Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
06.02.2017

1 нче кечкенәләр төркеме балалары тэрбияче Гараева Ә. М. белән берлектә физкультура шөгылендә урманга сәяхәткэ бардылар. Аларга елга аша сикерергә, агач астыннан иелеп чыгарга туры килде. Урманга барып җиткәч, бәскә төренгән агачларга карап сокландылар.“ Мәче һәм тычкан” уенын уйнап күңел ачарга да өлгерделәр.
-
06.02.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) әвәләү шөгылендә аквалангистлар булып су асты белән таныштылар, анда булган тереклек ияләрен пластилиннан әвәләделәр. Диңгездә яшәүче тереклек ияләренең исеме җирдә яшәүче хайваннарныкына охшаш икәнен белделәр. Мәсәлән: диңгез керпесе, диңгез аты. Су төбендә дә йолдыз бар икәненә игътибар иттеләр. Балаларга су астында ниләр яшәгәнен, үскәнен өйрәнү бик ошады.
-
05.02.2017

1 кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Хазиева А.Х. белән конструкцияләү шөгылендә көймә ясадылар. Алар башта уенчык көймәләрне суда йөздерделәр, аларны күзәттеләр. Аннары төзү әсбапларыннан көймәне ясадылар. Балалар бик канәгать калдылар.
-
“Сәламәтлек-зур байлык" 03.02.2017

“Сәламәтлек-зур байлык” девизы астында уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Гараева Ә.М. “Күңелле стартлар” уздырды. “Кем тизрәк”, “Елан кебек йөгерү”, “ Кем күбрәк” һ.б.уеннарда балалар сынатмадылар .Уенда һәр бала үзенең осталыгын , җитезлеген, өлгерлеген күрсәтте. Балалар бик кәнагәть калдылар.
-
Уйный уйный инглиз телен өйрәнәбез 02.02.2017

Инглиз теле шөгылендә зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Гараева Ә. М. “ Җиләк- җимеш" темасы буенча "Кибет“, “ Үз төсеңдәге җимешне тап”, “Серле капчыкта ниләр бар?" кебек уеннар ярдәмендә кабатлау үткәрде.
-
01.02.2017

Уртанчылар төркеме балалары төзү эшчәнлеген хәзер бик яраталар. Бүген тәрбиячеләре Якупова Галия Гаптелфартовна белән төрле геометрик фигуралар ярдәмендә, үрнәк иллюстациядән карап йөк машинасы төзеделәр. Транспортның детальләрен, өлешләрен ачыклап төзелгән йөк машиналары чыннарыннан бер ни белән дә аерылмый иде.
-
"Өчпочмак белән таныштык!" 31.01.2017

Танып-белү - математика белем бирү эшчәнлегендә икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбияче Хайриева Г.Т.) бүген өчпочмак (треугольник) белән танышуны дәвам иттеләр, аны атарга һәм квадрат белән чагыштырырга өйрәнделәр. Балалар янына уйнарга килгән матрешкалар ярдәмендә күп-аз, бертигез төшенчәләрен кабатладылар, “Үз өеңне тап” дидактик уены аша үтелгән материалны ныгытттылар.
-
"Сихри урманга сәяхәт!" 31.01.2017

Шөгыль күңелле, мавыктыргыч, эчтәлекле, аңлаешлы, һәм дә инде икенче төрлелерәк булсын өчен бөтен фантазияне эшкә җигәбез. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) рәсем шөгылендә сихри кышкы урманга сәяхәт иттеләр. Башта картиналар аша кышкы урман, андагы матурлык турында сөйләштеләр. Ә инде аннары үзләренең соклануларын традицион булмаган ысул белән тап төшереп, шуңа коктейль таякчыгы белән өреп, куаклар, агачлар ясап дәвам иттеләр. Пумаланың очы белән миләш агачының җимешләрен ясадылар. Шөгыль барышында композиция төзү күнекмәләре ныгытылды, агачларны озынырак, куакларны кыскарак ясарга кирәклеге аңлатылды. Бу шөгыльдән тәрбияче дә, балалар да кәнагать калдылар.
-
"Новый год шагает по стране!" 31.01.2017

10 педагогов нашего детского сада приняли участие в III Всероссийском конкурсе, посвященном празднованию Нового года "Новый год шагает по стране!" и были награждены Дипломами I и II степеней. Поздравляем их и желаем творческих успехов!
-
30.01.2017

За участие во всероссийском конкурсе проектно-исследовательских работ "Радуга знаний" воспитанник 2 младшей группы Фатхриев Аяз и воспитатель Хайриева Г.Т. получили Сертификаты участников, а воспитанница старшей группы Кашапова Зарина, воспитатель Богавеева Г.Ш. и музыкальный руководитель Галимуллина А.Р. Дипломы победителей в номинации "Очумелые ручки". Поздравляем!!!












