Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Тантаналы митинг. 08.05.2015

Бүген укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Алар Явлаштау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән авылдашларыбыз истәлегенә багышлап куелган мемориаль такта ачылу тантанасының шаһите булдылар. Укучыларыбыз һәм укытучылар коллективы авылдашларыбыз игътибарына үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
Үлгәннәрнең каберен бел. 08.05.2015

7 нче сыйныф укучылары озак еллар мәктәбебездә укытучы булып эшләгән, сугыш афәтләрен үз башыннан кичергән, чын немец белән күзгә-күз очрашкан, командир дәрәҗәсенә ирешкән Александров Яков Александрович каберенә венок салдылар һәм аны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Фәнни-практик конференция. 06.05.2015

"Филология,история,культура,общество: новый взгляд" дип исемләнгән II республика фәнни-практик конференциядә катнашып, 5 нче сыйныф укучысы Фәхертдинов Нурсил һәм 10 нчы сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә (җитәкчеләре: Усманова Ш.Г., Ахметова С.В.) уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Фәнни-практик конференция. 05.05.2015

Физика фәненнән үткәрелгән "Я познаю мир" дип исемләнгән фәнни-практик конференциядә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия "Уку кабинетларында табигый яктыртылыш" темасы буенча уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнде.
-
Рәсем конкурсы 05.05.2015

Җиңү көненә багышлап районда үткәрелгән "Без горурланабыз" дип исемләнгән рәсем конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Галиева Айзилә III урынга лаек булды.
-
Өмә үткәрелде. 29.04.2015

Бүген мәктәбездә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр белән берлектә өмә үткәрелде.
-
Рәсем конкурсы 28.04.2015

Бүген Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләргә йомгак ясалды.
-
Очрашу. 28.04.2015

Укучылар ветеран укытучы Хуҗина Вәсилә Юсуповна катнашында оештыралган "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Вәсилә Юсуповна Габдулла Тукайга багышлап язылган шигырьләре белән таныштырды. Укучылар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Тукай эзләре буйлап. 27.04.2015

Мәктәбебездә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чаралар дәвам итә . “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә шагыйребезнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлары белән үрелеп барды. Кичә Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Без табигать балалары. 25.04.2015

Бүген мәктәбебездә традиция буенча "Агач утырту" акциясе башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 6 нчы сыйныфлар мәктәп бакчасына агач һәм куаклар утырттылар.










