Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Хәрби патриотик тәрбия конкурсы 21.04.2017

9 нчы май– Җиңү көне уңаеннан гимназиябездә күп кенә чаралар башкарыла. 21 нче апрель көнне без район күләмендә үткән “По следам Победы” бәйгесендә катнаштык. Бу бәйге өчен патриотик тәрбия буенча презентация ясалырга тиеш иде, ул безнең ясалды һәм уңышлы итеп якланды да. Шулай ук патриотик почмак әзерләнде. Укучыларыбыз комиссия әгъзаларын генерал Сафиуллин Г.Б. тормыш юлы, сугыштагы хезмәтләре һәм алган дәрәҗәләре белән таныштырып үтте.
Кыска гына вакыт эчендә әти– әниләрнең, укытучыларның, укучыларның тырышлыгы ярдәмендә музей почмагы да оештырылды. Бирегә нинди генә экспонатлар алып килмәделәр: пилотка, каеш, военный билет, китель, фляжкалар, төрледән төрле медальләр, чигүле калфак, сөлге, кулъяулыклар, хәтта фронт корреспондентларының үзара язышкан хатларның төп нөсхәләренә кадәр бар иде.
Шулай итеп конкурсның 3 этабын без уңышлы гына үттек. Ә хәзер исә, зур түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез.
Безгә булышкан, экспонатлар җыешкан, сөйләгән укучыларга ЗУР РӘХМӘТебезне җиткерәбез. Алга таба да сезнең белән, әти– әниләрегез, укытучыларыгыз белән шулай дус булып, ярдәмләшеп яшик. Бергә, бердәм булганда без барлык сынауларны да җиңел генә үтеп, югары үрләргә ирешәчәкбез.
-
Хәйрия концерты 19.04.2017

19 нчы апрель көнне “Дуслашу” балалар оешмасы активисты Сәмигуллина Әминә һәм педагог– оештыручы Закирова А.Х. Ветераннар йортында узган хәйрия концертында катнаштылар. Биредә алар бию һәм җыр номерлары әзерләп, ветераннар алдында чыгыш ясап, аларга үзләренең йөрәк җылыларын, күтәренке кәефләрен бүләк итеп кайттылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2017

Кичә гимназиядә космонавтика көне булып узды. Барлык сыйныфларда да сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр үткәрелде. "Космик хыял" темасы буенча рәсемнәр, плакат- макетлар күргәзмәсе булып узды.
-
Об усилении мер безопасности 07.04.2017

Во исполнении приказа Управления образования образования от 30.03. 2017г. №278 "О принятии мер по недопущению ситуаций, угрожающих жизни и здоровью учащихся", на основании приказа ОУО ИКМО г. Казани по Вахитовскому и Приволжскому районам от 04.04. 2017г. № 289 "Об усилении мер безопасности и пропускного режима на территории образовательных учреждений", в целях антитеррористической укрепленности, осуществления комплексорганизационных и профилактических мер по обеспечению безопасности жизни и здоровья учащихся, предотвращения опасных проявлений и чрезвычайных ситуаций в гимназии была проведена линейка с учащимися, направленная на обеспечение безопасности, пресечение противоправных действий, возможных террористических актов и др. тяжких преступлений.
-
Обучение работников ППЭ 06.04.2017

В соответствии с Планом- графиком по подготовке к ОГЭ, в целях подготовки лиц, привлекаемых к организации и проведению ГИА 6 апреля в гимназии прошло обучение работников ППЭ и классных руководителй 9-11 классов.
-
Макулатура 06.04.2017

Гимназиябезнең укучылары һәм аларның ата- аналары 6 нчы апрель көнне үткән “Макулатураның һәр килограммы үсеп утыручы агачны киселүдән саклап кала” дигән акциядә бик теләп катнаштылар. Барлыгы 3718 килограмм 100 грамм тотылган кәгазь җыелган булса, аның 613 килограммын 2А сыйныфы укучылары җыеп тапшырдылар. Бу акциядә катнашкан барлык кешеләргә дә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Smart tatar" 05.04.2017

5 нче апрель көнне гимназиябезнең "Мирас" командасы ( Адиева Газизә, Яруллина Гөлназ- 7А классы, Әхмәтгәрәева Зилә- 8 Б классы укучылары) "Smart tatar" шәһәр бәйгесендә 6 команда арасында II урынга лаек булдылар. Бу конкурста укучыларыбыз үзләренең югары дәрәҗәләдәге эрудицияләрен , татар сәнгате һәм тарихы буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. Җитәкчесе- югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлияхмәтова Гөлназ Мәҗитовна.
-
"Город чудный, город древний" 05.04.2017

5 нче апрель көнне "Әйдәп баручы" оешмасы активисты Валияхметова Динә "Город чудный, город древний" уены кысаларында, Казан милли музенда булды. Биредә ул башкалабыз турында бик күп кызыклы яңа мәгълүматлар, фактлар белде. Уеннарда актив катнашып, "Иң кызыклы сорау" номинациясендә җиңү яулап, призга лаек булды.
-
"Благоустройство территории школы 20-30" 05.04.2017

"Благоустройство территории школы 20-30" конкурсы уңаеннан, гимназистларыбыз, 2030 елда гимназияне ничек күзаллаулары буенча стенд макетлар әзерләделәр. Бу эштә укучылар, укытучылар гына түгел, ә ата- аналар да бик теләп катнаштылар. 1 нче А сыйныфы укучыларының эше безнең гимназиянең данын район күләмендә яклаячап, "Исполнительское мастерство" номинациясендә III урынга лаек булды. Сыйныф җитәкчесе- Хамзина Рәмзия Ралифовнага, укучыларга, һәм ата- аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да укытучы, укучы һәм ата- аналар арасында гел шундый бердәмлек булсын.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" 03.04.2017

3 нче апрель көнне "Әнҗе бөртекләре" театр студиясе "Нәни Апуш әкиятләр сөйли" спектаклен сәхнәләштереп,шәһәр күләмендә үткән "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" конкурсында Бик матур чыгыш ясадылар. Укучыларыбызны әзерләгән остазлары Гөлфия Рөстәм кызы Насибуллина һәм Диләфрүз Нурмөхәммәт кызы Хабибуллинага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.










