Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Уртанчылар төркемендә "Әниләр көне" кичәсе 27.11.2015

Сегодня праздник наш любимый,
Веселый, добрый, нежный, милый.
Для мам мы песенки споем,
Станцуем и стишки прочтем.
-
"Әниемә-бүләгем!" 26.11.2015

Бүген уртанчылар төркеме балалары үзләренең яраткан әниләренә бик тырышып бүләк ясадылар.
Нәни кулларым белән мин,
Тик сиңа диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне,
Бик зур көч куеп менә!
-
"Әнием - җылы кочагым" 26.11.2015

Зурлар төркемендә Әниләр көне уңаеннан "Әнием - җылы кочагым" дип аталган Бәйрәм иртәсе булып узды.Балалар газиз әниләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр.Русча - татарча җырлар биюләр белән үрелеп барды.Кичәгә дәү әниләр дә килгәннәр,оныклары аларга котлау сүзләре ирештерделәр.Балалар шулай ук килгән кунакларга "Өч кыз" әкиятен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.Бәйрәм соңында тәбрикләүләргә җавап итеп,әти - әниләр, дәү әниләр бәйрәм белән котлау сүзләрен һәм шушындый күңелле кичә оештырганыбызга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Парын тап" 25.11.2015

Өстәл уеннары ярдәмендә кечкенәләр төркеме балалары төсләрне аерырга, аларны дөрес атарга өйрәнәләр.
-
Рәсем конкурсы 20.11.2015

Бүген уртанчылар төркеме балалары атна темасы буенча планлаштырылган рәсем конкурсына үзләренең рәсемнәре белән катнаштылар.Алар бик тырышып ак аю һәм аның өен ясадылар.Шулай итеп алар атна дәвамында алган белемнәрен тулыландырдылар. Көн ахырында тәрбияче апалары белән берлектә күргәзмә оештырдылар, иң матур һәм пөхтә эшләрне башкаручыларны билгеләделәр.
-
Без дежурлар 20.11.2015

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар һәр көнне дежур торуны оештыралар. Балалар бу эшкә бик теләп тартылалар. Болай эшләү балаларны кечкенәдән үк мөстәкыйль, тырыш, хезмәт сөючән, чиста, пөхтә һәм ярдәмчел булырга өйрәтә. Алар үзләрен бу көнне бик җаваплы һәм өлкән итеп хис итәләр.
-
"Җир шары буенча сәяхәт" 20.11.2015

Зурлар төркемендә балаларны төньяк, көньяк илләре белән, халкы, аларның культурасы белән таныштыру,андагы табигать, hава торышы , яшәүче хайваннар турында белем бирү йөзеннән, бу атнаның темасы:" Җир шары буенча сәяхәт" дип аталды. Бүген исә атна буе алган белемнәр ныгытылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 13.11.2015

Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды.Чара башта гомуми төстә оештырылса,икенче өлештә һәрбер төркемнең әти-әниләре үз балаларының тәрбиячеләре белән,төркемнәргә таралыштылар.
Көн тәртибенә спорт һәм көндәлек өс киемнәре,балалар бакчасы өчен түләү тәртибе,көндәлек йөрешне тәртипкә кертү куелды.Сүз шулай ук балаларның портфолиолары,шөгыльләре,мәктәпкә әзерлек төркеменең гомуми белем бирү мәктәбенә шөгыльгә йөрүе,бассейнга йөрү тәртибе турында да барды.
Әти-әниләргә тәрбияче биргән биремне көндәлек үтәп бару тиешлеге азсызыкланды.Шулай ук һәр пәнҗешәмбе көн "День русского языка" дип аталачагы турында да белдерелде.
-
Аюлар бездә кунакта 12.11.2015

Бүген икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары төзү шөгыленә килгән өч аюга карават һәм урындыклар ясап бүләк иттеләр.
-
Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме 09.11.2015

Спортны ярату кирәк
Безнең һәммәбезгә дә.
Сәламәтлек үзе бәхет
Киләчәк көнебездә.











