Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
"Изгелек җирдән атлый!" 07.12.2017

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан тәрбиячеләр Мингазова Г.М., һәм Давлетшина А.Х. "Изгелек җирдән атлый!" исеме астында тәрбия сәгате уздырдылар. Балаларга башта презентация күрсәтелде,әңгәмә уздырылды,соңыннан тема буенча рәсем ясадылар.
-
Шашка ярышы. 06.12.2017

Район мәгариф бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган мәктәпкүләм шашка ярышында укучылар актив катнашты. Егетләр арасында 1 урынга 7 сыйныфтан Закиров Айрат,2 урынга 6 сыйныфтан Муффазалов Рөстәм, 3 урынга 7 сыйныфтан Усманов Рим лаек дип табылдылар. Кызлар арасында 1 урынны 9 сыйныфтан Гаффанова Айгөл,2 урынны 6 сыйныфтан Галиева Заринә,3 урынны 7 сыйныфтан Габадинова Миләүшә алды. Җиңүчеләр һәм ярышта катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән буләкләнделәр.
-
Мастер-класс 06.12.2017

Район мәгариф белгече Ләйсән Тәлгатовна уздырган мастер класс балаларның кече моторикасын үстерүгә юнәлтелгән иде. Ул балаларга сок таякчыкларыннан гөмбә ясарга өйрәтте.Соңыннан укучылар белән берлектә уеннар оештырылды.
-
Изгелек юлыннан! 06.12.2017

Бүген социаль яклау үзәге хезмәткәрләре безнең мәктәп укучыларына "Изгелек юлыннан" дигән темага тренинг-уен оештырдылар.
-
Бер очрашу үзе бер гомер. 05.12.2017

Район күләмендә оештырылган хәйрия концертында безнең мәктәп укучылары бию,җыр һәм күргәзмә белән катнаштылар. Балалар татар эстрадасы артистлары һәм бәйрәмгә килгән яшьтәшләре белән якыннан танышып аралаштылар,фотога төштеләр.
-
Хәйрия концерты 04.12.2017

Бүген безнең мәктәп укучылары Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында оештырылган хәйрия концертын карадылар.
-
"Без төрле,ләкин без бергә!" 01.12.2017

Безнең мәктәптә инвалидлар декадасы уңаеннан күп төрле чаралар уздыру каралган. Бүген тәрбиячеләр "Без төрле,ләкин без бергә!" исеме астында уен программасы оештырдылар.Балалар тәрбиячеләр әзерләгән барлык уеннарда да яратып катнаштылар.
-
"Шашка- 64" 01.12.2017

Инвалидлар декадасы уңаеннан район күләмендә уздырылган "Шашка-64" ярышында безнең мәктәп укучылары актив катнашып,уңышлар белән кайттылар. 6 сыйныф укучысы Галиева Зәринә-3 урынга,7 сыйныфтан Закиров Айрат-4 урынга, 6 сыйныфтан Муффазалов Рөстәм-5 урынга лаек дип табылдылар.
-
“Моё здоровье – это моё право" 01.12.2017

В школе стало традицией проводить мероприятия,посвященные Всемирному дню борьбы со СПИДом.Сегодня медсестрой нашей школы была проведена беседа на тему "Мое здоровье-это мое право"
Цель проведения:
Обобщение и закрепление знаний формирование у обучающихся представления о происхождении вируса иммунодефицита человека, о способах его передачи, течении болезни, способах защиты; выработка активной жизненной позиции по предотвращению поведенческих рисков, связанных с возможностью заражения ВИЧ; формирования убеждения в необходимости соблюдения здорового образа жизни с целью профилактики ВИЧ-инфекции; формирование представления о реальных масштабах распространения ВИЧ.
-
Әниләр бәйрәме. 24.11.2017

Бүген бит Аналар көне!
Буген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана.
Бүген безнең мәктәптә әниләр бәйрәме гөрләп узды.Бәйрәм балалар тырышлыгы белән әзерләнгән күргәзмә-ярминкәдән башланып китте.Килгән кунаклар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.Балаларның сәхнәдә күрсәткән осталыкларына һәм һөнәрләренә әти-әниләр сөенеп,уеннарда катнашып утырдылар.Бәйрәм бик күңелле узды.






