Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Кросс Татарстана - 2019" 21.09.2019

Бүген бакчабыздагы барлык балалар белән дә "Кросс Татарстана - 2019" акциясендә катнаштык.
-
"Кросс-2019" 21.09.2019

Кечкенәләр төркеме балалары да йөгереп ярыштылар.
-
"Кросс-2019" 21.09.2019

Зурлар төркеме балалары "Кросс Татарстана - 2019" акциясендә катнаштылар.
-
"Кросс-2019" 21.09.2019

Уртанчылар төркеме балалары "Кросс - 2019" акциясендә катнаштылар.
-
"Агач утырту көне" акциясе 14.09.2019

Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Эзмә “Саф чишмэ” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалары да, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!
-
"Агач утырту көне" акциясе 14.09.2019

Агач утырту акциясенә һәркем үз өлешен кертергә тырышты.Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да бакчабыз территориясендә миләш агачлары утырттылар.
-
Көзге яфраклар 13.09.2019

Зурлар төркеме балалары көзге матур яфраклардан альбом ясадылар. Көзнең сихри матурлыгын алар шул альбомда саклап калырга тырыштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 11.09.2019

Бакчабызда чираттагы ата-аналар җыелышы уздырылды. Узган елга нәтиҗәләр ясалды, киләсе 2019/2020 нче уку елына куелган бурыч һәм максатлар белән таныштырылды. Җыелышка МЧС хезмәткәре Мирзин Г.Р. чакырылды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп, әти-әниләргә чыгыш ясады.
-
Ата-аналар җыелышы 11.09.2019

Ата-аналар җыелышына Эзмә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахметова Р.И. чакырулы иде. Укытучы әти-әниләрне башлангыч сыйныфта ФГОС таләпләре һәм программаларның катлаулы булуы турында аңлатты. Шуңа күрә балалар һәм әти-әниләр балалар бакчасыннан ук хәзерлекле булырга тиешлеген кисәтте. Җыелышта тагын төрле мәсьәләләр каралды. Соңыннан эти-әниләр төркемнәргә таралып, тәрбиячеләр белән берлектә җыелышларны үз төркемнәрендә дәвам иттеләр. Әти-әниләр җыелышына килгән чакырулы кунакларыбызга бакча администрациясе исеменнән рәхмәт җиткерәбез. Катлаулы һәм җаваплы хезмәтләрендә исән-сау эшләргә язсын!
-
Көзге матурлык 07.09.2019

Төрле төсле көзге яфракларны зурлар төркеме матур вазаларга чәчәк бәйләмнәре итеп ясадылар.






