Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198
-
"Ягез әле,кызлар һәм егетләр!" 06.03.2012

Бүген мәктәбәбездә "Ягез әле, кызлар һәм егетләр!" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә 8, 9 нчы сыйныфлардан "Замана балалары" һәм "Убойная сила" командалары катнашты. Егет һәм кызлар үзләренең осталыкларын, зирәклеләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Тарихи- мәдәни мирас елы уңаеннан бирелгән сорауларга төгәл җавап бирделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Замана балалары" командасы 19 балл җыеп 2 нче урынга, ә "Убойная сила "командасы 20 балл җыеп 1 нче урынга лаек булды.Аларны котлап җырлар, биюләр башкарылды.
-
"Иң яхшы вожатый -2012" 06.03.2012

5 нче март көнне район күләмендә "Иң яхшы вожатый- 2012" конурсы үткрелде. Бу конкурста Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбеннән, педагог - оештыручы Бәдретдинова Н. Г . җитәкчелегендә, 8 нче сыйныф укучысы Сабиров Булат " Иң яшь отряд вожатые" исемле номенация астында , истәлекле дипломга ия булды.
-
Әлифба бәйрәме. 05.03.2012

5 нче март көнне мәктәбебездә, башлангыч сыйныф укытучысы Мингалиева Дамирә Котдүс кызы, вожатыйлары -5 класс кызлары ярдәме белән, 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба белән саубуллашу ” иртәсе үткәрде. Балалар, бәйрәмгә чакырылган әти-әниләренә, үзләренең җыр-биюгә, матур сөйләмгә осталыкларын күрсәттеләр, бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әти-әниләр һәм мәктәп дирекциясе, балаларны бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм истә калырлык матур һәм күңелле үтте.
-
Мастера исследований. 29.02.2012

28 февраля ученица нашей школы Садикова Гузель (9 класс) и её руководитель: учитель химии, биологии Бадрутдинов Г.А. участвовали в региональной конференции исследовательских работ обучающихся "Мастера исследований". Они вернулись с сертификатами и дипломами III степени. Поздравляем их!
-
Укырга чакырдылар. 29.02.2012

29 нчы февраль көнне, Казан кооператив институтыннан 11-10 нчы сыйныф укучылары белән аралашырга, аларны укырга чакырып укытучылар килде. Алар үзләренең институтлары турында сөйләделәр, тестлар эшләттеләр. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
"Колосок осенний" конкурсы.
28.02.2012
28 нче февраль көнне, республика күләмендә үткәрелгән "Колосок осенний" конкурсында катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Хәйриева Айсылу - лауреат исеменә лаек булды.
-
Үзенчәлекле каләм остасы. 28.02.2012

Бүген, шагыйрь Ибраһим Биектаулының 75 яшьлеге уңаеннан Биектау урта мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" музеенда, 5 нче сыйныф укучылары тарафыннан "Ибраһим Биектаулы - профессиональ шагыйрь" дип исемләнгән кичә булды.
-
Җиңү яулады.
25.02.2012
25нче февраль көнне «Йолдызлык- 2012» фестивалендә биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Хәбибуллина Айзилә (5 класс) һәм Нуриева Инзилә (1 класс) катнашты. Аларга бу уңышлары өчен мактау кәгазъләре тапшырылды. Хәбибуллина Айзилә районда җиңү яулап киләсе турга үткәрелде. Уңышлар сиңа Айзилә!
-
Укулар башланды. 24.02.2012

24 нче февраль көнне безнең мәктәптә "Компьютерный ликбез" буенча укулар башланды. Ветеран укытучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Булачак солдатларыбызны котлыйбыз 22.02.2012

22 нче февраль көнне башлангыч сыйныфлар арасында, сыйныф җиткчеләре белән берлектә “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 11 булачак солдатыбыз көч сынашты.Алар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды.









