муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Үзара тәҗрибә уртаклашу 18.04.2017

Бүген Бигәнәй, Сатыш, Төбәк, Кибәче, Мамалай балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашуында узара хезмәттәшлекне киңәйтү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинар-парктикум үткәрелде. Мөдир Миләүшә Курбановна кунакларны каршы алып, балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштырды. Икенче кечкенәләр төркемендә Әнисә Әминовна "Аюга кунакка" темасына танып белү, уртанчылар төркемендә Гүзәл Хәмзевна "Беренче чәчәкләр - умырзаялар" - рәсем, зурлар төркемендә Ләйлә Исмагиловна "Серле патшалык" - математик күзаллау, мәктәпкә әзерлек төркемендә Алсинә Фаиловна "Белем иленә сәяхәт" - рус телен өйрәтү буенча бердәм эшчәнлекләр күрсәттеләр. Ахметсафина Ләйсән Хазиевна "Үзебезнең куллар белән матур бүләк" теамсына мастер-класс күрсәтте, кунакларны бәйрәмнәргә 3Д открыткалар ясау ысуллары белән таныштырды. Тәрбиячеләр өлкән тәрбияче Миләүшә Фәритовна белән берлектә бердәм эшчәнлекләргә анализ ясап фикер алыштылар, киләчәктә дә бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә дигән теләктә калдылар.
-
Галәм киңлекләрендә! 14.04.2017

Балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм турындагы белемнәрен системалаштыру; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту; Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле актив, иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 10-14 апрель көннәрендә "Галәм киңлекләре" атналыгы үткәрелде. Бүген музыка җитәкчеләре Валиева Д.И., Аухадиева Н.Ә., тәрбияче Ахметсафина Л.Х. тырышлыгында "Галәмгә сәяхәт" исеме астында йомгаклау чарасы үткәрелде. Балалар сәяхәт барышында планеталар белән таныштылар, беренче очучыларны искә төшерделәр, җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә көч сынаштылар.
-
Галәмгә сәяхәт 12.04.2017

Балаларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан зурлар төркемендә Саматова Л.И. "Галәмгә сәяхәт" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар планеталар, күк җисемнәрен, беренче очучыларны искә төшерделәр. Галәмгә очу өчен тырыш, белемле, уңган, булган, көчле булырга кирәклеген, спорт белән даими шогыльләнергә кирәклеген искәрттеләр.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2017

Тышта яз иде,
Күкләр зәп-зәңгәр.
Таралды кинәт
Шатлыклы хәбәр:
-Кеше галәмдә!
Бунинди яхшы!
Димәк, ул аның
Ишеген ачты.
-
Кошлардан бүләк! 11.04.2017

Язлар килә туган ягыма,
Җиргә алтын нур ява.
Алтын нурларга коенып
Тибрәнеп тора һава.
Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә кошлар килә
Минем туган ягыма!
Кышкы салкын көннәрдә уртанычлар төркеме балалары тәрбияче Фатихова Г.Х., Фасхиева Г.Т. белән безнең якта кышлаучы кошларны тәрбияләп, ашатып тордылар. Шуңа күрә күчмә кошлар балаларның шулай кайгыртучан,олы җанлы, миһербанлы, шәфкатьле булганнары өчен балаларга бүләкләр алып кайттылар һәм җимлек янында калдырып та киттеләр.
-
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2017

Балаларның сәламәтлекләрен үстерү, ныгыту, чыныктыру буенча балалар бакчаларында даими, системалы эш алып барыла. Физкультура эшчәнлеге залда гына түгел атнага бер тапкыр саф һавада үткәрелә. Саф һавада физкультура белән шөгыльләнү балаларның сулыш юлларын чистарта, хәрәкәт активлыгы үстерә, иммунитетын күтәрә. Физик тәрбия бирүче Аухадиева Н.Ә.икенче кечкенәләр төркеме балалары белән саф һавада теләп шөгыльләнәләр.
-
Кара каргалар килде 07.04.2017

Килдек, килдек очып ерак җирдән.
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизерәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Саф һавга чыккач Әнисә Әминовна балалар белән җылы яклардан кайткан кара каргаларны күзәттеләр. Каргаларның коелган агач ботакларын җыеп агач башына оя коруларын, тиздән йомырка салып балалар үстерәчәкләрен аңлатты. Кошларны рәнҗетмичә сакларга кирәклеген төшендерде.
-
Лего конструирование 06.04.2017 В наше время невозможно представить более известную развивающую игру, чем конструкторы LEGO. Конструктор способствует развитию у детей мелкой моторики рук, структурно-логического мышления, которое необходимо в построении различных конструкций, а также в понимании инструкций. Помимо этого, в процессе моделирования у детей развивается конструктивное воображение. В процессе игры у ребенка развивается внимание, малыш становится более усидчивым. Он способен спокойней воспринимать неудачи, быть настойчивым в достижении своей цели. Главным достоинством игрушек Лего является возможность фантазировать и воплощать любые идеи.

-
Тәрәз төбем - яшел бакча 04.04.2017

Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Сабирова Р.Р. балалар белән берлектә тәрәз төбендә яшел бакча булдырды. Балалар белән суган, бәрәнге, борыч, борчак утырттылар. Җилдә җиргә коелган агач ботакларын суга утыртып, аның бөреләре бүртүен, яфрак яруын күзәттеләр. Көн саен тәрбияче белән берлектә үсентеләргә су сибеп торалар, кирәк булган очракта топләрен йомшарталар.
-
Белем иленә экскурсия 04.04.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Л.Х., Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. җитәкчелегендә гимназиягә экскурсия оештырдылар. Балаларны Сунгатуллина Ф.Х. каршы алды һәм гимназия тормышы белән таныштырды. "Глинопластика" түгәрәге җитәкчесе Касимова Э.К., "Робототехника" түгәрәге җитәкчесе Хафизов Ф.М. түгәрәк эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Хазиева Н.Г. музей белән таныштырды. Гайнетдинова Г.Р. әкиятләр буенча викторина үткәрде. Шулай ук балалар биология, физика кабинетларында булдылар. Башлангыч сыйныф кызлары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Белем иленә оештырылган экскурсия мавыктыргыч, кызыклы булды, балаларның күңеленә хуш килде. Гимназия директоры Ханафиева А.Ш., экскурсияне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.












