Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме! 01.05.2019

Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Эковесна - 2019 27.04.2019

АКЦИЯ «СДАЙ БАТАРЕЙКИ – СПАСИ ЕЖИКА!»
-
АКЦИЯ «СДАЙ БАТАРЕЙКИ – СПАСИ ЕЖИКА!» 27.04.2019

-
АКЦИЯ «СДАЙ БАТАРЕЙКИ – СПАСИ ЕЖИКА!» 27.04.2019

-
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
«И туган тел, и матур тел» – дигән Г.Тукай һәм шунда ук матурлыгын сиздереп: «Әткәм-әнкәмнең теле» – дип өстәгән. Бу сүзләрдә никадәр күңел назы, туган телне, туган җирне ярату. Туган җир… Туган ана… Туган тел… Әхлаклы, тәрбияле кеше үзенең туган җирен, ата-анасын ярата, туган телдә сөйләшә. Җир йөзендә һәр кешенең үз туган ягы, туган теле – иң матуры, иң күркәме, иң кадерлесе. Бакчабыз Эзмә мәдәният йортында Шигырь бәйрәмен үткәрде.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә. -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек? -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка. -
Шигырь бәйрәме 26.04.2019

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.
Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...






