Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Атналык линейка 21.09.2015

Бүген атналык линейка уздырылды.Үткән атнаның эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды.Алда торган бурычлар җиткерелде.
-
Көзге табигатьтә 16.09.2015

Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.Экскурсия барышында алар балалар оешмасы турында мәгълүмат алдылар.Иген кырлары бушап калган. Ә елга буенда үскән таллар никтер әле көзге күлмәкләрен кияргә ашыкмыйлар. Укучылар елга агышын ,аның ярларын күзәттеләр,кызыклы сорауларга җавап эзләделәр,хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Авыллар ни хәлдә? 16.09.2015

Бүген 8 нче класс укучылары сыйныф җитәкчесе Вильданова Ә.Г. белән Теләче районы Саурыш авылына велосипед белән экскурсиягә бардылар.Бетә баручы авыл белән үзләре яшәгән авылларны чагыштырдылар.Билгеле инде һәр кешегә гөрләп торган авылда яшәве күңелле.Ә табигать бик бай.Буш бакчада үсүче алмагач үзенең сусыл алмалары белән балаларны сыйлады.
-
15 сентябрь-ТВБ нең туган көне 15.09.2015

Бүген педагог-оештыручы 6 сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырды.Укучылар әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ,пионерлар-варислар турында мәгълүмат алдылар.
-
Көзнең яме-уңыш 14.09.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчә үстереп кенә калмыйбыз.Мәктәп ашханәсендә үзебездә үскән җиләк-җимешләрдән кайнатмаларны һәркөнне өстәлебездә күрәбез. Бүген укучыларыбыз бакчада үскән соңгы җиләк-җимешләрдән булган кара миләшне җыеп алдылар.Кара миләш быел аеруча мул булды.
-
Уңыш җыелды 14.09.2015

Бүген мәктәбебездә укучылар,укытучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән җәй буе тәрбияләп үстергән бәрәңге уңышы җыеп алынды.Бу эштә укучыларның әтиләре дә бик теләп транспорт белән булышты. Уңыш бик мулдан булу барыбызны да сөендерде.
-
"Көзге игелек атнасы" 11.09.2015

"Көзге игелек атнасы"акциясендә безнең укучыларыбыз да катнашты. Олы Кибәче ,Төбәк авылында урнашкан һәйкәл-обелисклар,мәктәп тирәләре чистартылды.
-
Яшә, чишмә! 10.09.2015

Укучыларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү-мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. "Яшә, чишмә!" акциясендә безнең укучылар да теләп катнашты. Авылыбызның бизәге булган "Зөлхиҗҗә чишмәләре", Зиятдин чишмәсе, Галим чишмәсе территорияләре укучылар көче белән тәртипкә китерелде.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә 09.09.2015

Бүген мәктәбебездә эвакуация уздырылды.Укучыларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлекләре барланды.Эвакуациядә Икшермә янгын сүндерү бүлеге начальнигы Салахиев Ф.Ф катнашты.Барлык укучылар да, тиешле таләпләрне үтәп, мәктәп янына җыелдылар. Гомумән, эвакуация канәгатьләнерлек дип бәяләнде.
-
Очрашу 08.09.2015

"Бурдан кала, уттан калмый" дигән татар халык мәкален һәркем белә. Ләкин бар кеше дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәми. Әлеге күнекмәләр кече яшьтән үк булдырылырга тиеш. Бүген укучылар Икшермә янгын сүндерү бүлеге начальнигы Салахиев Ф.Ф. белән очраштылар. Ул укучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.








