Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420101, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова, дом 13. |
| Телефон: | +7(843)-229-27-14 |
| E-Mail: | madou.369@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 369" |
| Руководитель: | Исмагилова Дания Гаптерахмановна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 156 детей |
| У нас учат: | 12 педагогов |
-
Әниләр белән мастер-класс 26.11.2025

Татар халкының борынгы бизәнү әйбере "Хаситә" ясау буенча, беренче зурлар төркемендә, әниләр белән мастер-класс үткәрелде. . Әлеге бизәнү әйбере татар декоротив-гамәли сәнгатьнең иң мөһиме булып тора. Ул татар халкының элек-электән үк авторлык сәнгате булганлыгын һәм татар иҗатын формалаштыру башында ир-атлар гына түгел, кызлар да булуын күрсәтә. Әлеге мастер- класс әниләрдә татар милли бизәкләренә кызыксынучанлыкны арттырды, кәнәгатьлек хисе тудырды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 25.11.2025

Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә.
Әти-әниләр почмагында махсус газеталар, күчмә папкалар урнаштырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә.Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшндереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.
Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез.
-
4 ноябрь - халыклар бердөмлеге кәне 01.11.2025

4нче ноябрь Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан төркемнәрдә балалар белән “Дуслык белән көчле без!” дигән темага әңгәмәләр үткәрдек. Россия Дәүләт флагы белән таныштык, Россия гимны тыңладык. Дуслык турында бик матур шигырьләр укыдык. Төсле кәгазьләрдән күмәк эш башкардык. Шөгыльләр балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды.









