Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Мөстәкыймовлар олимпиада 27.02.2014

Мәктәбебездә “Мөстәкыймовлар олимпиада”сының 2 туры старт алды. 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ленар яңадан үзенең белемнәрен сынап карарга булды.
-
ПРОФОРИЕНТАЦИЯ 27.02.2014

27 нче февраль көнне 9, 11 нче сыйныф укучылары Балык Бистәсе муниципаль районы, агротехник техникумының укыту эшләре буенча, Яруллин Ильфар Валиевич белән очрашты. Ул техникумның булачак студентларын уку таләпләре, кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларны үзебезнең район техникумында укырга өндәде.
-
Замечательный вожатый 26.02.2014

26 нче февраль көнне педагог – организатор Бадрутдинова Н.Г. җитәкчелегендә “Факел” балалар иҗат үзәгендә узган “Замечательный вожатый” конкурсында булдык. Анда 5 нче сыйныф укучысы Гайнутдинова Гүзәл катнашып 3 –урынга лаек булды. Молодец Гүзәл!!!
-
Әзерлек төркеме 26.02.2014

Әти - әниләр балаларын әзерлек төркеменә бик теләп йөртәләр.Икенче елга 1 нче сыйныфка 12 бала керер дип көтелә. Мәктәбебезнең киләчәге бар!
-
Каток "Нәфис" 23.02.2014

23 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары, укытучылар белән берлектә, Казан шәһәренең иң зур шугалакларының берсе булып саналган “Нәфис милли шугалагы”на барды. Алар әлеге сәяхәттән зур канәгатьләнү хисе белән кайтты. Әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткәне, транспорт, ашау – эчүне оештырганы өчен Дәүләт депутаты Д.А. Самаренкинга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2014

23 нче февраль уңаеннан, егетләребез арасында волейбол ярышы узды. Егетләребез молодцы!!!
-
Ватанны саклаучылар көне!!! 22.02.2014

Егетләребез, Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!!! Бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез!!!
-
Башлангыч сыйныф укучылары әтиләрен котлыйлар. 21.02.2014

Башлангыч сыйныф укучылары әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, бик матур концерт оештырдылар. Соңыннан әтиләр ике командага бүленеп ярыштылар.Әлбәттә, җиңүне иң көчле команда яулады.Бәйрәм әтиләргә дә, укучыларга да бик охшады.
-
Координацион киңәшмә 21.02.2014

21 нче февраль көнне, Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы тарафыннан хәрби патриотик темага багышланган координацион киңәшмә үткрелде. Шул киңәшмәдә “Туган якны өйрәнү ” музее җитәкчесе Гарипова Гузәлия Хәбибрахман кызы катнашты.
-
Туган тел көне 21.02.2014

21 нче февраль, Халык ара телләр көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем", дигән бәйге конкурсы узды. Фотода җиңучеләр. Молодцы!!!









