Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Милләтләр кроссы 16.09.2017

Бүген мәктәбебездә күңелле спорт чарасы- "Милләтләр кроссы" үткәрелде. Чара бик кызыклы үтте. Һәркем җиңәргә тырышты. Ә җиңүчеләргә бүләкләрне Сатыш җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Ф.Ф. тапшырды.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшыру. 15.09.2017

Бүген 15 сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәсе китапханәчесе Габдрахманова Гөлфинә катнашында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Укучыларга ел буена бурычлар аңлатылды һәм уңышлар теләнде.
-
15 сентябрь- Татарстан варислары берлеге көне. 15.09.2017

Һәр көнне яхшылык кыл! Шушы девиз астында яшәүче меңләгән варисларның бүген бәйрәм көне. Барчагызны да бәйрәм белән, мәктәбебез варислары!
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 14.09.2017

13-14 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укытучылар коллективы Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында катнашты. 16 сентябрь көнне мәктәбебез директоры Ф.Т. Нигматзянов VIP-футбол ярышында катнашачак. Уңышлар телибез!
-
Иртәнге зарядка 13.09.2017

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл!"
Шушы гыйбарәне истә тотып укучыларыбыз иртәләрен зарядкадан башлыйлар.
-
Эвакуация 12.09.2017

Бүген мәктәбебездә гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерү максатыннан эвакуация үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар коллективы үзләренең белемнәрен югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр.
-
Бөтенроссия аеклык көне. 11.09.2017

Бөтенроссия аеклык көне 1913 нче елның 11 сентябреннән башлап билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безнең мәктәпне дә читләтеп үтмәде. 1-4 класслар белән рәсем бәйгесе, 5-9 класслар белән плакатлар ясау, 10-11 класслар белән анкета сорауларына җавап бирү оештырылды.
-
Укучыларның бушка туклануы 09.09.2017

2017-2018 уку елы башланып китте. Уку белән беррәттән укучыларның туклануы да оешкан төстә оештырылып җибәрелде. Күп балалы гаиләләрдән булган укучылар бушка туклану хокукына ия икәнне исегезгә төшерәбез. Моның өчен гаилә хәле турында справка (авыл советыннан бирелә), баланың туу турында таныклыгы яисә паспорт копиясе, гариза (класс җитәкчесеннән алына) белән мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Тәрбия сәгатьләре 08.09.2017

Җомга көн- тәрбия сәгатьләре көне дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре булып узды. Рәсемдә өметле, яшь укытучыбыз Диана Александровна 5 сыйныфлар белән викторина уздырганны күрәсез.
-
Әти-әниләр җыелышы 07.09.2017

Бүген Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышта укучыларның әти-әниләре, укытучылар коллективы, Сатыш җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Ф.Ф. һәм фельдшер Зарипова И.Р. катнашты.









