Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
29.05.2026

Бүген лагерьда ял итуче балалар белэн" Тамчы- Шоу" интеллектуаль уен булды.Уенда 3 команда катнашы.Балалар музыкаль тэнэфес өчен концерт номерлары да эзерлэп килгэннэр иде.Рэхэтлэнеп биедек,жырладык,күңел ачты балалар.
-
Китапханәдә кунакта. 28.05.2026

Бүген безне Котлы Бүкәш авылы китапханәсенә кунакка чакырдылар.Китапханәчебез Диләрә апа безне шунда урнаштырылган музей экспонатлары,күргәзмә, Г.Тукайга багышланган стендлар белән таныштырды.Соңыннан балалар белән викторина оештырды.Һәрбер укучыга бүләкләр дә тапшырып китте.Балалар бик канәгать булдылар.
-
Проект эшләрен якладылар 27.05.2026

Бүген укучыларыбыз еллык эшләгән эшләренә отчет ясадылар.Һәрбер сыйныф та үзенчәлекле итеп,үз чыгышларын презентация,видеоролик ярдәмендә яклап чыкты.Ә без аларның чыгышларын бәяләп һәрбер сыйныфка да “5”ле билгесе куйдык.Әфәрин, укучылар,укытучылар
-
Спорт көне 26.05.2026

Бу көнне балалар зарыгып көтте. Кем генә яратмый икән ул спорт ярышларын. Гадәттәгечә иртәнге линейкадан, аштан, зарядкадан спорт залында күңелле эстафеталар уздырылды.Спорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте. Уйнап арыганнан соң саф һавага чыктык.
-
Яңгырады соңгы кыңгырау 26.05.2026

Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Тантаналы чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Әбделхәрис улы , Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы, ветераннар катнашты. Килгән кунакларыбыз барлык укытучыларны, укучыларны,әти-әниләрне, ветераннарны бәйрәм белән котладылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары дулкынландыргыч җыр башкардылар һәм традицион рәвештә вальс биеделәр. Сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм мәктәпкә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кадерле укучылар,ышанычны аклагыз, максатларыгызга ирешегез!
Сегодня один из самых торжественных и памятных дней для всех нас.Для выпускников прозвучал последний звонок. В торжественной церемонии приняли участие руководитель Исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района Сатдинов Данис Абдулхарисович , глава Кутлу-Букашского сельского поселения Назипов Рашит Газизович, ветераны. Гости поздравили с праздником всех учителей, учеников, родителей, ветеранов. Выпускники исполнили трогательную песню и традиционно станцевали вальс. Учащиеся поблагодарили классных руководителей, родителей и школу.
-
Исәнме, Каенкай! 25.05.2026

Бүген, Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Каенкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерьның беренче көнен ачып җибәрдек. Балаларны отрядларга бүлдек,исем,җыр,девиз,кричалакалар сайладык. Биредә барлыгы 42 бала ял итәчәк. Балалар лагерьны сагынып, көтеп алганнар иде.
-
22.05.2026

Первенство района по волейболу девушки среди учащихся 6,7,8,9 классов lll-место
-
21.05.2026

21 нче май көнне 5- 11 нче сыйныф укучыларның шушы уку елында эшлэгэн эшлэренэ отчёт булды,нэтижэ ясалды.Барлык сыйныфлар да бик яхшы чыгыш ясадылар.
-
21.05.2026
21 нче май көнне "Тукайны бергәләп укыйбыз" дигән акциядә Хәйруллина Дилбәр «Туган авыл» шигырен укыды.
21 мая участвуя в акции "Читаем Тукая вместе" Хайруллина Дильбар прочитала стихотворение «Туган авыл».https://max.ru/id1634003162_gos/AZ5KK45DQPA
-
Пионерия туган көн 19.05.2026

19 май - Пионерия туган көн. Галстуклы еллар - күңел түрендә. Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасының туган көне.Безнең әби-бабайларыбыз да, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында булганнар. Пионер-беренче дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар- билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Бу ул чорларда яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Хәзер бу эшне яшь варислар дәвам итә. Аның исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрми. 19 май – ул пионер оешмасының туган көне булып күңелдә уелып калган.
19 мая-День рождения пионерии.Наши бабушки и дедушки, родители были в пионерских и комсомольских рядах. Пионер-значит первый. Первопоселенцев, которые первыми ступили на новые земли и обосновались там, называли пионерами. Пионеры-это те, кто прокладывает путь в неизвестность, те, кто не знает страха. Это было важнейшим средством воспитания молодого поколения в те времена. Сейчас эту работу продолжают наследники. Его имя не меняется.












