Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Теннис ярышы. 02.05.2017

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Республика күләмендә уздырылган теннис ярышында безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. 9 сыйныф укучысы Гороховатченко Галина -1 урынга, 8 сыйныфтан Гафанова Айгөл-2 урынга,7 сыйныф укучылары Исламов Айнур-1 урынга, Шаманов Нияз -2 урынга ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Өмә. 29.04.2017

Бүген барлык мәктәп хезмәткәрләре тирә- якны чистарту һәм агач утырту өмәсендә актив катнаштылар.
-
Апуш әкиятләре. 28.04.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова А.Ә. башлангыч сыйныфлар белән "Апуш әкиятләре" дигән темага чара үткәрде. Укучылар Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Бәйге. 27.04.2017

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Бүген һәр сыйныф укучысы "Иң матур язучы" һәм "Иң грамоталы укучы" бәйгесендә актив катнашты.
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2017

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне уңаенннан "Тукай безнең күңелләрдә!" исеме астында кичә уздырылды. Кичәдә укучылар шагыйрьнең әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
"Могҗизалар кыры"уены. 25.04.2017

Бу атна безнең мәктәптә "Татар теле"атналыгы буларак билгеләнеп уза. Бүген югары сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукай тормышы буенча "Могҗизалар кыры" уены уздырылды.Төп җиңүче дип 6 сыйныф укучысы Сәләхиев Булат танылды.
-
Язучылар белән танышу. 21.04.2017

Бүген башлангыч класс укучылары балалар язучылары белән таныштылар,аларның китапларын укыдылар. Соңыннан балалар язучыларының тормышы һәм иҗаты буенча презентация карадылар.
-
Экскурсия. 20.04.2017

Укытучы Карамова Г.Р., балалар китабы атналыгын кысаларында укучылар белән Кызыл Мишә авылы китапханәсенә экскурсия оештырды.
-
Мастер класс. 19.04.2017

Балалар китабы атналыгын дәвам итеп,бүген укытучы Карамова Г.Р. укучыларга китап кыстыргычы ясау буенча мастер класс уздырды.
-
Балалар китабы атналыгы. 17.04.2017

Бу атна мәктәптә "Балалар китабы атналыгы" дип игълан ителде. Шул уңайдан укытучы Карамова Г.Р. башлангыч сыйныфлар белән "Күп укыган-күп белер" дигән темага табышмаклар,мәкальләр,шигырьләр конкурсы уздырды.






