Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 420101, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова, дом 13. |
Телефон: | +7(843)-229-27-14 |
E-Mail: | detskii.sad369@yandex.ru, madou.369@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 369" |
Руководитель: | Исмагилова Дания Гаптерахмановна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 156 детей |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2024
Балалар китабының шәхес тәрбияләүдәге ролен нинди әһәмияткә ия булуын һәммәбездә аңлый. Китап-безнең балачактан ук тугры дустыбыз, ул һәрвакыт яңалыкка өйрәтәчәк, мавыктыргыч сәяхәтләр һәм кызыклы ачышлар гаҗәеп дөньясына чумдырачак. Уку аша балада фикерләү, күзаллау, сөйләм теле формалаша. Балалар китабы һәр баланы аерым тәрбияләп кенә калмый, ә бөтен буыннарга да йогынты ясый.
-
Гаилә гербы бәйгесе 01.04.2024
Гаилә гербы – нәсел эмблемасы, буыннан-буынга җиткерелә торган билге. Элек атаклы яки борынгы морза нәселләрендә булган ул. Гаилә гербында нәселнең килеп чыгышы, ата-бабаларның казанышлары сурәтләнә. Димәк, герб гаиләне берләштерергә, үзенчәлекле якларны билгеләргә булыша.
Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларның гаиләләре дә бу эштә актив катнашты, үзләренең гаилә гербын булдырды.
Карагыз эле, нинди үзенчәлекле эшләр, һәммәсе дә зур мәгънәгә ия булган. -
Бөтендөнья Су көне 22.03.2024
1922 нче елдан башлап һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган.
-
Комплектование детей на 2024-2025 учебный год/2024-2025 уку елына балаларны туплау
20.03.2024
Уважаемые родители!
С 01 апреля 2024 года начнется комплектование детских садов г.Казани на новый 2024-2025 учебный год.
Направление ребенка в детский сад можно отслеживать в личном кабинете на Портале государственных услуг РФ (gosuslugi.ru).
Статус заявления «Направлен в ДОУ» означает, что в течение 30 дней со дня присвоения данного статуса необходимо обратиться к руководителю детского сада.
Личный приём родителей в детском саду осуществляется каждые вторник (с 14.00 – 18.00) и четверг (8.00 – 12.00). Рекомендуем предварительно позвонить по номеру телефона детского сада во избежание очереди и согласования удобного времени для приёма.
В случае, если до 25 апреля 2024 года ребенок не был направлен в детский сад, можно позвонить по телефону «горячей линии» 223–22-10.
Специалист «горячей линии» предложит варианты устройства ребенка в детский сад.
«Горячая линия» работает с понедельника по пятницу с 9.00 до 17.00 (перерыв на обед с 12.00 до 13.00).
Детский сад планирует принять детей возрастной категории
от 1 года до 2 лет – 0 детей,
от 2 до 3 лет – 25 детей,
от 3 до 4 лет – 5 детей,
от 4 до 5 лет – 4 детей,
от 5 до 6 лет – 13 детей,
от 6 до 7 лет – 3 детей.
Напоминаем о необходимости отслеживания статуса заявления на Портале государственных услуг РФ (gosuslugi.ru).
-
Халыкара Җир көне 19.03.2024
Халыкара Җир көне безгә тагын бер тапкыр уйланырга ярдәм итә: һәр гамәл табигатьне җимерә дә, аның моңарчы булмаган, беренчел матурлыгын саклый да ала.
Безнең планета бик матур. Ул музей кебек, анда төрле чорларның, безнең үткәнебезнең, хәзерге, киләчәгебезнең эпохасын күрергә мөмкин. Ул кабатланмас.
Кешенең әйләнә-тирә мохиткә зарарлы тәэсире көннән-көн чын мәгънәсендә гаҗәеп масштабларга җитә, бу дөньякүләм катастрофага һәм бу матурлыкларның сүнүенә җиңел генә китерергә мөмкин, әгәр хәзер үк мондый нәтиҗәләргә каршы тәвәккәл чаралар турында уйлана башламасак. Халыкара Җир көне кешелеккә планетабыз турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерергә тиеш.
ждународный день Земли помогает нам лишний раз задуматься, что каждое действие может как разрушить хрупкую природу, так и сохранить ее небывалую, первозданную красоту.
Наша планета прекрасна. Она словно музей, в котором можно увидеть отголоски различных эпох, наше прошлое, настоящее, будущее. Она контрастна и неповторима.
Губительное воздействие человека на окружающую среду с каждых днем достигает поистине невероятных масштабов, что с легкостью может привести к всемирной катастрофе и угасанию этих красот, если прямо сейчас не начать задумываться о решительных мерах против таких последствий. Международный день Земли призван напомнить человечеству о важности заботы о нашей планете.
-
8 нче март бәйрәме 07.03.2024
КАДЕРЛЕ ӘНИЛӘР, ДӘҮ ӘНИЛӘР! СЕЗНЕ ИХЛАСТАН ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!!!АЯЗ КҮК ЙӨЗЕ, САУЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК, ХАТЫН КЫЗ БӘХЕТЕ ТЕЛИБЕЗ!!!
-
Тетар бәйгесе 28.02.2024
Мәктәпкә әзерлек төркемен җиңү белән котлыйбыз!!!Әфәрин!!!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2024
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
Каждый год 23 Февраля россияне отмечают важный праздник, посвященный мужеству и героизму сильной половины нашей страны, — День защитника Отечества.
С праздником, дорогие наши защитники! Спасибо вам за наш спокойный сон. Хочу пожелать от всего сердца железного здоровья, крепкой опоры, заботливой любви и всегда сопутствующей вам в жизни удачи. Пускай всегда вокруг вас будет мир и покой. И чтобы ваши надежные руки дарили только нежность. -
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2024
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. -
Муса Җәлил туган көне 15.02.2024
Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Аның "Моабит дәфтәрләре"н тетрәнми укып булмый. Фашист коллыгына эләккәч тә рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши.