр сезне тагы да көчлерәк һәм ышанычлырак итсен!
-
Маленькие чистюли. Чисталык сөюче кечкенә балалар. 28.10.2022

Культурно-гигиенические навыки очень важная часть культуры поведения, является одним из важных факторов развития и формирование здоровой личности. С целью привития детям младшего возраста культурно - гигиенических навыков и обучать детей простейшим навыкам самообслуживания в первой младшей группе №2 было организовано мероприятие "Маленькие чистюли". Играя в дидактические игры "Поможем куклам", "Живые картинки" ребята закрепили знания о предметах личной гигиены, научились пользоваться ими. В завершении мероприятия дети подарили гостье Кате полотенце, которую они сами разукрасили, чтобы она не забывала умываться, мыть руки и чистить зубы.
Гигиена күнекмәләре үз-үзеңне тоту культурасының бик мөһим өлеше һәм сәламәт шәхес формалаштыруда мөһим факторларының берсе булып тора. Кече яшьтәге балаларда гигиена күнекмәләрен тәрбияләү һәм аларга үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең иң гади күнекмәләрен өйрәтү максатыннан 2 нче номерлы беренче кечкенәләр төркемендә "Чисталык сөюче кечкенә балалар" дигән чара оештырылды. "Курчакларга ярдәм итик", "Тере картиналар" дидактик уеннары аша балалар шәхси гигиена предметлары турында белемнәрен ныгыттылар, алардан файдаланырга өйрәнделәр. Чара азагында балалар кунакка килгән Катяга юынырга, кулларын юарга һәм тешләрен чистартырга онытмасын өчен үзләре бизәгән сөлге бүләк иттеләр.










