Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Көз матурда кунакта" 02.10.2015

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Нәниләр күптән көтте.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Бүген бакчабыз балалары Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән Тантанада катнаштылар."Әбием" җыры белән әби-бабайларын бәйрәм белән котладылар.
-
"Әкияттә кунакта" 30.09.2015

Кечкенәләр төркемендәге балалар халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләрне яратып тыңлыйлар.Үзләре герой булып уйнап, әкиятне башка балаларга күрсәтү аларга тагын да мавыктыргыч, кызыклы шөгыль. Әкият аша балаларда соклану, кайгырту, кызгану кебек хисләр тәрбияләнә, балаларның сөйләме баетыла, иҗади фикерләү сәләте үстерелә. "Көз" атналыгы уңаеннан балалар "Шалкан" әкиятен яратып уйнадылар.
-
Әтәчкәй - алтын кикрик
29.09.2015
Уртанчылар төркеме балалары белән саф һавада булдык. Агачлардан коелган кызыл, сары яфраклар, күркәләр җыйдык һәм шулардан әвәләү шөгылендә матур әтәч ясадык.
-
"Кросс нации" 26.09.2015

Сегодня дети старшей группы участвовали на "Кроссе нации",который проводился на физкультурной площадке СОШ.Среди мальчиков Грамоту получил Каримуллин Альмир,а среди девочек Газизуллина Миляуша. Молодцы,ребята!!! Поздравляем!!!
-
Бәйрәмегез белән! 25.09.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән, бакчабыз хезмәткәрләре көне белән котлап, "Чәчәкләр аланы" ясап буләк иттек. Аларны чын куңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз
-
Тәрбиячеләр көне. 25.09.2015

Зурлар төркеме балалары,бүген,атна темасын йомгаклап,"Тәрбиячеләр көне"нә багышланган "Бәйрәм иртәсе" күрсәттеләр.Чыгышлар җыр-бию, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды.Балалар тәрбияче апаларына изге теләкләр теләделәр.
-
"Кабак бәйрәме" 24.09.2015

Җәй буена бакчада тулышып пеште кабак.
Көзен бәйрәме буласын искә төшердек кабат.
Күп кенә сырхауларга дәва була алам мин,
Кабак үстерүчегә саулык теләп калам мин.
Кабак шулай диде дә,сүзен шунда туктатты.
Кабак бәйрәменә дип,мәйданга чыгып басты.
-
"Табигатькә сәяхәт" йомгаклау чарасы. 11.09.2015

Бүген уртанчылар төркеме балалары үзләренең тәрбияче апалары белән бистәбез буйлап сәяхәткә чыктылар.Алар "Нургали" мәчете, мәктәп бинасы, чишмә янында булдылар.Балаларга бу чара бик ошады.
-
Яшеллеккә күмелгән туган Лесхозым. 11.09.2015

Туган җиркәй..Ни аһәңле,назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда каеннарның серле шавын,
Тау астында серле чишмә чылтыравын.
Бүген зурлар төркеме балалары туган төбәкне күбрәк өйрәнү максаты белән дендрология бакчасына бардылар.Төрле агач-куакларның төрләре,аларны үстерү ысуллары белән танышып кайттылар.











