Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада 09.10.2017

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә фән олимпиадалары дәвам итә. Бүген укучылар җәмгыять белеменнән көчләрен сынадылар.
-
Район балалар думасы җыелышы. 09.10.2017

Бүген Балалар иҗат үзәгендә район укучылар думасының утырышы булды. Анда мәктәпнең дума спикеры Габдрахманова Сөмбел катнашты. Яңа уку елына актив сайланып, яңа бурычлар куелды.
-
Мөмкинлекләрне арттыру 07.10.2017

Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә ЕСИА га тоташу буенча укучылар һәм укытучылар катнашында җыелыш булды. Җыелыш нәтиҗәләре буенча 14 яше тулган укучыларны, барлык укучыларның әти-әниләрен, укытучылар коллективын һәм аларның гаиләсен Госуслуги РФ га тоташтырырга дигән фикергә килдек.
-
Укытучылар көне. 05.10.2017

Бүген мөгаллимнәрнең һөнәри бәйрәме- укытучылар көне! Шул уңайдан укытучыларыбыз район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Кичә хезмәт алдынгыларын тәбрикләү белән башланып китте. Мәктәбебез директоры Нигматзянов Фәргат Тәлгатович мәгариф идарәсенең грамотасы белән бүләкләнде. Соңыннан Казан шәһәренең К.Тинчурин театры артистлары укытучыларга "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектакль күрсәттеләр.
-
Мәктәбебездә чисталык көне 03.10.2017

Чисталык- сәламәтлекнең нигезе! Шуны истә тотып бүген мәктәбебездә чисталык көне үткәрелде. Укучылар үз классларын җыештырып, тәртипкә китерделәр.
-
Мәрхәмәтлелек атналыгын йомгаклау 02.10.2017

Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атналыгы"на йомгаклар ясалды һәм рәхмәт йөзеннән һәр укытучы, пешекче, җыештыручы, операторларга укучылар тарафыннан рәхмәт сүзләре язылган эмблемалар таратылды.
-
Мәгариф оешмалары ярминкәсе 30.09.2017

Бүген мәктәбебез хезмәткәрләре- директор Нигматзянов Ф.Т., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова А.М., завхоз Рахимова Ә.А. Казан шәһәрендә мәгариф оешмалары ярминкәсендә булып мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне сатуны оештырды. Сату урынын бизәү буенча Саба районы югары дәрәҗәдәге грамотага ия булды.
-
Ачык тәрбия сәгате 29.09.2017

Бүген Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә юлда куркынычсызлык атналыгы кысаларында 3 сыйныф класс җитәкчесе Шакирова Ә.Х. ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Чарада бар башлангыч сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре катнашты.
-
Всемирный день туризма 27.09.2017

Бүген бөтен дөнья күләмендә туризм көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә дә әлеге көн Мәрхәмәтле Татарстан акциясе кысаларында билгеләп үтелде. Укучылар авыл урамына чыгып башка авыллардан килеп укучыларны үзләренең туган ягы, матур, тарихи урыннары белән таныштырдылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 27.09.2017

Бүген мәктәбебездә 6 сыйныфлар өчен әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта укучыларның әти-әниләре, укучылар үзләре, мәктәп дирекциясе катнашты. Укучыларның тәртип мәсьәләләре, чишелеш юллары каралды.









