Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>
-
Наши футболисты заняли 2 место! МОЛОДЦЫ! 09.01.2015

В рамках декады спорта в Республике Татарстан 6-7 января 2015 года на базе Шеморданского лицея прошло Первенство МБУ ДО ДЮСШ «Олимп» Сабинского муниципального района по мини-футболу среди юношей 2002-2003 г.р. Команда нашей школы в составе: Даулиева Газиза, Ганиева Язнура, Сабирова Мурата, Хасаншина Булата, Шайхутдинова Нура, Хурамшина Амира, Шавалиева Инсафа, Мавлявиева Нургиза заняли 2 место. Тренер команды: Габдрахманов И.В. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Кызыклы башваткыч 09.01.2015

Суык, буранлы көннәр булуына карамастан, каникул вакытында укучыларыбыз мәктәпкә эз суытмады. 9 нчы гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары мәктәбебез педагог-оештыручысы һәм сыйныф вожатыйлары – Багманов Тимур (7А сыйныфы) һәм Фәтхетдинова Зилә (7А сыйныфы) әзерләгән “Кызыклы башваткыч” бәйгесенә җыелып, истәлекле бүләкләр алып, вакытны бик күңелле үткәрделәр.
-
"Башваткыч"та - безнекеләр! 06.01.2015

3 гыйнвар көнне "Яңа гасыр" телевидениесендә баручы "Башваткыч" тапшыруында Саба районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп данын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Шаһинуровна яклады. Уен бик кызык һәм киеренке барды. Нәтиҗәләр буенча Димөхәммәтова А.Ш., 1 генә очкога калышып, 2 нче урынны яулады. Молодцы! Булдырдыгыз! Афәрин!
-
Каникулы проводим с пользой. 04.01.2015

С 29 декабря по 11 января в школе проходят зимние каникулы. Но и во время каникул в школе кипит работа: с обучающимися 9, 11 классов проводятся консультации по русскому языку, по обществознанию, по математике; ведется подготовка к региональному этапу с победителями муниципального этапа Всероссийских предметных олимпиад.
-
Онытылмаслык ял булды! 03.01.2015

Яңа ел бәйрәмен һәркем түземсезлек белән көтеп ала: балалар чыршы төбенә куелган уенчыкны эзли, кемнәрдер дус – туганнарына кунакка бара яки үзе кунаклар кабул итә, кемнәрдер чит илгә юллама алып ял итәргә план кора, ә кемдер телевизор каршында көнен һәм төнен үткәрә. Ә без – сәләтле балалар мәктәбе коллективы бәйрәм ялларын аеруча истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Менә икенче ел рәттән укытучылар, укучылар , әти – әниләр белән бергә яңа ел бәйрәмендә кышкы табигатькә чыгып, рәхәтләнеп ял итәбез. Быел да 3 гыйнвар көнне җыйналып, юлга кузгалдык. Хэтта көчәя барган буран да безне куркытмады. Чаңгыларыбызны киеп, басу аша урманга юл алдык. Хәрәкәттә - бәрәкәт дип, кышкы матурлыкка сокланып, рәхәтләнеп чаңгыда шудык. Ә урман аланында безне тәмле кайнар мәтрүшкәле чәй белән әти – әниләр каршылады. Бергәләшеп самовардан кайнар чәй эчеп алганнан соң, уеннар уйнап алдык. Кышкы урманга сокланып , табигатьне күзәттек, рәхәтләнеп фотога төштек. Әйе, чын кышны, кышкы сихри матурлыкны бары тик урманда гына күрергә була: куаклар ап – ак бүрек кигәннәр, нарат – чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябынганнар. Агачларга аз гына кагылып китсәң дә, йомшак энҗе бөртекләре коела... Соклангыч...
Ул арада казанда пилмәннәр дә пешеп өлгерде. Безне шундый тәмле ризыклар, кайнар үлән чәйләре белән сыйлаучы әти – әниләр комитеты әгъзалары Марат һәм Алия Шәрәфетдиновлар, Ренат Сунгатуллин, Марат Гарипов, Данис Гаптерахманов, Ришат һәм Ләйсән Билаловларга рәхмәтләребезне әйтеп, учак тирәли утырышып, пилмәннәр белән сыйландык. Ә аның тәме... телеңне йотарлык иде.
Гомумән, безнең бу ялыбызның һәр мизгеле кабатланмас, күңелле, файдалы һәм истә калырлык булды. Әлеге гаҗәеп ялны оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткереп, кайтыр юлга кузгалдык. Ә күңел урманда калды. Көт безне урман, нәкъ бер елдан без сиңа кабат килербез!
-
О сроках и местах подачи заявлений на прохождение государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования по учебным предметам, не включенным в список обязательных, в 2015 году
31.12.2014
О сроках и местах подачи заявлений на прохождение государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования по учебным предметам, не включенным в список обязательных, в 2015 году
Для участия в государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования (далее - ГИА-9) по учебным предметам, в том числе не включенным в список обязательных, обучающиеся 9-х классов до 1 марта текущего года подают заявление лично на основании документа, удостоверяющего их личность, или их родители (законные представители) на основании документа, удостоверяющего их личность, или уполномоченные лица на основании документа, удостоверяющего их личность, и оформленной в установленном порядке доверенности, с указанием перечня сдаваемых учебных предметов, формы (форм) ГИА, языка, на котором планируют сдать экзамен за курс основного общего образования в текущем году.
Обучающиеся 9 классов подают заявление в образовательную организацию, в которой они осваивают основные образовательные программы основного общего образования.
К заявлению прилагаются согласие участника ГИА-9 на обработку персональных данных и согласие родителя (законного представителя) на обработку персональных данных несовершеннолетнего.
Образовательная организация организует прием заявлений на прохождение ГИА-9 и их регистрацию в соответствии с приказом Министерства образования и науки Республики Татарстан от 19.12.2014 № 7480/14 «Об утверждении Порядка приема и регистрации заявлений на прохождение государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования по учебным предметам, в том числе не включенным в список обязательных, в 2015 году».
-
Баскетбольная команда наших учителей – победители! 30.12.2014

