Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-20-4-88, +7(843)-612-20-4-90 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 47 учащихся, 15 воспитанников/ 47 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Теремкәй" курчак спектакле 22.03.2019

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары "Әйлән-бәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә бәйрәм ясадылар. Алар балалар белән кызыклы гына әңгәмә оештырдылар, әкиятләр иленә сәяхәт ясадылар һәм курчаклар белән "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Җыр, бию белән үрелеп барган бу бәйрәм нәниләргә бик ошады. Алар матур итеп карап утырдылар, табышмакларга җавап бирделәр, кушылып биеделәр.
-
Мәктәпкүләм шахмат ярышы 19.03.2019

Мәктәтәбебездә шахмат түгәрәгенә йөрүче укучы балалар арасында ярышлар узды. Ярышта 5,6,7 сыйныфлар катнаштылар. 1 урын - Валеева С., 2 урын - Гатиятуллина Язгөлем, 3 урын -Галимов Даниярлр яуладылар. Укучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Кышкы урманга сәяхәт 15.03.2019

3 нче сыйныф укчылары кышкы урманның матур мизгелләрен экскурсиягә менгәч, күзәтеп, сүрәткә төшереп, аның матурлыгына хозурланып йөрделәр.
-
Без бергә 15.03.2019

15 мартта Республикакүләмендәге "Без бергә" балалар халык иҗаты фестивале конкурсы булып узды. Бу фестиваль кысаларында җыр бәйгесендә 1 нче сыйныфтан Каримова Гүзәл һәм Губаев Сәмирләр катнаштылар. Шулай ук күргәзмәдә дә безнең мәктәп, балалар ясаган кул эшләнмәләрен тәкъдим итте.
-
Чаңгы ярышы 15.03.2019

15 нче мартта Ямаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә чаңгы ярышы булып узды. Безнең мәктәптәп дә катнашучы укучылар шактый иде. Җиңү яулаган укучылар: 3 урын - Имамиев Ф. (8 сыйныф) , Ахметвалиев И. (4 сыйныф), 2 урынга 3 сыйныфтан - Ярмухаметова И. лаек булдылар. Мәктәп командасы 2 урынны алды!
-
Ачык дәресләр панорамасы 15.03.2019

15 март көнне мәктәбебездә математика дәресләреннән ачык дәресләр панорамасы үткәрелде. Нәбиуллин Руслан 9 нчы сыйныфта, Каримов Равил 5 нче сыйныфта укытучыларга дәресләр күрсәттеләр. Дәрес барышында укытучылар яңа төрле идеялар, технологияләр кулландылар.
-
Живая классика 14.03.2019

14 нче мартта районыбызда "Живая классика" халыкара шигырь укучылар конкрсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Валеева Сәидә катнашып, 3 урынга лаек булды. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыбызга апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә узачак турда уңышлар теләп калабыз!
-
Шахмат буенча әтиләр белән ярыш 13.03.2019

Әтиләр советы белән берлектә, мәктәп күләмендә укучылар һәм аларның әтиләре катнашында шахмат ярышы үткәрелде. 3 урын - Шамсивалев Н., 2 урын - Альмиев И., 1 урын - Имамиев Р. лар лаек булдылар. Мондый чара балаларга да, әтиләргә дә бик ошады.
-
"Шушы яктан - шушы туфрактан без" 11.03.2019

7 нче сыйныф укучысы Галимов Данияр "Шушы яктан - шушы туфрактан без" республикакүләм фәнни-гамәли конференөиядә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Даниярга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Мирас 11.03.2019

Мәктәбебез укучылары бик теләп республикакүләм "Мирас" конкурсында катнашып рәсемнәр җибәрделәр.










