муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Гомүми әти-әниләр җыелышы 27.04.2017 Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик тәрбия бирү" темасын яктыртып гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Мөдир Милүәшә Корбангалеевна уку елы дәверендә алып барылган эшләр, нәтиҗәләр белән таныштырды, өлкән тәрбияче Миләүшә Фәритовна бакчабызда экологик тәрбия бирү үзенчәлекләре белән әти-әниләрне таныштырып чыгыш ясады, презентация күрсәтте. Соңыннан икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

-
"2017 нче ел - Экология елы" 27.04.2017

"2017 нче ел - Экология елы" уңаеннан бакчабызда "Табигатьне саклыйк!" темасына плакатлар күргәзмәсе оештырылды. Һәр төркем бу эшчәнлектә теләп катнашты. Икенче кечкенәләр төркеме әти-әниләре бу чарада аеруча актив булдылар. Балалар бакчасы тормышында, район күләм конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашкан һәр әти-әнигә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге барышында кулга-кул тотынып эшләрбез дигән теләктә калабыз.
-
26 апрель - Габдулла Тукай туган көн! 26.04.2017 Бу атнада бакчабызда тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге Габдулла Тукайның иҗатына багышланды. Балаларны аның тормыш юлы белән таныштырып презентация күрсәтелде, балалар өчен язган әсәрләре кабаттан өйрәнелде, сәхнәләштерелде. Габдулла Тукайның яратып укыла торган шигырьләренә рәсем, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Педагоглар, балалар, әти-әниләр күргәзмәдә теләп катнаштылар.

-
Табигатьне саклыйк! 26.04.2017

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Кече яшьтән балаларны табигатьнең матурлыгын тоеп, күрә белергә өйрәтү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү без, педагогларның төп максаты. Бүген беренче кечкенәләр төркемендә Рәхилә Расиховна "Урмандагы тәртипсезлекләр" темасына танып-белү эшчәнлеге үкәрде. Балалар урманда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, табигатьне яратырга һәм сакларга кирәклегенә төшенделәр. Урманда чәчелеп калган чүпләрне җыеп "Чиста алан" акциясендә катнаштылар, урман җәнлекләренә дә чисталыкны сакларга кирәклеген аңлаттылар.
-
"Нәни - китапчык" конкурсы нәтиҗәләре 25.04.2017 "Нәни-китапчык" район күләм конкурсында уртанчылар төркеменнән Фасхиев Ильяс әнисе Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә Рафис Корбанның тууына 70 ел тулу уңаеннан матур, эчтәлекле китап ясап катнашты һәм беренче урынны яулады. Ильяс, Гөлгенә Тәлгатовна Саба муниципаль районы мәгариф бүлегенең Грамотасы белән белән бүләкләнде. Конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәтебзне җиткерзбез, уңышлар теләп калабыз.

-
Конкурс "Весенняя прогулка" 22.04.2017 Россия күләм иҗади конкурсларда тәрбиячеләребез, тәрбияләнүче балаларыбыз да даими катнашып киләләр. Икенче кечкенәләр төркеменнән Кавиев Рүзәл "Язгы саф һавада" конкурсында кисеп ябыштыру номинациясендә катнашып беренче урынны яулады һәм беренче дәрәҗәде Диплом белән бүләкләнде. Тәрбияче Әнисә Әминовнаны, Кавиев Рүзәлне җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
Инглиз теле фестивале 21.04.2017 Бүген балалар иҗат үзәгендә район күләм балалар бакчалары арасында "Вокал", "Нәфис сүз", "Театральләшкән тамаша" номинацияләре буенча инглиз телендә фестиваль уздырылды. "Вокал" номинациясендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Һәрвакыт булсын Әни!" җыры белән катнашып өченче урынны яуладылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр.

-
"Мин - имин юллар очен!" конкурсы нәтиҗәләре 21.04.2017

Район күләм "Мин - имин юллар өчен!" рәсем конкурсының нәтиҗәләре буенча зурлар төркеменнән Тимергалиева Лиана "Мин һәм әти-әни" номинациясендә I урынны яулады. Лианага Грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Рәсем конкурсында катнашучы һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Урман җиребез матурлыгы, байлыгы 19.04.2017 Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү; урман андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышына әһәмиятен аңлату; сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату. Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, сирәк калган һәм югалып бара торган,җәнлекләр, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру аның әһәмиятен аңлату. Балаларда игътибарлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү, тәбигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен үстерү. Татарстан җирелегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан 17 – 21 апрель көннәрендә “Урман – җиребезнең матурлыгы, байлыгы” атнасы үткәрелә. Зурлар төркеме балалары Ләйлә Исмагиловна белән берлектә "Урман" темасына конструкцияләү эшчәнлегендә нарат күркәләрен буяп урман ясадылар.

-
Памятка для подачи электронной заявки на назначение отдельных мер социальной поддержки 19.04.2017

Памятка для подачи электронной заявки на назначение отдельных мер социальной поддержки через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан












