Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Мои права и обязанности" 20.11.2017

В рамках проведения Всероссийского дня правовой помощи детям в школе была проведена беседа с учащимися 5-9 классов.Специалисты социальной защиты рассказали о правах и обязанностях ребенка. Учащиеся внимательно слушали и активно задавали вопросы выступающим. Диалог получился очень интересным и полезным для учащихся. После диалога был организован просмотр видеофильмов и презентаций «Мои права и обязанности» (с учетом возрастных особенностей) направленных на пропаганду законопослушного поведения.
-
Хезмәт атналыгы. 14.11.2017

Мәктәптә хезмәт атналыгы башланып китте. Шул уңайдан,атналык җитәкчесе Әхмәтова Р.Г. югары сыйныф кызларына "Татлы чәчәкләр" камыр ризыгы буенча мастер класс уздырды.Кызлар бик теләп чәй янына"Татлы чәчәкләр"не пешерделәр һәм түгәрәк өстәл артында бергәләшеп чәй эчтеләр.
-
Логопедия дәресләре. 09.11.2017

Мәктәптә алып барыла торган логопедия дәресләрендәге эш алымнары һәм методлары, сөйләм үсеше җитлекмәгән балаларны ана телендә дөрес һәм матур сөйләшергә,язарга өйрәтү, сөйләмендә кимчелекләре булган балаларны социаль реабилитацияләүгә юнәлдерә.Логопедия дәресләре расписание нигезендә индивидуаль һәм кече группаларда дәресләрдән соң үткәрелә.
-
Укытучылар киңәшмәсе. 02.11.2017

Бүгенге укытучылар киңәшмәсе түбәндәгеләрдән торды:
1. "Сөйләм кимчелеген ничек киметергә?" темасына логопед Нигматҗанова Н.М. чыгышы;
2. Класс җитәкчеләре чыгышы;
3.Аттестация үтүче укытучылар эшчәнлеге белән танышу;
4. Укыту планнарына үзгәрешләр кертү турында укыту һәм тәрбия эшләре директор урынбасары Мингазова Х.М. чыгышы.
-
Көз бәйрәме. 26.10.2017

Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.Бүген уздырылган "Көз бәйрәмендә" һәр класс актив катнашты. Укучылар бу бәйрәмдә җырладылыр,биеделәр,мода күрсәттеләр. Бүгенге көз кичәсе балалар күңелендә озак сакланыр.. -
Дусларча очрашу. 25.10.2017

23 октябрь көнне безнең районда Мамадыш районы теннис командасы белән дусларча очрашу булып узды.Әлеге бәйгедә безнең мәктәп теннис командасы бик теләп катнашты һәм уңышлар белән кайтты. Беренче урынга 8 сыйныф укучысы Шелагин Алмаз,икенче урынга Исламов Айнур лаек дип табылдылар.
-
Түгәрәкләр. 24.10.2017

Укучыларның дәресләрдән соң вакытларын файдалы һәм кызыклы уздыру максатыннан мәктәптә күптөрле түгәрәкләр эшләп килә. Шуларның берсе "Моя Родина" түгәрәгенә балалар бик яратып йөриләр. Түгәрәк җитәкчесе Ахметова Р.Г. татар халкының милли бизәкләрен бәйләү-чигү серләренә балаларга бик теләп өйрәтә.
-
Күңелле стартлар. 20.10.2017

Кызыл Мишә авылы клубында уздырылган күңелле стартлар уенында безнең мәктәп укучылары бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар.
-
Могҗизалар кыры 19.10.2017

Математика атналыгы кысаларында,югары сыйныф укучылары белән могҗизалар кыры уздырылды. Супер җиңүче булып 8 сыйныф укучысы Афанасьев Реналь калды.
-
Очрашу. 17.10.2017

Бүген безнең мәктәптә,Миңгәр авылында яшәп иҗат итүче үзешчән җырчы Рамил Фаттахов белән очрашу булды. Ул укучыларны баян,гармун һәм гитара кебек уен кораллары белән якыннан таныштырды. Рамил абый кызыксынучыларны уен коралларында уйнарга өйрәнү серләренә төшендерде,җырлатты һәм биетте.