29 декабря на базе МБОУ «Кильдебякская СОШ» состоялись зональные соревнования среди работников образования по баскетболу. Команда наших учителей в составе: Ленара Ренатовича, Ильназа Вакифовича, Азата Василовича, Ирека Мударисовича, Айгуль Шагинуровны, Диляры Фанисовны одержали победу. Их сердечно поздравляем и желаем успехов! Финальные соревнования состоятся 8 января.
-
ЯҢА ЕЛ кичәсе 28.12.2014

28 нче декабрь көнне мәктәбебездә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен ЯҢА ЕЛ кичәсе үтте. Укучыларның чыгышлары кызыклы мәгълуматлар белән баетылып, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай һәм Кар кызының кунакка килүе, укучыларыбызның шигырь сөйләп, бүләк алулары, укытучы һәм тәрбиячеләр әзерләгән спектакль - бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Чыршы тирәли әйләнеп, җыр җырлап, төрле уеннарда катнашып, укучыларыбыз күп бүләкләр алдылар. Бәйрәмебез ахырында, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Димөхәмәтова А.Ш. чыгышларга нәтиҗә ясап, һәр сыйныфка грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кичәбез сихерле һәм күңелле үтте!
-
Новогодний карнавал 28.12.2014

Говорят: под Новый год
Что ни пожелается -
Все всегда произойдет,
Все всегда сбывается.
Могут даже у ребят
Сбыться все желания,
Нужно только, говорят,
Приложить старания.
Да, Новый год - самый волшебный праздник. Этому празднику у нас в школе готовятся с особыми чувствами. 28 декабря прошел «Новогодний карнавал» для учащихся 6-11 классов. Классы подготовили новогоднее поздравление и представляли разные народы мира: 6А – Китай, 6Б – Америка, 7А – Япония, 8А – Африка, 9А – Гавайи, 10А – Бразилия, 11А – Индия. Нужно отметить во всех классах наличие костюма, креативность и оригинальность выступления, соответствие содержания по выбранной теме. За короткий промежуток времени, мы побывали во многих местах и познакомились новогодними традициями встречи Нового года в разных странах. Всем классам были вручены подарки. Праздник прошел на УРА!!!
-
Яңа ел могҗизасы! 28.12.2014

Яңа ел алдыннан, гадәттә, могҗизалар, гаҗәеп хәлләр еш була. Ләкин мондый хәлне әле беркемнең дә күргәне булмагандыр. Бу вакыйганың кыскача тарихы болайрак:
Яңа ел алдыннан мәктәпне бизәү буенча конкурс игълан ителде. Инде декабрь аеның беренче көннәрендә үк безнең мәктәбебезнең һәр почмагы Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзер булып, балкып тора иде. Һәр сыйныф үз территориясен мөмкин кадәр кызыклы һәм кабатланмас итеп бизәргә тырышты: башлангыч сыйныфлар блогы – “Кышкы сихри урман” темасын ачып бирсә, инглиз теле блогында чыршы инглиз телендә язылган сүзләр белән, ә филология бүлегендә төрле язучыларның портретлары белән бизәлде. Төгәл фәннәр бүлегенә керсәң, физика фәненнән «Гравитация» темасына дәрес тә үткәрергә мөмкин иде. Ә мәктәпнең беренче катында гаҗәеп зәвыклы итеп “Кышкы урман” композициясе эшләнде. Бу композиция өчен алмагач ботаклары да кулланылды. Һәм.... берничә көннән карасак, алмагачларыбыз бөреләнгән. Ә Яңа ел алдыннан, алар барыбызны да сөендереп, чәчәк тә аттылар. Мәктәптә хэтта алмагач чәчәге исе килеп тора. Менә шундый могҗизалар да була икән: кыш уртасында алмагач чәчәк атты!








