Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Хәерле юл Сезгә укучылар!!!
Опубликовано: 22.05.2015
Бүген мәктәбебездә истәлекле вакыйга 9 һәм 11 сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Әлеге бәйрәм күңелгә моңсулык та, шатлык та өсти. Моңсу, чөнки 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый, шатлыклы, чөнки алар безнең барысы да сау-сәламәт, без аларны сөенеп олы юлга озатабыз.
Чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Равил Мөбәрәк улы Гасимов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлназ Таһир кызы Капитонова һәм мәктәбебез директоры Ләйсән Рәкыйповна Билалова иң изге теләкләрен юлладылар, уңышлары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Кадерле унберенчеләребез! Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз.
Хәерле сәгатьтә! Хәерле юл Сезгә укучылар!!!
К списку новостей








