Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Уйлап кара, нәрсә артык? 28.03.2013

Кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, эзләнүчәнлек, мөстәкыйльлек кебек мөһим сыйфатлар нәкъ менә балачакта формалаша. Бу максатка ирешкәндә мавыктыргыч күнегүләр, дидактик уеннар ярдәм итә.
Дидактик уеннар балаларның акыл үсешен, активлыгын үстерү чарасы булып тора, психик процессларны активлаштыра, танып белүгә кызыксындыру тудыра. Ул теләсә нинди шөгыльне мавыктыргыч ясарга булыша, балаларда тирән канәгатьләнү хисе булдыра, шатлыклы эш кәефе тудыра, белем алу процессын җиңеләйтә. Уенлы биремнәр балаларда тапкырлык, зирәклек тәрбияли. Кошлар темасын ныгытканда «Кайсы кош артык», “Кышлаучы – күчмә”, “Кошны ата hәм сөйлә”, “Кисәкләрдән кош рәсемен җыю”, “Тавышыннан таны”, “Оясы белән тоташтыр” h.б. уеннар куллану отышлы булды.
-
Туган көн - балачак бәйрәме. 25.03.2013

Ильвинаның туган көне,
Без пешердек ак калач.
Менә шулай ул - биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге,
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне ал да кач.
-
Их, күңелле балачак! 22.03.2013

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без карлар да көрибез,
Сөенәбез, шатланабыз,
Язны бик яратабыз.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2013

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз мөбарәк булсын!
-
Гөрләвектә - көймәләр 14.03.2013

Гөрләвектә ак көймәләр
Сикерә-сикерә агалар.
Көн буе шау-гөр киләләр
Су янында балалар.
- Мин кораб йөртүче булам,
Китәм ерак-еракка.
- Мин - капитан,
- Мин - штурман.
- Ә мин - матрос корабта...
-
Хәрәкәтле уен - Йонлач көчек 13.03.2013

Әнә ята йонлач көчек
Борынын төрткән ул ничек.
Йокламасын, уянсын
Безнең белән уйнасын.
-
Су hәм аның үзенчәлекләре 13.03.2013

Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк.
-
Уйный-уйный үсәбез 12.03.2013

Көне буе мәш киләбез
Балалар бакчасында.
Кемнәр генә булмыйбыз без:
Сатучы да, алучы да.
Пешерәбез ашарга,
Ашатабыз курчакны да, аюны да,
Сыйланабыз үзебез дә.
-
Әниләр, әбиләр ярыша 07.03.2013

Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,
Бер дә каршы килмибез.
Карап торыгыз, әниләр,
Җырлый-җырлый биибез.
-
"Ягез әле, Әтиләр! Ягез әле, Әниләр!" 05.03.2013

Килеп җитте 8 нче Март,
Әниләр, бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез!











