Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
-
Коз кучтэнэчлэре. 11.10.2014

Агымдагы атна балалар бакчасында “Коз кучтэнэчлэре” дигэн тема астында утте. Атналыкны тэмамлап, буген, эти-энилэр ярдэме белэн эзерлэнгэн козге уныштан кургэзмэ оештырылды.
-
Корбан ашы. 08.10.2014

Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында , бүген, Корбан ашы уздырылды. Иң беренче чиратта һәр балага Корбан итеннән өлеш чыгарган “Алтын Саба М ” җәмьгыятенә рәхмәтебезне белдерәбез. Авылыбыз мулласы хаҗ сәфәрендә булу сәбәпле, балалар бакчасына авылыбызның мөхтәрәм кешесе, Әхтәмов Тимершәех абый Әхтәмҗан улын чакырдык. Тимершәех абый 5 вакыт намазын калдырмый, һәр җомга мәчеткә йөри.Ислам дине аңа әтисеннән күчкән гыйлемлелек. Тормыш иптәше Әльфинур апа белән 2 кыз, 2 малай тәрбияләп үстергәннәр. Тимершәех абыйны балалар салават әйтеп каршы алдылар. Ә ул балаларга догалар укыды, изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч конфетларын өләште. Китәр алдыннан , әле ел ярым гына эшчәнлек алып барган Иләбәр “Умырзая ” балалар бакчасына уңышлар теләп, кыйблага карап Азан әйтте.
-
Эле дэ Сез бар,олкэннэр! 01.10.2014

Картаям, дип, һич тә борчылмагыз,
Өлкәннәрдә акыл - сабырлык.
Киңәш - ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә СЕЗ бар үрнәк алырлык.
1 нче октябрь – Өлкәннәр кӨне. Мәгариф Өлкэсендэ эшлэгэн хэм барлык лаеклы ялда булган Өлкэннэребезгэ буген исэнлек, сэламэтлек хэм бэхетле картлык телибез.
Илэбэр «Умырзая» балалар бакчасында тэрбиялэнуче балалар буген эби- бабайларына булэк ясады.
-
Урамда- Алтын коз! 30.09.2014

“Исәнме, Алтын көз !” атналыгы барышында , балалар бүген үзләре җыйган төрле яфракларны кызыл , сары, яшел төсле краскаларга манып, ак кагәзь битендә , көзге агачларны ясадылар.
-
Кабак бэйрэме! 27.09.2014

Бүген Байлар Сабасында урнашкан Спорткомплекста , “Саба дулкыннары ” ТРКсе оештырган “Кабак” бәйрәменең 10 еллыгы билгеләп үтелде. Эзмә муниципаль авыл җирлегенә кергән бюджет оешмалары элеге бәйгедә актив катнашып, “Кабактан иң тәмле пешерелгән ризык ” наминациясендә җиңү яулап кайтты.
-
Котлыйбыз! 26.09.2014

Киреләнеп , көйсезләнеп
Әнидән елап калсак.
Онытылып Әнием дип
Эндәшәм сина кайчак.
Тәрбиячем! рәхмәт сиңа,
Кылган гамәлең өчен.
Безнең белән “уйнарга”
Җитсен сабырлык көчең!
27 сентябрь- балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр көне. Районыбызның балалар бакчаларында эшләүче барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Эшегездә уңышлар, сабырлык, сәламәтлек телибез!
26 сентябрь көнне , Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче апаларына үзләренең бар һөнәрләрен күрсәтеп, бәйрәм ясадылар.Кемдер оста җырчы, кемдер биюче, яисә шигырь сөйләүче икән. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрне тәрбиячеләргә бүләк итте. Тәрбиячеләр өчен, үзләре тәрбияләгән балаларның үзләштергән осталыкларыннан да кадерле бүләк бармы соң?
-
“Сак йөрегез юлларда!” 24.09.2014

24 нче сентябрь көнне, Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында , балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар, җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру максатыннан “Сак йөрегез юлларда!” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар “Кем ул- йөртүче?” , “Кем ул- пассажир?”, “Кем ул- җәяүле?” , дигән сорауларга җавап эзләделәр. Юл читләрендә торган кисәтүче билгеләр белән таныштылар. Элеге өлкәгә кагылган табышмакларга җавап таптылар. “Сак йөрегез юлларда!” кичәсе шушы темага презентация карау белән тәмамланды.
<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 14pt;="" line-height:="" 150%;"="">
-
Табигатьтэ. 03.06.2014

Экологик белем биру дэресе унаеннан , балалар белэн берлектэ, чишмэ янына агачлар хэм чэчэклэр утыртылган иде. Буген балалар аларнын хэлен белеп, су сибеп, ничек усулэре белэн кызыксынып кайтты. Коннэр коры торуга карамастан, усентелэр тернэклэнеп киткэн. Шул унайдан балалар табигатьне- елга, тауларны, суда йозгэн урдэк- казларны да кузэтеп кайтты.
-
"Саубул бакча!" 31.05.2014

Саубул инде, эй гузэл бакча,
Сагынып искэ алырбыз, кайда булсак та!
Шушы жыр суэлэре астында буген Илэбэр "Умырзая" балалар бакчасыныннан беренче карлыгачлар очты. Кыскасы , бер ел дэвамында шушы бакчада тэрбиялэнгэн- Габдрахманов Адель, Закарова Нэфисэ, Каюмов Альмир, Салихова Голфинэ, Гильмонова Эминэ бакча белэн саубуллашып, тагыда кызыклырак, кунеллерэк хэм жаваплырак булган тормыш баскычына кутэлелделэр. Иртэгедэн алар инде мэктэп укучысы булырга эзерлэнэ. Бакчада ойрэнгэн барлык жырлары, шигырьлэре, биюлэре белэн , буген алар эти-энилэре, тэрбиячелэре алдында имтихан тотты.Кичэ чыгарылыш торкеме балаларынын энилэре белэн берлектэ вальс башкарулары белэн башланып китте. Вальс тэмамлангач, балалар рэхмэт йозеннэн энилэренен кулларыннан убеп, аларны урыннарына утырттылар. Котелмэгэндэ Шэвэли килеп кереп, балаларны мэктэпкэ бармаска котыртып караса да, балалар бик белемле Ябалакнын биремнэрен тогэл утэп,сынауларны тиешенчэ утеп , узлэренен мэктэпкэ эзер икэнлеклэрен курсэттелэр. Кичэ ахырында балалар бакчасы модире эти-энилэрне, балаларны , тэрбиячелэрне бэйрэм белэн котлады. Балаларга мэгариф идарэсе тарафыннан эзерлэнгэн булэклэрне тапшырды хэм апрель, май айларында балалар бакчасында оештырылган "яшеллэндеру" акциясендэ актив катнашкан гаилэлэргэ истэлекле булэклэр таратты. Районыбызнын барлык балалар бакчаларында , мэктэпкэчэ эзерлек торкеменэ йоргэн балаларын бугенге бэйрэм белэн котлыйбыз! Бэхетле килэчэк сезгэ балалар!
-
"В мире таланта- 2014" 16.05.2014

Буген Эзмэ мэдэният йортында конкурснын зона этабы узды. Безнен балалар бакчасыннан анда жыр хэм нэфис суз наминациясендэ Зэлинэ Гильманова, Диана Дэулэтшина катнашты. Сабада узачак ярышка алар , Айдар Минхажев сузлэренэ Ростэм Сэрвэров ижат иткэн "Чэй эчэбез бергэлэп" дигэн жыр белэн уздылар. Алдагы ярышларда да унышлар телэп калабыз.









