муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 106 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Алтын көз! 13.10.2017 Сары тос-көз төсе. Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә. Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән.

-
"Вазада көзге яфраклар бәйләме" 13.10.2017

Өстәл уртасында матур ваза,
Ваза тулы сары яфраклар.
Көзнең моңсу, сагыш тулы ае
Бәйләм, бәйләм кызыл яфраклар.
Өстәлләрдә яфрак тулы ваза-
Көзнең матур, моңсу бизәге.
Кызыл миләш мәрҗәннәре безгә
Җәйнең соңгы, соңгы бүләге.
(Мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна)
-
Урман атналыгы -2017 13.10.2017 "Урман атналыгы - 2017" акциясе кысаларында "Шатлык" балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Чыршы, нарат, миләш үсентеләре утыртып тирә-юньне матурлау, ямьләндерүгә үз көчен кертте.

-
Чал тарихлы Казаным. 12.10.2017

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, "Чал тарихлы Казаным" темасына әңгәмә үткәрелде. Максат итеп балаларга тарихи үзан, башкалабыз Казан турында күбрәк белергә теләк тәрбяләү, Татарстан Республикасы символикасында төшерелгән рәсемнәрнең, төсләрнең мәгънәсен аңлату иде. Балалар бик кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар.
Саматова Л.И.
-
"Түгәрәк өстәл артында!" 12.10.2017

Бүген уртанчылар төркемендә "Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү" дигән темага ата-аналар җыелышы булып узды.Түгәрәк өстәл артында балаларның уйлап табу сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү турында әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. Балаларның иҗади сәләтләрен нинди шартларда, нинди уеннар аша үстереп була, шулар турында сөйләштеләр. "Бармаклар белән рәсем ясыйбыз" мастер-класс үткәрелде. (Тәрбияче Гилемханова Әнисә Әминовна)
-
"Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" 06.10.2017

Гаиләдә әбиләр – бабайлар тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү. Татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыруны дәвам итү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным!" исеме астында бәйрәм үткәрелде. Балалар дәү әниләренә, әбиләренә шигьри юллар аша котлауларын җиткерделәр. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Бәйрәм ахырында балалар дәү әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәкле кәрзин бүләк иттеләр.
-
Кадерле дәү әниләргә - бүләк! 06.10.2017

Бу атнада бакчабызда бар эшчәнлек 1 октябрь - Өлкәннәр көне темасы астында үтте. Балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләнде. Өлкәннәргә һәрдаим ярдәм итәргә, булышырга кирәклеге аңлатылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән берлектә кадерле дәү әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлау, тәбрикләү максатыннан үз куллары белән бүләк ясадылар.
Хөрмәтле әбием, дәү әнием!
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыбызда ямь булып,
Сез булсагыз таза - сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
-
Өлкәннәр көне! 02.10.2017

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.
Безнең йөрәк әле һаманда яшь
Онытмадык матур көйләрне
Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
-
Бер очрашу - бер гомер 02.10.2017

Бүген бакчабызда 1 октябрь - Өлкәннәр көне үңаеннан "Бер очрашу үзе бер гомер" исеме астында бәйрәм үткәрелде. Бакчабызда озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез килде. Бәйрәм мөдир Миләүшә Корбангалиевнаның колавы белән башланды һәм балаларның, педагогларның чыгышы белән дәвам итте. Дилбәр Фатыйховна җитәкчелегендә Әлфия Мөбәрәкҗановна, Наилә Гараевна җырлар башкардылар. Күңелле очрашу чәй табыны янында дәвам итте. Хезмәттәшләребез бергә эшләгән елларны искә алдылар. Шушындый очрашу үткәргәннәре өчен һәр хезмәткәргә рәхмәтләрен җиткередләр.
-
Бәйрәм белән - Өлкән хезмәттәшләребез! 02.10.2017

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер якты тыныч тормыш -
Безнең сезгә әйтер теләкләр.











