Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
БАКЧАДАГЫ ЧӘЧӘКЛӘР 03.07.2018

БАКЧАДАГЫ ЧӘЧӘКЛӘРДӘН
МАТУР БЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘК !
ҺӘРБЕРЕБЕЗ ТУГАН ҖИРНЕ
АК БӘХЕТКӘ КҮМӘЧӘК !
ЯМЬЛЕ МАТУР БАКЧАБЫЗДА
ШАЯРЫШЫП УЙНЫЙБЫЗ !
БИШЛЕ БИЛГЕСЕНӘ ГЕНӘ
УКЫРБЫЗ ДИП УЙЛЫЙБЫЗ
МЕНӘ ШУЛАЙ ЯМЬЛЕ, КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП ҮТКӘРӘ САБЫЙЛАРЫБЫЗ ҖӘЙЛӘРЕН ! БАКЧА ЧӘЧКӘЛӘРЕ КЕБЕК ГЕЛ ЧӘЧӘК АТЫП ТОРСЫН ИДЕ ТОРМЫШЛАРЫ !
-
Матур гөлләр үстерәбез! 03.07.2018

Бүлмә гөлләре турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары яз аенда үзләре гөл үсентеләре күчереп утырткан иделәр. Утырткан гөлләрен карап су сибеп, төпләрен йомшартып ,корган яфракларын алып тордылар .Менә аларның гөлләре нинди матур булып үсеп җитте.Алар утырткан гөлләре белән горурланалар , Гөлләр турында эзлекле итеп чагыштыра беләләр.Табигатьтәге бәйләнешләрне күреп сөйли белү мөмкинлекләре ачылды.
-
"Сәламәт булыйк!" 02.07.2018

"Сәламәтлек атнасы" темасы уңаеннан зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Ханова Г.Р. белән хәрәкәтле уеннарның сәламәтлеккә әһәмияте турында сөйләштеләр, яраткан хәрәкәтле уеннарын атап чыктылар. Балалар, үзләре теләгән төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, күңел ачтылар.
-
Физкультура һавада 22.06.2018

Уртанчылар төркеме балалары һәрдаим саф һавада физкультура белән бик теләп шөгыльләнәләр.
-
"Табигатьтәге хезмәт" 20.06.2018

Уртанчылар төркеме балалары яшелчәләр мәйданчыгында бик тырышып хезмәт куйдылар. Алар суган түтәлләрен чүптән арындырдылар. Эшләрен тәмамлагач, үзләренең хезмәтләрен күреп бик куандылар.
-
"Эшләпә бәйрәме" 13.06.2018

Бүген бакчабызда "Эшләпә бәйрәме" үтте. Балаларыбыз нинди генә эшләпә киеп килмәгән иде! Эшләпәләренә багышлап шигырьләр дә чыгарганнар, аларны матур итеп сөйләделәр. Эшләпәне кем һәм нәрсә өчен уйлап чыгарганнарын белделәр.Бәйрәм төрле конкурслар белән үрелеп барды: "Эшләпә астында нәрсә?", "Эшләпә эченә керт!", "Эшләпәне төшермә!", "Табышмакка җавап тап!" һ.б. Бәйрәм балаларга бик ошады!
-
"Сабантуй" 08.06.2018

Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.
“Кыңгырау” балалар бакчасында да Сабантуй бәйрәме зурлап үткәрелде. Бәйрәмдә кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, атта чабышу, аякка зур галош киеп йөгерү, татарча көрәш, чүлмәк вату кебек уеннар бар иде. Бакчада чын бәйрәм рухы бөркелә иде.
-
Сабантуйга әзерлек. 07.06.2018

Җәйнең иң матур, иң күңелле милли бәйрәме җитүен истә тотып зурлар төркеме балалары белән "Кашыкка салып йомырка ташу" уенын уйнап карадык бүген. Бик мавыктыргыч килеп чыкты. Җитезлек, бердәмлек сыналды бу уенда.
-
"Шомбай маҗаралары" 06.06.2018

6 июнь көнне, район мәдәният йортында, балалар өчен Түбән Кама татар дәүләт театры “Шомбай маҗаралары” дигән спектакль тәкъдим итте. Спектакльне карарга безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары да керде. Балаларга театр бик ошады.
-
В стране цветов 05.06.2018

Цветы нам дарят настроенье,
И пробуждают вдохновенье,
Как символ чистой красоты,
Ведь очень трудно без мечты!Сегодня в нашем детском саду дети старшей группы, воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Л.А и музыкальный руководитель Галимуллина А.Р провели музыкальное развлечение «В стране цветов». На праздник пришла фея цветов. Дети рассказывали стихи, пели песни о цветах, водили хороводы, отгадывали загадки. В конце, фея раздала детям сладкие подарки.












