Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 41 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә. -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек? -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка. -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.
Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни... -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.Г. Тукай
-
"Агач утырту көне" акциясе 26.04.2019

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - Татарстанда урман утырту көне: ул быел 26 нчы апрель көннәренә туры килде.
-
Эковесна - 2019 24.04.2019

-
Урман иң зур байлыгыбыз! 20.04.2019

"Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеменә йөрүче балалар традицион булмаган алым белән каен агачларын ясап, әти-әниләр өчен күргәзмә оештырдылар.
Урман - кешенең иң якын дусты. Ул йорт салырга бүрәнә, өй кирәк – яраклары һәм мебель өчен чимал, утын бирә. Җиләк – җимеш һәм дару үләннәренең чамасы юк.Ә саф һавасы ни тора! Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, йөрәкләргә үтеп керерлек кошлар сайравы, аллы – гөлле чәчәккә күмелгән аланнары, гөлдән – гөлгә кунучы күбәләкләре кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да. Урманда рәхәтләнеп ял итәсең, сәламәтлегең ныгый, яшәү өчен яңа көч туплыйсың. Яшел төс күзләрне ял иттерә, тынычландыра. Урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп сакларга кирәк.
Без- табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында.
Учак яксак урманнарда
Сүндерәбез кисәвен.
Тик җыярга онытмагыз
Чүп-чар, кәгазь кисәген.







