муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Безгә фокусчылар килде. 20.11.2014

Бездә бүген үткән матур чара бакчабыз тормышын тагы да ямьләндереп җибәрде. Безгә Сабаның сәләтле балалар мәктәп-интернатыннан фокусчылар килеп, төрле, кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Укытучылары Кутдусова Диләрә Фанисовна җитәкчелегендәге балалар бер-бер артлы кызыклы, мавыктыргыч фокуслар-тәҗрибәләр үткәрделәр. Балалар яшенне дә, кояш нурларының кисешүен дә, "уттагы елан чыгуын да" бик кызыксынып, шаккатып күзәттеләр. Укучылар бик оста булып чыкты һәм балаларның: "Ничек күрсәтәсез аларны, ничек була ул?" - дигән сорауларына "Мәктәпкә килгәч, физика укысагыз, белерсез!" - дип бик төпле җавап кайтарды алар. Килгән кунакларга бик зур рәхмәт һәм киләчәктә дә яңа тамашалар белән аларны үзебездә көтеп калабыз.
-
Спорт бәйрәме 20.11.2014 Якынлашып килүче Әниләр бәйрәме уңаеннан бакчабызда хезмәткәрләр һәм аларның балалары белән берлектә “Спорт бәйрәме” үткәрелде. Физик тәрбия бирү инструкторы Аубакирова Гөлназ Альфредовна Әниләр һәм балаларга төрле күнегүләр ясатты, эстафета, уеннар аша ярыштырды. Өлгерлектә, җитезлектә балаларга тиңнәр булмады. Шуышындый күркәм чара үткәреп хезмәткәрләрне, балаларны ял иттергәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
Сәламәтлекне саклау технологияләре 19.11.2014 “Спорт ул – начар гадәтләргә альтернатив чара” район күләм айлыгы барышында “Балалар бакчаларында сәламәтлекне саклау технологияләре. Педагогларның сәламәтлеге” темасы астында педагогик киңәшмә үткәрелде. Физик тәрбия бирү инструкторы Аубакирова Гөлназ Альфредовна төрле биремнәр ярдәмендә тәрбиячеләрнең сәламәтлекне саклау технологияләре буенча белемнәрен барлап бу өлкәдә булган яңалыклар һәм төрле заманча алымнар белән таныштырды. Педагоглар сәлмәтлекне саклау, балаларны чыныктырып үстерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, фикер алыштылар.

-
Безнең хокукларыбыз 15.11.2014

Балаларда әхлакый сыйфатлар, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү, балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга, белем алуга, медицина ярдәме алуга хокуклы булуларын аңлату, балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү, кеше бер-берсе белән нинди милләттән булуына карамастан, туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү, бар кеше дә яхшы тормышка хокуклы, җирдәге тынычлык кешеләрнең үзләреннән тора, бар халыклар да аңлашып, ирекле, тигез хокуклы булып, бер-берсе белән дус булып, аралашып яшәргә тиеш төшенчәләрен аңлауларына ирешү максатыннан 10-14 ноябрь көннәрендә “Безнең хокукларыбыз” атналыгы үткәрелде. Атна темасы һәр эшәчнлектә киң чагылыш тапты. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбияче Гайфуллина Дания Әминовна "Безнең тату гаилә" темасына интегральләштергән ачык шөгыль күрсәтте. Фоторәсемнәр ярдәмендә балалар үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар. Бергә-бергә ял итүләре, башкарган эшләре, спорт белән шогыльләнүләре, әти-әниләренең үзләре турында кайгыртулары турында сөйләделәр, шигрьи юллар, җыр аша җиткерделәр. Яраткан әти-әниләренә матур бүләк әзерләделәр.
-
Газетабыз зурдан бәяләнде 10.11.2014

8 нче ноябрь көнне мәгариф хезмәткәрләре район профсоюз комитетының отчет - сайлау конференциясендә беренчел профсоюз комитетларының газеталарына конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурста безнең иҗади эшебез мәгариф учрежденияләре арасында II урынны яулады һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Что такое профсоюз, знает каждый,
За кого постоял он однажды.
С кем он в радости был, был и в горе
И помог разрешить проблем море.
Что такое профсоюз - это повесть,
Наши будни, наша жизнь, наша совесть.
И в нём зависти нет и нет фальши,
С ним мы жили и жить будем дальше.
-
Профсоюз Мактау грамотасы белән бүләкләде. 10.11.2014

