Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2014

Бүген барлык дәресләрдә Космонавтика көненә багышлап унминутлыклар үткәрелде. Физика укытучысы Сабирзянова Ф.М. "Космоска юл" темасына ачык чара үткәрде.
-
Аҗаган 2014 04.04.2014

Бүген “Аҗаган – 2014” ярышының зона этабы безнең мәктәптә үткәрелде. Мичән,Тимершык, Симет, Шыңар, Курсабаш мәктәбе укучылары уенның нигезләмәсе буенча көч сынаштылар. Киеренке ярышта Мичән урта мәктәбе укучылары 1 нче урынны алды. Укучыларыбызга, укытучылары Ибрагимов Р.З.ка алдагы ярышларда зур уңышлар, җиңүләр теләп калабыз! Афәрин!
-
Кошларны каршылыйбыз 03.04.2014

Бик тырышып кошларны каршы алырга әзерләнәбез. Укучылар кош оялары ясады, ә кече яшьтәгеләр кош рәсемнәре күргәзмәсендә актив катнаштылар.
-
Кош оялары күргәзмәсе 03.04.2014

Кошлар атналыгы кысаларында кош ояларына күргәзмә оештырылды.
-
Куллар эшләп ныгый 03.04.2014

“Оста куллар” дәрестән тыш шөгылендә 3 нче сыйныф укучылары тозлы камыр белән эшләргә өйрәнделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар МБ айлыгы 01.04.2014

Мәктәбебездә апрель ае башлангыч сыйныфларның “Нигез” методик берләшмәсе айлыгы итеп игълан ителде. Айлыкны 1 апрель көнне Бөтендөнья кошлар көненә багышланган кичә белән башлап җибәрделәр. Кичәдә укучылар кошлар турында бик күп мәгълүмат тупладылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр. Ахырдан викторина ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр.
-
Котлыйбыз! 31.03.2014

30 мартта Шәмәрдәндә Н. Асретдинов истәлегенә волейбол ярышында мәктәбебезнең егетләр командасы I I урынны алды. Кызлар командасы IV урында. Без укучыларыбызны, тренерлары Файзрахманов И.Х ны һәм физкультура укытучысы Мустафин Р.С.ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 29.03.2014

28 мартта район мәктәпләре арасында район беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында мәктәбебезнең егетләр командасы I урынны алды. Кызлар командасы IV урында. Без укучыларыбызны ,тренерлары Файзрахманов И.Х ны һәм физкультура укытучысы Мустафин Р.С.ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тимурчылык эше 25.03.2014

Каникул вакытында тимурчылык эше туктап тормый. 9 нчы сыйныф укучылары Мубаракшин Р., Краснова В. Иске Мичәндә яшәүче өлкәннәргә ярдәм иттеләр.
-
Янгыннардан сак бул! 24.03.2014

Бүгеннән укучыларның язгы каникуллары башланды. Каникул күңелле үтсен, укучыларыбызның тормышы имин булсын дигән максат куеп, укучылар белән очрашуга Саба районы янгын күзәтү бүлегенең баш инспекторы Габдрахманов Раиль Васильевич килде. Янгыннар вакытында килеп туган психологик хәләт, беренче адымнар турында аңлатты һәм укучыларның белемнәрен тикшерде.











