МАДОУ "Детский сад № 307 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420059, г. Казань, ул. Ботаническая, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-277-41-06 |
| E-Mail: | madou.307@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №307" |
| Руководитель: | Валеева Фирдаус Тимершаиховна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников, из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 13 педагогов |
-
Сау бул, Чыршы! 13.01.2026

13 гыйнвар көнне балалар бакчасында Чыршыны тантаналы ябу булды. Балалар янә Чыршы янына җыелып рәхәтләнеп күңел ачты, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Сау бул яшел Чыршы! Ат елы һәркайсыбыз өчен дә уңышлы, имин килсен. Алдагы Яңа елларны да бергәләп исәнлектә каршы алырга насыйп булсын.
-
Кышкы яллар! 28.12.2025

Яңа ел бәйрәмнәрендә ял көннәре: 30.12.2025 - 11.01. 2026 булып санала.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, әти- әниләр, балалар! Сезне тагын бер кат Яңа еллар белән котлап калабыз, Сезгә аяз күк йөзе, сәламәтлек, озын гөмерләр телибез.
Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.Кайгылар да калсын иске елдаБәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы. -
"Кышкы могҗиза" 20.12.2025

Кышның серле табигате, тылсымлы төсләре -бакчабызга үтеп кереп, аны тагыда бизәп үзенә бер төрле могҗиза биреп тора. Чөнки балалар әти- әниләре белән берлектә "Кышкы могҗиза" дигән бәйгедә катнашып, кулдан ясалган уенчыклар алып килделәр. Без үз чиратыбызда алардан күргәзмә оештырдык. Кемнеке иң-иңе булыр икән... анысы бераздан йомгак ясалгач билгеле булыр, ә хәзергә сокланырга гына кала!







