Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 2 |
-
Космонавтика көне
09.04.2026
12 апрель-Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды. Әлеге дата уңаеннан бакчабызга йөрүче балалар белән "Ракета космоста" дип аталган эшләнмә ясадык.
-
Кошлар көне
01.04.2026
Бүген бакчабызда Халыкара кошлар көнен билгеләп үттек. Балалар, кошлар турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: кошлар тавышын тыңладылар, өстәл һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга сүз бирделәр.
-
Нәүрүз бәйрәме
24.03.2026
Бүген бакчабызда татар халкының милли бәйрәме - «Нәүрүз» үткәрелде. Бу бәйрәм язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул 21 нче март көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бакчабызда узган Нәүрүз бәйрәмендә дә балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Соңыннан балалар бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикәнең күчтәнәче — тәмле коймак белән сыйландылар.









