Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 23.03.2017

23 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәре Киров районының 32 нче мәктәбендә рус теленнән сынап карау имтиханын яздылар.
-
"Ләйсән" лагеры 21.03.2017

Лагерьның икенче көнендә укучыларыбыз "Күңелле стартлар"да катнышты һәм КВН уенында 2 командага бүленеп көч сынашты. Балаларга уеннар, сынаулар бик нык ошады. Алар бер команда булып эшләүнең асылына бүген тагын да ныграк төшенделәр, үзләре өчен бик күп яңа мәгълүматлар да алдылар.
-
11 сыйныфта рус теленнән сынап карау имтиханы 20.03.2017

Бүген 20 нче март көнне гимназиябызда югары категорияле рус теле укытучысы Шарапова Римма Мидхатовна бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булдыру максатыннан 11 сыйныф укучыларына рус теленнән сынап карау имтиханы уздырды.
-
"Ләйсән" исемендәге язгы мәктәп яны лагеры 20.03.2017

20 нче марттан гимназиядә "Ләйсән" исемендәге язгы мәктәп яны лагеры эшли башлады. Бирегә йөрүче балалар өчен һәр көн кызыклы итеп, төпле уеннар, викториналар, конкурслар кертеп төзелгән, шулай ук, укучылар белән төрле спектакльләргә бару да каралган.
-
Математикадан сынап карау имтиханы 18.03.2017

18 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәре Идел буе районының 69 нчы мәктәбендә математика фәненнән сынап карау имтиханын яздылар.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" 17.03.2017

17 нче март көнне "Әнҗе бөртекләре" театр студиясе "Нәни Апуш әкиятләр сөйли" спектаклен сәхнәләштереп, Район күләмендә үткән "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" конкурсында I урын яулады. Афәрин, укучылар! Без сезнең белән горурланабыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" 17.03.2017

"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" район конкурсында нәфис сүз осталары номинациясендә 1 нче А сыйныфы укучысы Юнусова Рания (җитәкчесе Хамзина Р.Р.), 3 нче А сыйныфы укучылары Галеев Нияз һәм Салаватуллин Илназ (җитәкчесе Насибуллина Г.Р.) үзләренең якты чыгышлары белән жюриларда матур хатирәләр калдырды.
-
Марсель Салимҗанов исемендәге театр коллективлары конкурсы 16.03.2017

16 нчы март көнне район күләмендә үткәрелгән Марсель Салимҗанов исемендәге театр коллективлары конкурсында, безнең гимназиянең 3 нче А сыйныфы укучылары "Нәни Апуш әкиятләр сөйли" спектакле белән чыгыш ясады һәм I урынга лаек булды. Аларны әзерләгән югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Насибуллина Гөлфия Растамовна һәм озынайтылган көн группасы җитәкчесе Хабибуллина Диләфрүз Нурмөхәммәтовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Абака" математик уены 04.03.2017

4 нче март көнне гимназиябызның 6 нчы А сыйныфы укучылары 2 нче лицей интернатта булып узган "Абака" математик уенында катнашып, 3 урынга лаек булдылар. Ике сәгать вакыт дәвамлылыгында гимназистларыбыз төрле- төрле, катлаулы мәсьәләләр чишеп, җиңү өчен бик нык тырыштылар.
-
"Большие гонки" 01.03.2017

1 нче март көнне, "Дуслашу" балалар оешмасының активисты 5 нче А сыйныфы укучысы Вәлиәхмәтова Динә һәм педагог- оештыручы Закирова Айгөл- Идел буе районы педагог- оештыручылары һәм активист балалары арасында 10 нчы мәктәптә үткән "Болшие гонки" бәйгесендә катнаштылар. Биредә алар командаларга бүленеп төрле ярышларда катнаштылар һәм 1 нче урныга лаек булдылар. Әлеге җиңүләре белән без аларны кайнар котлыйбыз!