8 нче ноябрь көнне мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитетының отчет-сайлау конференциясе булып узды. Конференциядә Саба Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәк улы, Саба Мәгариф идарәсе начальнигы Шакиров Ильфат Фоат улы һәм Татарстан республикасының Профсоюз комитеты рәисе Прохоров Юрий Петрович чыгыш ясап, район комитет эшчәнлегенә бәя бирделәр.
Конференциядә безнең бакчадан мөдиребез Миләүшә Корбангалиевна, профсоюз членнары - Нурисламова Миләүшә Фәрит кызы, Вафина Лилия Ильфир кызы катнаштылар. Җыелышта мәгариф бүлеге профсоюз рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрис кызы 2009-2014 еллардагы район профсоюз комитеты эшенә нәтиҗә ясады, ревизия комиссиясе һәм профком рәисләре үз чыгышларында комитет эшчәнлекләренә бәя бирделәр.
Тантаналы өлештә, бакча мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангали кызына социаль хезмәттәшлек алып баруда югары эффектларга ирешеп эшләгәне өчен Ю.П.Прохоров Мактау грамотасы тапшырды.Шулай ук, тантанада 15 елдан артык безнең "Шатлык" балалар бакчасында профком рәисе булып эшләгән Нурисламова Миләүшә Фәрит кызын, профсоюз эшен актив рәвештә уңышлы алып барганы өчен Татарстанның Профсоюз Федерациясенең рәисе Т.П. Водопьянова тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
-
Саба бассейнына экскурсия 07.11.2014 Балаларны спорт төрләре белән таныштыру максатыннан уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә бассейнга экскурсиягә бардылар. Килгән кунакларны Кирилова Светлана Ильдусовна җылы каршы алды һәм бина буйлап экскурсиядә йөртте. Балалар, өлкәннәрнең йөзү урыннары, тринажер залы белән таныштырды. Бассейнда, тренажер залларында шөгыльләнгәндә үтәлрегә тиешле тәртип, кагыйдәләрне аңлаты. Кече яшьтән спорт белән шөгыльәнеп үскән балалар гына көчле, сау-сәламәт, кыю, батыр булуларын аңлатты. Үсә төшкәч балаларны бассейнда көтеп калуын әйтеп үтте.

-
Саба "Икмәк" заводына экскурсия 07.11.2014 Балаларны икмәкнең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында таныштыруны дәвам итү, безнең өстәлләрдә тәмле ипекәй булсын өчен кемнәр һәм нинди хезмәт куюлары турында белемнәрен баету, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Рәхилә Расиховна, рус телен өйрәтүче Лилия Ильфировна, тәрбияче ярдәмчесе Гөлназ Сөләймановна белән берлектә Саба "Икмәк" заводына экскурсиягә бардылар. Биредә балаларны бик матур итеп каршы алдылар. "Икмәк" заводы хезмәткәрләре тыгыз эш вакыты булуга карамастан һәрберсе башкарган эше турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Балалар ипи пешерү пичләрен күрделәр, татлы камыр ризыклары, тортлар пешерү цехларында булып андагы эш барышын кызыксынып күзәттеләр. Бу очрашу тәмле, хуш исле, кайнар ипикәйдән авыз итү белән тәмамланды.

-
Нәни артистлар 05.11.2014

Каникул көннәрендә балаларның тормышы кызыклы, файдалы чаралар белән аралашып алып барыла. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габделхаевна җитәкчелегендә рус халыкының киң танылган "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштереп икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына тәкъдим иттеләр. Кечкенә булуларына карамастан балаларның рольгә кереп, әкият геройларының образларын тулысынча чагылдырып уйнаулары тамашачыларны сокландарды. Йомры икмәкнең җитез булуын әби, бабай, куян, аюларга җыр башкарып тиз генә тәгәрәп китүен, шулай да хәйләкәр төлкенең тозагыннан качып котыла алмавын билеләп үтте балалар.
-
Әдәплелек дәресләре. Табын янында. 31.10.2014 Балаларда кеше арасында, табын артында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, аралаша белү күнекмәләрен арттыру, кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү, үзеңне әдәпле тоту, бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү, дуслык хисләре тәрбияләү атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге, эшчәнлектән тыш вакытларда әңгәмәләр, уеннар, матур әдәбият белән таныштыру аша алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Абдуллина Наилә Гәрәй кызы "Куянда кунакта" педагогик ситуация сәхнәләштерде. Кунакка килгән урман җәнлекләре үзләренең үрнәгендә тәртипле, итәгатьле, әдәпле булу кагыйдәләре белән иптәшләрен таныштырдылар.













