Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Стартовая диагностика в 5 классе 04.10.2013

В рамках мониторинга качества основного образования по заданию Минобрнауки России, 4 октября проведена стартовая диагностика в пятом классе по предметным образовательным результатам. Одночасовую проверочную работу по математике выполнили 2 ученика, по русскому языку - 4 ученика. Ответственный за проведение стартовой диагностики заместитель директора по учебной работе М.Р.Хасанова.
-
Варислар яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлый 04.10.2013

Безнең мәктәбебездә укытучылар бәйрәме бүгеннән башланды. Бүген "Чишмәкәй" балалар берлеге варислары яраткан укытучыларына сюрприз ясап, иртән бәйрәм белән котлап аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Әлеге гамәлдән укытучылар бик кәнагәть калдылар. Рәхмәт сезгә.
-
Бәйрәм белән Сезне, укытучылар! 04.10.2013

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлык теләп калабыз.
Бәйрәм белән Сезне, укытучы!
Балаларның якын кешесе!
Дөнья серен өйрәтүче!
Яшь җаннарга - Ходай илчесе!
Сезгә телибез без: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең-тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
-
"Китапны яратыгыз" акциясе 03.10.2013

"Китапка 2 нче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында мәктәп балалар Думасына керүче укучылар белән берлектә "Китапны яратыгыз!" баш астында викторина булып үтте. Викторина сорауларына алынган җаваплардан күренгәнчә, укучыларның әдәби китаплар белән кызыксынуы , татарча һәм русча нәшер ителгән китапларның яратылып укылуы ачыкланды.
-
1 сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек 03.10.2013

1 сыйныф укучыларында Ногманова Р.Р. хореография буенча дәрестән тыш эшчәнлек алып бара. Бүгенгесе көндә алар татар халык биюе элементларын өйрәнәләр.
-
А.Н.Туполевның тууына 125 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре. 02.10.2013

Бәек конструктор А,Н,Туполевның тууына 125 ел тулу уңаеннан 5-11 нче классларда тәрбия сәгатьләре булып узды.Тәрбия сәгатьләре барышында А.Н.Туполевның тормыш юлы,ачышлары белән таныштырылды.
-
"Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнарга салыначак обелиск эскизы"на конкурс 01.10.2013

Район күләмендә үтәчәк "Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнарга салыначак обелиск эскизы" конкурсының мәктәп туры булып узды. Җиңүчеләр : Хазипова Гүзәл, Миннебаева Энҗе, Сабиров Рамил, Гарипов Айрат, Моратниязова Рамиләләр табылды. Молодцы , укучылар!
-
"Өлкәннәр көне"
01.10.2013
1 октябрь -"Өлкәннәр көне" уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Көзләрнең дә була язлары" дип аталган кичә - тамаша булып узды.Кичәдә укучылар һәм ветераннар үзләре дә чыгыш ясадылар.Ветераннар яшьлек елларын искә төшереп,күңелле ял иттеләр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында хореография түгәрәге членнары чыгышы 30.09.2013

"Накотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында хореография түгәрәге членнары чыгыш ясадылар. Алар үзләренең чыгышлары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауларын күрсәттеләр һәм барлык укучыларны шуңа өндәделәр.
-
Кабак бәйрәмендә җиңү. 28.09.2013

Район күләмендә үткән Кабак бәйрәмендә мәктәбебез әзерләгән "Ишан хәзрәт тыюлыгы" композициясе "Иң матур композиция" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Молодцы!









