Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
9 нчы май 09.05.2017

Бурычлы без сезгә, Ветераннар!
Күптән инде, күптән тынып калды,
Ул сугышның хәтәр туплары.
Тик сүнмичә ветеран йөрәген,
Телеп тора әле утлары.Күпме кайгы, хәсрәт алып килде
Җан өшеткән салкын ул сугыш
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшләрендә һаман канкоеш.Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез,
Шушы көнне күрәлгән өчен
Күпме корбан, әрнүләр хакына
Исән калды газиз туган илем.Онытмыйк без, кадерлик аларны
Чын күңелдән сөеп, яратып.
-Илем, — диеп башын салганнарга,
Догабызны торыйк яңартып!Дамир Ахметзянов
-
Ата- аналар җыелышы 06.05.2017

Хөрмәтле әти- әниләр! 11 нче май көнне 18.00 сәг. актлар залында әти- әниләр җыелышы узачак. Барыгызны да көтеп калабыз.
-
Әминов Шамил Кәшиф улы белән очрашу 05.05.2017

Бөек Җиңүнең 72- еллыгына багышлап, 5 нче май көнне гимназиябездә 31 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Әминов Шамил Кәшиф улы 1А,1В һәм 2В сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады. Ул балаларга Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзының Гитлер Гермениясенә каршы көрәше турында кызыклы мәглүмати әңгәмә үткәрде.
-
Тыл хезмәтчәне белән очрашу 05.05.2017

Бөек Ватан сугышының 72- еллыгын белгеләү уңаеннан, 8Б сыйныфы укучылары тыл хезмәтчәне, гимназиябездә күп еллар тугры хезмәт куйган Гарипов Арслангали Мөхәммәтшакир белән очрашу оештырдылар. Әңгәмә барышында гимназиябез укучылары сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Арслангали абыйдан ишеттеләр. Бу очрашу укучылар күңелендә зур тәэсир калдырды.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы 04.05.2017

4 нче май көнне гимназиябездә зур бәйрәм үтте. Урта һәм югары сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иҗади проект эшләрен якладылар.
5А һәм 5Б сыныфы укучылары Пионерларга кабул итү сценкасын күрсәттеләр, аларның тарихы һәм атрибутикалары белән таныштырып киттеләр.
6А, 6Б һәм 7Б сыйныф укучылары Полк уллары турында чыгыш ясап, сугыш чорындагы балаларның батырлыклары, соңгы сулышларына кадәр илгә тугры булып күрсәткән геройлыклары турында искиткеч матур чыгышлар ясап, бик күп яңа мәгълүмат бирделәр.
7А сыйныфы укучылары якташыбыз Кашаф Гыймадиев һәм аның Бөек Ватан сугышына керткән өлеше турында бик матур чыгыш ясадылар.
8А сыйныфы укучылары тамашачыларда аерычу нык тәэсир калдырды, чөнки алар 15 минутлык театраль өзек аша безне сугышның беренче көнендә, сугыш барган чорда һәм зур авырлыклар аша килеп, әмма чиксез бәхет, сөенеч алып килгән Җиңү таңында яшәттеләр.
8Б сыйныфы укучылары тыл хезмәтчәне, гимназиябездә күп еллар тугры хезмәт куйган Гарипов Арслангали Мөхәммәтшакир улыннан алган интервью белән таныштырып киттеләр. Бу видеотасмадан гимназиябез укучылары сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Арслангали абыйдан ишеттеләр. Бу интервью балалар күңелендә зур тәэсир калдырды.
10 сыйныф укучылары сугыш чоры җырларын башкарып, аларның тарихы белән таныштырып киттеләр. Искиткеч матур тавышлары белән күңелләргә үтеп керделәр.
Шушы зур чараны оештырып, балаларыбызны югары дәрәҗәдә әзерләп, патриотик тәрбиягә зур әһәмият биргән өчен барлык сыйныф җитәкчеләренә администрация зур рәхмәтен белдерә.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы 03.05.2017

