Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне 08.03.2021

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек. -
Гүзәл затлар, сезгә багышлап, моң агыла йорәк түреннән! 06.03.2021

Гүзәл затлар, сезгә багышлап,
Моң агыла йорәк түреннән!
Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көче белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Табигатьнең шушындый матур мизгелендә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәп күләмендә барлык гүзәл затларны котлап бәйрәм чарасы оештырылды. 8 б сыйныфы укучылары шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр; Туфан Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" пьесасын сәхнәләштерделәр. 5-6 нчы сыйныф кызлары кытай биюе белән сөендерделәр. Безнең кызларны котлап Америкада яшәүче Саба егетеннән котлау да килеп ирешкән иде хәтта! Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтте. Чарада катнашкан 8 б сыйныфы укучыларына, сыйныф җитәкчеләре Гүзәлова А.Н., тәрбиячеләре Рәхимова Э.И.га зур рәхмәт! Бәйрәм яллары күңелле үтсен!
Гузэл затлар!
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык.
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар!
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен!
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен! -
Проверка комиссией контроля качества питания обучающихся в столовой МБОУ «СОШ-интернат для одарённых детей» Сабинского муниципального района 05.03.2021

5 марта 2021 года комиссия контроля качества питания обучающихся МБОУ «СОШ- интернат для одаренных детей» Сабинского муниципального района PT провела свою работу. На проверке были рассмотрены следующие пункты: соответствие рационов питания согласно утверждённому меню, качество готовой продукции, санитарное состояние зала столовой, соблюдение графика работы столовой, внешний вид сотрудников столовой, гигиеническое состояние столов и столовых приборов, организация бесплатного питания обучающимся 1-4 классов. В результате проверки установлено, что все пункты соответствуют требованиям, предъявляемые нормативно-правовыми актами.
-
Театр — яктылыкка, нурга илтә 05.03.2021

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Г.Тукай
Бүген, 5 нче март көнне мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары Саба аграр көллиятенә кунакка бардылар. Көллият студентлары Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM” спектаклен сәхнәләштереп, укучыларга тәкъдим иттеләр. Студентларның үзләренә тапшырылган рольләрне матур итеп башкарулары бик күркәм күренеш. Әлеге файдалы һәм күнелле чара өчен мәктәбебез исеменнән Саба аграр көллияте җитәкчесе Закирҗан Миннемулла улы Бикмөхәмәтовка, укытучыларга, студентларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да эшләрендә, укуларында зур уңышлар, җиңүләр телибез. -
«Без бергә» 04.03.2021

4 март көнне Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» конкурсының, Нәфис сүз номинациясе буенча, муниципаль этабы булып узды. Сәләтле балалар мәктәбеннән, 5 нче сыйныф укучысы Исрафилов Әмир (Җитәкчесе Абдуллина З.И ), А. Гыйлметдиновның “Без ничек агроном булдык” дигән кыскачы әсәрен сәхнәдә, бик матур итеп чыгыш ясады, һәм җюри тарафыннан югары бәяләнеп, 1 урынга лаек дип табылды. Әмирне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Конкурс «Мусор и искусство» 02.03.2021

Депутат Госсовета Республики Татарстан VI созыва, курирующий Мамадышский и Сабинский районы, Марат Ибрагимович Галиев в своем «Инстаграме» подвел итоги конкурса «Мусор и искусство».
Юные татарстанцы в поддержку экологии создавали арт-объекты из бытового мусора.
Ученики нашей школы Загидуллин Раяз (4 класс) и Мухамадиева Аделя (2 класс) приняли участие в конкурсе «Мусор и искусство» от экотехнопарка «Яшел Парк».
Третье место досталось Раязу. Его работа-«Ваза с цветами». Она собрана из фрагментов старых кружек.
Участники и призеры конкурса получили дипломы и денежные призы! -
“Без бергэ” 02.03.2021

2 нче март көнне “Без бергэ” республикакүләм фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Балалар иҗат үзәгендә булып узган чарада, декоратив – гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать номинацияләре буенча нәтиҗәләр ясалды.
Сәләтле балалар мәктәбеннән, 7 нче сыйныф укучысы Таҗиева Ясминә, 2 нче сыйныф укучысы Шаһвәлиева Алия (Җитәкчеләре Шаһвәлиева Алсу Марс кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Баһманова Лиана, 5 нче сыйныф укучысы Нуруллина Назлыгөл (Җитәкчеләре Вәлеева Резеда Рахматулла кызы) катнаштылар. Таҗиева Ясминәнең, А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча пыяла мозаикадан ясалган картинасы 1 нче урынга, Баһманова Лиананың татар стилендә теккән костюмы өчен шулай ук 1 урын, ә Нуруллина Назлыгөлнең кызлар өчен тегелгән җылы костюм эше өчен 2 нче урынга лаек дип табылдылар. Катнашучыларны һәм җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. -
Смотр строя и песни! 26.02.2021

Российской армии парад,
Красивый воинов наряд.
Всё видишь это - нету слов,
Сто раз смотреть опять готов.
23 февраля вся страна отметила День Защитника Отечества. В честь этого праздника 26 февраля в нашей школе прошёл конкурс «Смотр строя и песни», в котором приняли участие учащиеся 5-11 классов.
В течение нескольких недель команды учащихся готовились к этому дню: разучивали речёвки и песни, учились ходить строевым шагом, подбирали соответствующую форму.
Выступление ребят оценивало компетентное жюри по заранее выбранным критериям. Члены жюри подчеркнули, что смотр строя и песни-это не только соревнование, а еще и показатель сплоченности и слаженности коллектива.
Ярко, красиво, эмоционально выступили ребята всех отрядов. Но все волнения позади. Многочасовые тренировки не прошли даром. Все отряды выглядели достойно, четко выполняли команды, дружно пели отрядные песни. Жюри оценило по достоинству всех участников мероприятия. -
Ватанны саклаучылар көне белэн!
23.02.2021
23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе –Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «Ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Хөрмәтле ир-атларыбыз! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең гаиләләргә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез! Ил барда —егет хур булмас, диләр. Cезгә һәрвакыт ихтыяр көче, гаилә бәхете юлдаш булсын! Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телибез! Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләр булганда илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Региональный этап всероссийской олимпиады школьников по технологии
22.02.2021
С 17-22 февраля 2021 года в г. Казани прошел региональный этап всероссийской олимпиады школьников по технологии. Ученица 9 класса Багманова Лиана стала победителем. Мухаметова Сафия (9 класс), Валиева Марьям (8А класс), Гайнутдинова Диана (7 класс), Радаева Альфия (6 класс) стали призерами данной олимпиады. Поздравляем девушек и их наставницу Валееву Резиду Рахматулловну с достойной победой! Желаем им дальнейших успехов и новых побед!








