муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
"Кыш бабай - Кыш - 2014 призына "Күңелле стартлар" ярышы 25.12.2014 Бүген район үзгендәге "Шатлык", "Әллүки", "Кыңгырау", "Бәләкәч" балалар бакчалары өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче командалар арасында "Кыш бабай - Кыш - 2014 призына "Күңелле стартлар" уеннары оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышта актив катнаштылар. Безнең команда җитезлектә, өлгерлектә ярышып яшьтәшләре арасында өченче урынны; малайлар арасында Шакиров Әзкәр, Гарипов Илдан оста уенчылар исемнәрен яуладылар. Уеннарда катнашкан һәр балага Сертификат һәм бүләкләр, командага Диплом тапшырылды. Балаларны оештырып тренировкага йөртүче физинструктор Аубакирова Гөлназ Альфредовнага Мактау Грамотасы тапшырылды. Өстәл теннисы түгәрәген, ярышны оештыручыларга, тренер Фарход Усмановичка рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Балалар безнең киләчәгебез. Кече яшьтән балаларны сәламәтлекләрен кайгыртып, спортны яратып, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өйрәтү безнең төп бурычыбыыз.

-
Укучылар бездә кунакта 23.12.2014

23 декабрь көнне Саба гимназиясенең 5 Б сыйныф укучылары укытучылары Ләйлә Сәүбәновна белән берлектә безгә кунакка килделәр. Алар якынлашып килүче Яңа елга карата концерт номерлары, кызыклы уеннар, фокуслар, табышмаклар алып килгәннәр. Укучылар үзләренең җыр-биюгә оста булуларын, шигьри юлларны тыңлаучыларга сәнгатьле итеп җиткерә белүләрен күрсәттеләр. "Тапкырларга табышмак", "Кем җитезрәк?", "Кем игътибарлы?" уеннарында балаларны катнаштырып, аларның күңелләрен күрделәр. Иң тапкыр, иң җитез, иң игътибарлы балаларга бүләкләр тапшырдылар. Укучы абый, апаларының һәр чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алды балалар. Шушындый матур Яңа ел күчтәнәче белән килгән кунакларга, укытучы апалары Ләйлә Сәүбәновнага зур рәхмәтебезне җиткердек. Укуларында, эшләрендә уңышлар теләп, киләчәктә дә яңа иҗади эшләре белән көтеп калуыбызны тапшырдык.
-
"Карабүрек миләш белән сыйлана" 14.12.2014

Зурлар төркеме балалары тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна җитәкчелегендә бердәм белем бирү эшчәнлеге барышында "Карабүрек (балан чыпчыгы) миләш белән сыйлана" темасын яктыртып кисеп-ябыштыру белән шөгыльләнделәр. Бу кошларның кыш айларында гына безнең якларга килүләрен, балан, миләш белән туклануларын, шуңа күрә аларны балан, миләш чыпчыклары, кайбер якларда карабүрек - дип йөртүләрен төшенделәр.
-
Бездә кышлаучы кошлар 12.12.2014 Балаларда кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү; кошлар турында белемнәрен баету, ныгыту, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү, аларга кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату; тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы), үз-үзләрен тотышларына карап, кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелгән “Бездә кышлаучы кошлар” атналыгы барышында "Кошларга ярдәм итик" акциясе үткәрелде. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә кошларга җимлек ясап аны бакча биләмәсендәге агачларга элделәр. Кошларны төрле ярма,көнбагыш, балан, миләш белән сыйладылар.

-
КАРАБҮРЕК 12.12.2014

Бүреген кыңгыр салган да
Карабүрек сызгыра.
Нечкә итеп сызгыруда
Малайлардан уздыра.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының бердәм эшчәнлеге.
-
Бергәләп сыннар ясыйбыз 12.12.2014

Бүген без - бакча хезмәткәрләре җыелышып кардан сыннар ясый башладык. Иҗади эшебезне иң элек Б.Сабасының үзәк урамында бирелгән урыннан башладык. Быел безнең бакча анда Убырлы карчык сынын ясый. Бакчабыз биләмәсендә дә эшләр гөрли башлады: сыннар өчен урыннар сайланып карлар өелде, Кар Кызы, Кыш Бабай да тиешле урыннарына "килеп бастылар". Шулай көннәр матур булып, һава шартлары да яхшы торса тиздән "Шатлык" биләмәсендә елдагыча төрле әкият геройлары да урнашыр дип өметләнәбез.
Барлык коллегаларыбызга бу иҗади эштә зур уңышлар телибез, армый-талмый, бәйрәм рухы белән, авырмыйча балалар күңелен күрергә язсын.
-
Уен - бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. 05.12.2014

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән берлектә тәрбияче Гайфуллина Дания Әминовна яшь педагогларга "Уйный-уйный үсәбез" темасы астында ачык чара күрсәтте. Балаларның уенын оештыру, рольләрне бүлешеп үзара дус-тату аралашып уйнарга күнектерү, профессияләр белән тирәнтен таныштыру, мөстәкыйльлелек, уенчыкларга сак караш тәрбияләү максатыннан оештырган эшчәнлек барышынды балалар бик актив булдылар. "Гаилә", "Төзелеш", "Балалар бакчасы", "Кибет", "Матурлык салоны" уен үзәкләрендә балалар рольләргә кереп уйный белүләрен, төзүче, тәрбияче, сатучы, чәчтараш һөнәрләре белән таныш булуларын күрсәттеләр.
-
"Шофер булам" 05.12.2014

Мин дә, әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машина белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофер булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
Зәкия Туфайлова.
-
"Ак ефәктәй кыш килде!" 05.12.2014

Балаларның табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту; кыш, кар үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү; җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттыру;серле табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту - әңгәмәләр, тәҗрибәләр, күзәтүләр үткәрү, шигырьләр, җырлар өйрәнү, рәсем буенча хикәя төзү, рәсемләү, әвәләү, кисеп ябыштыру эшчәнлекләре аша алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп балалар кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Кыш 05.12.2014

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Әминә Бикчәнтәева.












