Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Кзыл Мешинский детский сад «Акчэчэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл- Меша,ул.Ленина, д.33. |
| Телефон: | 88436243567 |
| E-Mail: | Kzilmesha.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- «Кзыл Мешинский детский сад «Акчэчэк» |
| Руководитель: | Гаттарова Сурия Закировна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | В МБДОУ 5 воспитанников.Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами -0 детей. |
| У нас учат: | В МБДОУ-1 педагог. Язык обучения-татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Кзыл Мешинский детский сад «Акчэчэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Кошларга ярдәмгә. 11.12.2021

Бу атнаның максаты:балаларда кыргый хайваннарга, кошларга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү,тышкы билгеләренә (зурлыгы, үз-үзләрен тотышларына, тавышларына) карап, кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне арттыру; кышкы салкын көннәрнең кошлар, хайваннар, кешеләр өчен иң авыр вакыт булуын ачыклау иде.Балалар белән кошларга җимлекләр элдек.Рахматуллиннар,Гильмановлар, Фахриевлар,Хасановлар бакчага җимлек ясап алып килде. Аларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Ак ефәктәй кыш килде. 04.12.2021

Бу атнада балалар кыш, кар үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйттеләр;табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштырдылар; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыттылар.
-
Аналар көне. 26.11.2021

Бүген бкчада "Аналар көне"нә багышланган күңел ачу чарасы үтте.
-
Йорт хайваннары һәм кошлары. 20.11.2021

Бу атнада балалар хайваннарның һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттырдылар.Әвәләү шөгылендә балалар үзләренең яраткан йорт хайваннарын әвәләделәр.
-
Куркынычсыз юл. 11.11.2021

Атна темасы буенча, без балалар белән, юл йөрү кагыйдәләре һәм транспорт төрләре белән таныштык.Җәмәгать транспортында йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
-
Минем өем. 03.11.2021

Бу атнада максатыбыз балаларда гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, ярдәмләшү һәм дуслык тәрбияләү.Балаларның хонәрләр турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү.Йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.Балаларның өлкәннәр аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү булды
-
Киемнәр дә безне бизи. 26.10.2021

Бу атнада, балаларда киемнәргә карата зәвык,сакчыл караш тәрбиялү максатыннан төрле шгыльләр үтте.Балалар тормышта тышкы кыяфәтнең бик мөһим икәнлеген аңладылар, өс-баш,аяк киемнәрен чагыштырырга, төркемнәргә аерырга өйрәнделәр..
-
Сулыкта үзеңне ничек тотарга? 25.10.2021

Бүген “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде.Балалар белән инеш буена экскурсия оештырылды. Балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды. Кичке якта ата-аналар белән консультациялар оештырылды. Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк.
-
Китап киңәшчең синең. 23.10.2021

Бу атнада балалар китап,аның кайдан килүе,китапханәче хезмәте белән таныштылар.
-
Россия зур дәүләт. 07.10.2021

Бу атнаның темасы:күпмилләтле ил буларак Россия турында беренче караш формалаштыру. Төрле милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Мәскәү-безнең илнең төпшәһәре (башкаласы). Россия флагы, гербы һәм гимны турындабелемнәрен ныгыту.Балаларда туган як табигатенә, чишмәләргә, су буйларына карата сакчыл караш тәрбияләү.Балаларныңтуган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү, "кече илгә" карата кызыксыну формалаштыру.Саба районы турында белемнәрен тирәнәйтү. Сабаның символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыру. Халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү, милли тәрбия бирү, туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү.











