Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Соңгы имтихан 17.06.2013

-
Җиләк-җимешләр өлгерә 15.06.2013

Җәй - табигать хәзинәләренә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Урманнарда, тау битләрендә, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә: теләсәң - кайнатма яса, туңдыргычка куеп катыр, яфракларын киптер... Нинди генә ысулны куллансаң да, файдадан тыш зыяны булмас. Безнең укучылар да мәктәп бакчасыннан зелпе куагының җимешләрәрен җыярга керештеләр.
Зелпедә (жимолость) бик күп файдалы матдәләр бар бит. Җимешләрендә сорбит, инозит кебек диетик матдәләр табылган, башка урман җиләгенә караганда анда магний һәм натрий күбрәк. Җимешләрендә фосфор, калий, тимер бар; микроэлементлар – йод, марганец, бакыр, кремний. Халык медицинасында җимешләрне ашкайнату бозылганда, ашказанын һәм бавырны дәвалау өчен кулланалар, борыннары еш канаучылар өчен дә бу җимеш файдалы. Шулай ук сидек куучы һәм гомуми ныгыту чарасы буларак файдаланалар. Зелпе йөрәк-кан тамырлары авырулары, атеросклероз, гипертония вакытында киңәш ителә, ул кан тамырларының ныклыгына һәм үткәрүчәнлегенә уңай йогынты ясый. Зелпене үрчетү авыр түгел.
-
Бакчада эш 13.06.2013

-
Татар әдәбиятыннан имтихан 10.06.2013

-
Татарларның милли бәйрәме – Сабантуй 08.06.2013

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, - иң яраткан бәйрәме дә.
Тиңсез бәйрәм бүген
Кырык эшең торсын кырык якта,
Күңелләрдә бары якты уй.
Кешелеккә дигән кием кая?
Тиңсез бәйрәм бүген - Сабантуй!
Йомыркалар инде чиләкләрдә,
Сөлге-яулык күптән җыелган.
Ничек итеп күңел җырламасын,
Бар авылдаш бүген җыелган.
Егәрлегең барда тауга йөгер,
Куәт барда ярыш арканда.
Йөрәк белән ябыш чирәмнәргә,
Көчле көндәшеңне тартканда!
Горур атла мәйдан түренә син,
Һәм сөлге ал, дустым, кулыңа.
Былтыр тәкә алган баш батырны
Чиста итеп сыла сыртына!
-
Физкультурадан имтихан 07.06.2013

-
1 июнь – Балаларны яклау көне. 01.06.2013

Балалар - ин зур коч!
Балалар - килэчэк!
Балалар хакына
Тынычлык булачак!Бу көнне районның үзәк стадионында киңкүләмле чара белән билгеләп үттеләр. Җәйнең беренче көнендә район мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, Социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, күп балалы яшь әти- әниләрне, балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны һәм башлангыч сыйныф укучыларын уртак бәйрәмгә җыйдылар. Бу бәйрәмгә күрше Лаеш районы башлыгы да чакырылган иде.
Район башлыгы Илһам Вәлиев һәм чакырылган кунаклар, тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, аларга кояшлы балачак һәм аяз, якты киләчәк теләде. Бәйрәм тантанасында Биектау урта мәктәбе укучысы Хәбибуллина Эльмира да катнашты. Ул үзенең җырларын тамашычыларга җиткерде.
-
Табигатькә сәяхәт 29.05.2013

-
Китапханәгә сәяхәт 27.05.2013

27нче май–Бөтенроссия китапханәчеләр көне уңаеннан, 2-4 нче сыйныф укучылары Яңавыл авылының китапханәсендә кунакта булдылар. Анда укучыларны китапханә мөдире Сәләхиева Гөлсинә Хәсән кызы каршы алды. Гөлсинә Хәсән кызы балалар белән әңгәмәләр оештырды, төрле сораулар бирде. Бу көнне китапханәгә кергән һәр укучы кызыклы да, мавыктыргыч та китаплар белән таныша алды. Нәкый ага Исәнбәтнең «Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба» дигән гыйбрәтле сүзләренең хаклыгын күзәттеләр. Бу очрашудан соң балаларның йөзләрендә нур уйнады, китапка карата кызыксыну тагын да артты.
-
Хуш, мәктәбем!!! 25.05.2013

Бүген мәктәп күләмендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп директоры Равиль Фәйзрахман улы, авыл җирлеге башлыгы Рифкать Миннәхмәт улы , район пенсия фонды җитәкчесе Минзия Усман кызы, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз, чыгарылыш классның беренче укытучылары Гөлнара Габделхан кызы, сыйныф җитәкчеләре Габдулла Әхәт улы һәм башка бик күпләр Алинә белән Алиягә хәерле юл, тормышта үз урыннарын табуларын, сәламәтлек, авыл һәм мәктәп белән араны өзмәүләрен теләделәр, бүләкләр дә тапшырдылар.
Бу тантаналы чарада 9 нчы сыйныф укучылары һәм “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына, чыгарылыш сыйныф кызларына рәхмәтләрен ирештерделәр.
Хуш, мәктәбем,дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.









