Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
«Зачем нужно делать прививки?» 25.04.2016

Фельдшер Кзыл Мишинского ФАП Мубаракзянова Нина Д. выступила перед школьниками с разъяснительной беседой, целью которой было формирование у детей доверительного отношения к вакцинопрофилактике.Нина Дмитриевна всем доступно объяснила, что вакцинация является частью образа жизни современного человека.
-
"И туган тел!"-әдәби музыкаль кичә. 22.04.2016

Бүген мәктәп күләмендә "И туган тел!" дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар тарафыннан бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатыннан сәхнәләштерелгән әдәби өзекләр күрсәтелде.
-
"Һәркөн изгелек кыл!" 22.04.2016

Тимершык мәктәбе укучылары безнең мәктәп укучылары өчен "һәркөн изгелек кыл!" дигән темага уенлы, җырлы-биюле кичә оештырды.
-
"Җир нигә елый" 21.04.2016

Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
22 апрель- Бөтендөнья Җир көне уңаеннан мәктәп күләмендә "Җир нигә елый?" темасына тәрбия чарасы уздырылды.
-
Уен-викторина "Тукайны яратабыз". 21.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген югары сыйныф укучылары "Тукайны яратабыз" уен- викторинада актив катнаштылар. Уен-викторина түбәндәге өлешләрдән торды:
1. "Исемдә калганнар" истә калганмы?
2. Табышмак аша Тукайны таныйбыз.
3 . Тукай-балалар шагыйре.
4. Сүз ясауда ярышу.
5. Йомгаклау. "Туган тел" җырын башкару.
-
Тукай иҗаты. 20.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай хикәяләре һәм әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карадылар.
-
Матур язу конкурсы. 19.04.2016

Г.Тукай атналыгы кысаларында бүген мәктәп күләмендә матур язу конкурсы оештырылды.
-
Кәгазьдән язгы чәчкәләр. 19.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары тәрбияче апалары белән язгы чәчкәләрне кәгазьдән ясадылар.
-
Габдулла Тукайга-130 яшь. 19.04.2016

Бөек шагыйребезнең тууына 130 яшь тулу уңаенна мәктәптә 19 апрельдән 28 апрель Габдулла Тукай атналыгы итеп игълан ителде.
-
"ЮК дип әйтә бел". 15.04.2016

Мәктәбебез шәфкать туташы Исмагилова Э.И.5-9 сыйныф укучылары белән "ЮК дип әйтә бел" дигән темага әңгәмә оештырды.Укучылар наркотикларның һәм спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында видеоролик карадылар.