3 нче май көнне гимназиябездә зур бәйрәм үтте. Башлангыч сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иҗади проект эшләрен якладылар.
1А, 1Б һәм 1В сыныфы укучылары Октябрятларга кабул итү сценкасын күрсәттеләр, аларның тарихы һәм атрибутикалары белән таныштырып киттеләр.
2А, 2Б, 2В, 3Б һәм 4А сыйныф укучылары безнең якташ фронтовик язучыларыбызның Бөек Ватан сугышына керткән өлеше турында искиткеч чыгыш ясадылар. Бу чыгыштан укучылар Газинур Гафиятуллин, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Муса Җәлил кебек геройларыбыз турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар.
3А сыйныфы укучылары сугыш темасына багышланган театраль өзек куйдылар. Кечкенә булуларына карамастан, алар сугыш чорының барлык афәтен тамашачы күңеленә җиткереп, аларны таң калдырдылар.
4Б сыйныфы укучылары якташыбыз, Советлар Союзы герое, Генерал- майор Сафиуллин Гани һәм аның Бөек Ватан сугышына керткән өлеше турында бик матур чыгыш ясадылар.
Шушы зур чараны оештырып, балаларыбызны югары дәрәҗәдә әзерләп, патриотик тәрбиягә зур әһәмият биргән өчен барлык сыйныф җитәкчеләренә администрация зур рәхмәтен белдерә.
-
Гимназия территориясен җыештыру өмәсе 29.04.2017

1 нче апрельда башкалабызда территория чистарту буенча ике айлык старт алды. Бензнең гимназия дә бу акциядә бик теләп катнаша. Гимназиябез һәм аңа беркетелгән территорияны укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бик теләп чистарттылар, тирә- юнебезне матурладылар. Хәзер гимназиябез территориясен яшелләндерү, чәчәкләргә күмү өстендә эш алып барыла.
-
Tatar Dozor 22.04.2017

Гимназиябезнең 7А һәм 7Б сыйныфы укучылары 22 нче апрель көнне Республикакүләм Tatar Dozor квест уенында катнаштылар.Безнең командабызның җитәкчесе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валияхмәтова Гөлназ Мәҗитовна. Бу уен татар халкының шагыйре Дәрдмәнгә багышланган иде. Акциянең төп максаты булып яшь буында милли мәдәниятне, туган телне үстерү һәм саклап калу куелган иде.
-
Хәрби патриотик тәрбия конкурсы 21.04.2017

9 нчы май– Җиңү көне уңаеннан гимназиябездә күп кенә чаралар башкарыла. 21 нче апрель көнне без район күләмендә үткән “По следам Победы” бәйгесендә катнаштык. Бу бәйге өчен патриотик тәрбия буенча презентация ясалырга тиеш иде, ул безнең ясалды һәм уңышлы итеп якланды да. Шулай ук патриотик почмак әзерләнде. Укучыларыбыз комиссия әгъзаларын генерал Сафиуллин Г.Б. тормыш юлы, сугыштагы хезмәтләре һәм алган дәрәҗәләре белән таныштырып үтте.
Кыска гына вакыт эчендә әти– әниләрнең, укытучыларның, укучыларның тырышлыгы ярдәмендә музей почмагы да оештырылды. Бирегә нинди генә экспонатлар алып килмәделәр: пилотка, каеш, военный билет, китель, фляжкалар, төрледән төрле медальләр, чигүле калфак, сөлге, кулъяулыклар, хәтта фронт корреспондентларының үзара язышкан хатларның төп нөсхәләренә кадәр бар иде.
Шулай итеп конкурсның 3 этабын без уңышлы гына үттек. Ә хәзер исә, зур түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез.
Безгә булышкан, экспонатлар җыешкан, сөйләгән укучыларга ЗУР РӘХМӘТебезне җиткерәбез. Алга таба да сезнең белән, әти– әниләрегез, укытучыларыгыз белән шулай дус булып, ярдәмләшеп яшик. Бергә, бердәм булганда без барлык сынауларны да җиңел генә үтеп, югары үрләргә ирешәчәкбез.
-
Хәйрия концерты 19.04.2017

19 нчы апрель көнне “Дуслашу” балалар оешмасы активисты Сәмигуллина Әминә һәм педагог– оештыручы Закирова А.Х. Ветераннар йортында узган хәйрия концертында катнаштылар. Биредә алар бию һәм җыр номерлары әзерләп, ветераннар алдында чыгыш ясап, аларга үзләренең йөрәк җылыларын, күтәренке кәефләрен бүләк итеп кайттылар.










