Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Китапханәдә очрашу 18.10.2025

18 нче октябрь көнне мәктәбебезнең 5-6 нчы сыйныф укучылары Котлы-Бүкәш авылы китапханәсендә булдылар. Укучылар районда һәм республикада нәшер ителгән гәҗит-журналлар турында мәгълүмат алдылар, яңа китаплар белән таныштылар, кроссвордлар чиштеләр. Китапханәчеләр укучыларга бик үтемле киңәшләрен бирделәр.
-
18.10.2025

В стенах нашей школы развернулась трогательная и вдохновляющая выставка творческих работ «Я и папа мастера, всяких дел у нас гора» посвящённая Международному дню отца.
На выставке представлены разнообразные поделки, созданные папами и их детьми: разнообразные поделки из природных материалов, деревянные модели и многое другое.
Цель мероприятия — показать творческие способности участников и укрепить семейные отношения через совместное творчество.
Папы смогли провести время со своими детьми, создавая что-то новое и интересное, а дети, в свою очередь, получили возможность гордиться отцами и видеть в них не только защитников, но и творческих личностей.
Благодарим всех участников выставки за их замечательные работы и надеемся, что подобные мероприятия станут доброй традицией, ведь именно в семье закладываются основы личности ребёнка, и подобные события помогают укрепить связь между поколениями.
Приглашаем всех посетить эту замечательную выставку и окунуться в атмосферу детской любви и творчества. Уверены, что каждый найдёт здесь что-то особенное для себя и унесёт с собой частичку тепла и вдохновения.
Безнең мәктәптә Халыкара Әтиләр көненә багышланган иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә әтиләр һәм аларның балалары ясаган төрле эшләнмәләр: табигый материаллардан ясалган төрле әйберләр, агач модельләр һәм башкалар тәкъдим ителгән. Чараның максаты-катнашучыларның иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм уртак иҗат аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту. Әтиләр үз балалары белән ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр тудырып вакыт үткәрә алдылар, ә балалар, үз чиратында, әтиләре белән горурланырга һәм аларда яклаучылар гына түгел, иҗади шәхесләр дә күрергә мөмкинлек алдылар. Күргәзмәдә катнашучыларның барысына да искиткеч эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм мондый чаралар күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез, чөнки нәкъ менә гаиләдә бала шәхесенең нигезләре салына, һәм мондый вакыйгалар буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә. Барыгызны да бу искиткеч күргәзмәне күрергә чакырабыз.
-
Музейга сәяхәт 18.10.2025

Мәктәбебездә бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган бик күп чаралар узды. Шуларның иң соңгысы Казан шәһәренә экскурсия булды.
17 нче октябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гайсина Г.Г., Курмаева Р.Р. җитәкчелегендә бер төркем укучылар башкалабызның тарихи урыннарында сәяхәт итеп кайттылар.
Каюм Насыйри музеенда ремонт булу сәбәпле, музей экспонатлары Тукай музееның бер залына куелган. Бу зал К.Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли, тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш темасын, шулай ук тулаем татар мәгърифәтчелек фикеренең үзенчәлекләрен һәм үсеш этапларын ача. Экспонатлар арасында уникаль мемориаль экспонатлар бар: Каюм Насыйри кулы белән күчереп язылган мәдрәсә дәреслеге, аның берничә битендә галимнең шәхси мөһере, галимнең хронометр-сәгате, таягы һәм сандыгы. Шулай ук туганнарының кайбер шәхси әйберләре дә әлеге музейда саклана. Музей экскурсоводы Лена ханым галим турында бик кызыклы фактлар китереп сөйләде.
Аннары Лена ханым белән бергә Г.Тукай залларына уздык. Аның тирән эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы шагыйрьнең авыр, әмма шул ук вакытта вакыйгаларга бай тормыш сукмаклары һәм иҗаты белән таныштырды. Кыска гына вакыт аралыгында Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә әйләнгән гомер юлы күз алдыннан кичте.
Укучылар бу сәяхәттән Каюм Насыйри һәм Г.Тукай турында күп мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Күңелле очрушу 18.10.2025

Бүген мәктәбебезгә Мөслим районының паториотик егете, шагыйрь, волонтер Рүзәл Радик улы Минһаҗев килде . Рүзәл махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшүче сугышчыларга ярдәм итүдә актив катнашуы белән билгеле шәхес. Ул патриотик шигырьләр яза, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән, иҗатташ төркеме белән хәйрия концертлары оештыра.Һәм шул нисбәттән махсус хәрби операция башланганнан бирле егетләребезгә 27 тапкыр гуманитар ярдәм итүдә катнашкан. Аның белән очрашу укучыларыбызда күңелендә патриотик хисләр тәрбияләүгә өмет уятты, барыбызның да күңелендә тирән тәэсир калдырды, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте.
-
17.10.2025

Тимурчылык эше дәвам итә.
-
16.10.2025

15 октября Председатель Совета отцов нашей школы Степанов П.Н. участвовал на заседании Совета отцов Рыбно-Слободского района и представил выставку работ наших учащихся «Я и папа мастера, всяких дел у нас гора».
Мәктәбебезнең Әтиләр Советы Рәисе Степанов П.Н. Балык Бистәсе районы Әтиләр советы утырышында катнашты һәм укучыларыбызның кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте.
-
Юлларда сак булыгыз! 16.10.2025

Бүген мәктәбебездә Балык Бистәсе муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Гыймаев Линар Кыяметдин улы белән очрашу булды. Әлеге очрашуның максаты-скутерлар, питбайклар, квадроцикллар,багги, снегоходлар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар травматизмын кисәтү. Шушы үзйөрешле техникалар куллану нәтиҗәсендә бик күп юл хәлакәтләре булуы, балаларның фаҗигале төстә һәлак булулары, гомумән, яше тулмаган яшүсмерләргә андый үзйөрешле техникаларга утырмаска дип кисәтте.
Сегодня в нашей школе состоялась встреча с Главным государственным инженером-инспектором отдела государственного технического надзора по Рыбно-Слободскому муниципальному району Гимаевым Линаром Киятдиновичем. Цель данной встречи-профилактика детского травматизма при управлении такими транспортными средствами, как скутеры, питбайки, квадроциклы, багги и снегоходы. В связи с тем, что в результате применения этой самоходной техники произошло много дорожно-транспортных происшествий, трагически погибли дети, в целом несовершеннолетним подросткам рекомендовано не садиться на такие самоходки.
-
Ришвәтчелеккә урын юк! 15.10.2025

Мәктәбебездә "Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!"дип исемләнгән рәсем, инша конкурслары узды..
-
«Солдатка хат» акциясе 15.10.2025

Мәктәбебез укучылары Россия гаскәрләренә ярдәм йөзеннән «Солдатка хат» акциясендә катнашты.Балалар солдатларга сәламәтлек һәм тиз арада өйләренә кайтуларын теләде, шулай ук тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде.
Учащиеся школы приняли участие в акции» Письмо солдату " в поддержку российских войск. Дети пожелали солдатам здоровья и скорейшего возвращения домой, а также выразили благодарность за мирное небо над ними.
-
15.10.2025
14 октября 2025 года обучающиеся-юноши 10 класса МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» в рамках Всероссийской информационно-агитационной акции «Есть такая профессия – Родину защищать» участвовали с представителем Военной академии Воздушно-космической обороны имени маршала Советского Союза Г.К. Жукова г.Тверь. Во время встречи они ознакомились с условиями поступления и обучения в академии, получили ответы на интересующие вопросы.












