Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
“Әбиемнең күңел сандыгы” 17.03.2016

Өстәмә белем бирү планы темасы буенча үткәрелгән түгәрәк эшчәнлегендә уртанчылар төркемендә (тәрбияче Султанова Г.Г җитәкчелегендә) балалар әби сандыгында булган милли киемнәр калфак-алъяпкыч, түбәтәй-башяулык,ашяулык һәм чигүле мендәрләр,милли бизәкләр белән танышып татар халкының гореф гадәтләре белән таныштылар. Баш киеме түбәтәй белән “Түбәтәй “уенын оештырдык.
Максат: Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
-
«Займи место» 16.03.2016

Сегодня на музыкальном занятие в подготовительной группе провели очень веселую игру «Займи место!», где воспитывается уважение друг к другу, формируются коммуникативные способности. И даже дети, сидящие в стороне не скучали, а переживали и «болели» за друзей.
-
«В гости к Бабе Яге» 16.03.2016

С детьми старшей группы по образовательной области «Музыка» по разделу «слушание» слушали пьесу «Баба Яга» П.Чайковского, где выражали свои впечатления о музыке в движении.
-
Игра «Сапожник» в старшей группе 16.03.2016

Цель: Согласовывать движения с текстом песни, выразительно передавать игровые образы. Развивать быстроту реакции.
-
"Мин бәйрәмнәр яратам" 16.03.2016

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә "Мин бәйрәмнәр яратам" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар үзләренең осталыкларын матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша күрсәтсәләр, икенче өлешендә исә әти- әниләр белән кызыклы уеннар үткәрелде. Кунак булып килгән клоун Кнопочка балаларның да, әти- әниләрнең дә күңелләрен күрергә өлгерде.Бәйрәмгә ямь һәм матурлык өстәде. Бәйрәмне үткәрүдә тәрбиячеләр Шарипова Ф.М, Ахтямова Р.М, музыка җитәкчеләре Валиева Л.И, Канафиева Л.М зур көч куйдылар.
-
Кошлар - безнең дуслар 11.03.2016

Килегез, кил, кошкайлар
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көндә кунак булыгыз.
Балаларны кошлар белән таныштыру. Кече яшьтән балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
-
"МИНЕМ УҢЫШЛАРЫМ" 11.03.2016

Педагоглар һәрвакыт белемнәрен күтәреп һәм ныгытып торсалар гына аларның эш нәтиҗәләре яхшы була. Шушы максатларны күздә тотып без тәрбиячеләр төрле конкурсларда һәм викториналарда актив катнашабыз. Мин дә үз чиратымда түбәндәге конкурс һәм викториналарда катнашып призлы урыннар яуладым. Бөтенроссия конкурсы "Кладовая знаний педагога ДОУ" - өченче урын, "Мастер-класс для воспитателей ДОУ"- икенче урын, "Альманах педагога" -"Энциклопедия знаний педагога ДОУ"- икенче урынга, "Психолого- педагогическая компететность специалистов дошкольного воспитательного процесса"-өченче урынга лаек булдым. Шулай ук балалар өчен булган Бөтенроссия конкурсында катнашып мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Мухаметсабирова Иделия "Вопросы экологии"-икенче урынга, Хуснутдинова Лиана рәсем конкурсында катнашып "Кем я хочу стать?"- өченче урынга һәм "Вопросита" конкурсы игълан иткән блиц- олимпиадада катнашып Хуснутдинова Лиана "В мире профессий"-беренче урынга лаек булдылар. Балаларыбызга алга таба да уңышлар теләп калам.
-
"Кошлар килде кунакка" 11.03.2016

Бу атна бакчабыздагы эшчәнлек "Кошлар - табигать күрке" темасы астында үтте. Шушы уңайдан балалар белән күп төрле чаралар үткәрелде. Кошлар турындагы белемнәрен баету, тышкы билгеләренә карап карга, чыпчык һәм башка кошларны танырга , исемнәрен әйтергә ,кешеләрнең алар турында ничек кайгыртуларын күзаллый белүне формалаштыру һәм кошларга карата сак караш тәрбияләү максатыннан бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Кошлар килде кунакка" исеме астында интеллектуаль уен үткәрелде. (Тәрбияче Шарипова Ф.М.).
-
"Кем тизрәк жыя" 11.03.2016

Кем тизрәк җыя.-уен
Максат. Балаларны сүзлек белән бергә хәрәкәтләнергә өйрәтү.
Җиләк җыям, как коям.
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю –бүре юк икән.
-
Итоги конкурса "Альманах педагога". 10.03.2016

По итогам Всероссийского конкурса "Альманах педагога" музыкальный руководитель Валиева Лилия Ильдаровна заняла I место и награждена Дипломом, воспитатель по русскому языку Широва Г.Г. получила свидетельство о публикации по подготовке учебно - методического материала на тему: "Как жили люди на Руси". Воспитанница подготовительной группы Канафиева Камиля в турнире "Литературная страничка" заняла I место и награждена Дипломом, куратором которого является Широва Г.Г. Участникам конкурса желаем дальнейших успехов и побед!









