Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Җиңүнең 68 еллыгы 08.05.2013

Бүген Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта район пенсия фонды җитәкчесе Валеева Минзия Усман кызы, Биектау авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Рифкать Миннәхмәт улы, “Кулон- Агро” оешмасыннан Гыйлманов Юныс Мөбәрәкҗан улы катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук мәктәбебезнең тарих укытучысы Шәймарданова Н.Ф. да үзенең чыгышын тәкъдим итте.
Ә укучылар музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. Сугыш кырларында ятып калган һәм сугыштан исән кайтып та бүгенгесе көнне безнең арабыздан китүче ветераннарыбызны берҖ минут тынлык белән искә алдык һәм алар истәлегенә веноклар салынды.
-
Котлыйбыз!!! 08.05.2013

Кадерле ветераннар! Сезне олы бәйрәм- 9 Май- Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхетле картлык телибез. Җир йөзендә беркайчан да сугыш афәте кабатланмасын.
Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннар!
Җиңү килде илне сөендереп,
Балкып атты матур Җиңү таңы.
Исән булсын әле, Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
-
Каберлек чистартылды 06.05.2013

Шимбә көнне 9 нчы сыйныф укучылары, авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Зәки Шәймәрданов каберенең чүпләрен чистарттылар, тырмаладылар.
-
Әфәрин кызлар! 03.05.2013

Узган атнаның пәнҗешәмбе көнне, Котлы Бөкәш мәдәният йортында, Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган, Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар фестивале булып узды. Бу фестивальдә 18 авылдан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясады. Шулар арасында Биектау урта мәктәбеннән артист кызларыбыз Хайриева Айсылу һәм Хабибуллина Эльмира да бар иде. Аларның чыгышлары уңай дип бәйләнде һәм аларга район башлыгы Илһам Валеев имзалаган Диплом, истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Сәнгатьле уку бәйгесе 02.05.2013

23 нче март көнне Казан шәһәренең актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге III Бөтенроссия сәнгатьле уку бәйгесендә безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Эльмира уңышлы гына чыгыш ясап Диплом белән бүләкләнде. Ул Лилия Гибадуллинаның “Мәктәбемә ашыгам” шигырен тамашачыларга җиткерде.
-
Котлыйбыз! 30.04.2013

Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да 1 май - яз бәйрәме белән кайнар котлыйбыз! Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны, гаиләгездә җылылык, бәхет телибез.
-
Җырлыйк әле! 26.04.2013

Җырлый әле, җырлыйк әле,
Җырлап ачыла күңел.
Җырлап ачылмаган күңел,
Мәңге ачылачак түгел.
ТНВ каналында эфирга чыгучы "Җырлыйк әле" тапшыруында 26 нчы апрель көнне балыкбистәлеләре катнашты. Бу тапшыруда Биектау урта мәктәбеннән җырчы кызыбыз Хәбибуллина Эльмира да бар иде. Ул 8 яшьтән- 17 яшькә кадәрге укучы балалар арасында ярышып җиңүгә иреште.Тапшыруны эфирдан 11 май көнне күрергә мөмкин булачак.Әфәрин Эльмира!!!
-
"Тукай премясе"нә кандидат 26.04.2013

Бүген "Мәңге яшә Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чыгыш күрсәтелде. Бу чыгышта 6 нчы сыйныф укучылары һәм иң оста шигырь сөйләүчеләребез катнашты. Шунда ук "Тукай премиясе"нә кандидатлар ачыкланды. Укучылар үз китапчыкларын яклап чыгыш ясадылар. Ә жюри членнары китапчыкларның эчтәлегенә, төзелешенә, бизәлешенә игътибар итте. Нәтиҗәдә "Тукай премиясе"нә кандидат итеп 4 нче сыйныф укучысы Хөснуллина Алсу лаеклы дип табылды. Аңа акчалата бүләк тапшырылды. Молодец Алсу!!!
-
Язгы өмә 25.04.2013

Бүген мәктәп күләмендә язгы өмә оештырылды. Бу көнне һәр укучы тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде. Кардан арчылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалап, себереп чүпләрдән арындырдык. Барысына да өлгереп бетә алмасак та күп эш башкарылды, ә алда безне тагын өмәләр көтә.
-
"Парламент дәресе- 2013" 24.04.2013










