Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Халыкара Туган тел көне!
21.02.2021
Татар теле минем туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби – бабай теле,
Ата – анам теле
Күңелем тулы аңа хөрмәтем!
Әнием дә татар кызы,
Әтием дә татар улы.
Шулай булгач, үземдә дә
Минем татарлык тулы.
Татар булган кеше ул
Бүтәннәрне кимсетмәс.
Татар булып калсаң гына
Газиз милләтең бетмәс. -
Халыкара Туган тел көне! 20.02.2021

Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз. “ И туган тел, и матур тел – әткәм - әнкәмнең теле!” – дип әйткән безнең бөек шагыйребез Тукай. Б арлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм? 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый. Әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашында зур бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәм чарасы татар халык җыр - биюләре, шигырьләр, һәм курай, тальян моңнары белән үрелеп барды. Башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукай әсәрләреннән театральләштерелгән өзек күрсәтеп, кичәбезне тагын да ямьләндерделәр. Татар теленең гимны булган “Туган тел” җырын бергәләшеп җырлап бәйрәмебезне тәмамладык.
-
Милли почмак
19.02.2021
2021 нче ел Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов указы нигезендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебез милли почмаклар бәйгесендә каташа.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет
Яшибез без бу җирдә,
Бар халыклар белән берләшеп.
Татар халкының милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан. Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, алъяпкычлары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Милли почмагыбызда татар милли бизәкләре белән эшләнгән татар халык киемнәре, түбәтәй-калфаклары, читек-чүәкләре урын алган.
Татар халык ашлары белән чәй өстәле әзерләнгән.
Мәктәбебездә эшләп килүче мозаика түгәренә йөрүче укучыларыбызның кул эшләре күргәзмәбезнең йөзек кашы. Төрле ташлар кулланып иҗат ителгән корама, япма, юрган үрнәген, татар кызы, Колшәриф һәм Сабабыз мәчете, Сабантуй бәйрәменнән бер мизгелне күрә аласыз.
Халкыбызның күңел бизәкләре
Килә ерак чорлардан.
Үссен татар балалары
Илһам алып шулардан. -
Әфганстан-йөрәк ярам!
18.02.2021
15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2021 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 32 ел булды. Шул уңайдан 18 нче февраль көнне Сәләтле балалар мәктәбендә «Әфганстан-йөрәк ярам!»-дип аталган класстан тыш чара үтте. Чарада 8-11 нче сыйныф укучылары, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Альмухаметов Айрат Назыйп улы, Төньяк Кавказ хәрби округында хезмәт иткән ветераныбыз Шагвалиев Фаил Йосыф улы да катнашты. Алар хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды. -
Театр — яктылыкка, нурга илтә
18.02.2021
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Г.Тукай
2021 нче ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан мәктәбебездә 8 б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Рәхимова Э.И.) Туфан Миңңуллинның «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» комедиясен сәхнәләштерделәр. Һәр укучы үз ролен бик яхшы башкарып, спектакльнең эчтәлеген башлангыч сыйныф укучыларына ачык җиткерде. Әлеге файдалы да, күңелле дә чара өчен 8 б сыйныф укучыларына һәм тәрбиячеләре Эльмира Илдус кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да яңа спектакльләр белән безне сөендереп торсыннар. -
Знатоки русского языка и литературы 17.02.2021

«Русский язык неисчерпаемо богат и все обогащается с быстротой поражающей». М. Горький
Сегодня, 17 февраля, в нашей школе прошло внеклассное мероприятие под названием «Знатоки русского языка и литературы». Соревновались учащиеся 9-11 классов.
Ученики были разделены на 3 команды. В ходе мероприятия ребята принимали активное участие, проявляли интерес к игре, с каждым туром игра накалялась. В конце игры жюри подвели итоги.
Весёлая познавательная игра вызвала у ребят заряд положительных эмоций! -
Поздравляем!
16.02.2021
С 14 по 16 февраля прошла региональная олимпиада по искусству (МХК) среди учащихся 9-11 классов. Ученица нашей школы Валиева Камиля (10 класс) стала призером. Поздравляем Камилю и её руководителя Давлетшину Гузалию Рашитовну, желаем успехов и новых достижений.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел 15.02.2021

Бүген, 2021 елның 15 февралендә, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Татар халкының рухи мәдәниятендә зур өлеш керткән шәхесләр арасында Муса Җәлил иң лаеклы урыннарның берсен алып тора. Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туып үсә. Чорның каршылыклы вакыйгалары дулкынында әдәбиятка килеп, тиз арада танылу ала. 1941 елда шагыйрь үз теләге белән фронтка китә һәм авыр яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. М.Җәлилнең фашизмга каршы көрәше чын мәгънәсендә легендага әйләнә һәм батырлыгы өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Әсирлектә һәм үлем көткән хәлдә төрмәдә язылган "Моабит дәфтәрләре" циклы өчен шагыйрь Ленин премиясе белән бүләкләнә. Герой шагыйрьнең әсәрләре, дистәләрчә телгә тәрҗемә ителеп, миллионнарча тираж белән басылып чыга.
-
Международный день дарения книг 14.02.2021

14 февраля - Международный день дарения книг. Это один из самых молодых праздников в календаре, объединяющий всех, кто дарит книги и прививает любовь к чтению. Главная идея праздника - вдохновлять людей по всему миру дарить друг другу хорошие книги и показать, что бумажная книга остаётся актуальным подарком и не теряет своей ценности даже в век технологий. Присоединяйтесь к акции "Подари библиотеке книгу"! Пусть ваши книги радуют всех!
-
Поздравляем! 14.02.2021

С 12 по 14 февраля 2021 года прошел региональный этап всероссийской олимпиады по физической культуре для обучающихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан. Ученики нашей школы показали отличные результаты : Закирова Регина (8 класс), Сабиров Мурат (10 класс), Бурганова Лейсан (11 класс), Галявин Амир (11 класс) стали победителями, Фаваризова Ралина (11 класс) стала призером. Поздравляем наших учеников и их руководителя Вафина Л. Р. и желаем успехов, новых побед.








