Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Ерыклы, ул. Молодежная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
| E-Mail: | Lzrk.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
| Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Директорлар һәм яшь укытучылар семинары. 01.12.2016

1 нче декабрь көнне Зирекле лицеенда директорлар һәм яшь укытучылар семинары үткәрелде.Методпрактикумның темасы "Приемы активизации учебно - познавательной деятельности учащихся на уроках и во внеурочное время". Программа нигезендә ачык дәресләр,мастер - класслар,дәрестән тыш чара һәм тренинглар үткәрелде.
-
"Әниләрнең бөеклеген тора - тора аңлыйбыз!" 27.11.2016

Шушы исем астында авыл Мәдәният йортында укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты үткәрелде.Барлык әниләр өчен 1-11 нче сыйныф укучылары кызыклы тамаша тәкъдим иттеләр.
-
"Сәйәр" республикакүләм театраль фестиваль. 16.11.2016

Бүген Зирекле лицөее укучылары "Сәйәр" республикакүләм театраль фестивальнең зона турында катнашып кайттылар. Алар жюри хөкеменә Зәки Зәйнуллинның "Арбалы хатыннар" исемле спектаклен тәкъдим иттеләр.
-
Поздравляем Алсу с победой!
12.11.2016
Ученица Зиреклинского лицея заняла 1 место в лично - командном первенстве РТ среди девушек по гиревому спорту в весовой категории до 63 кг. Поздравляем Алсу с победой и желаем всего наилучшего.
-
Язучылар белән очрашу! 11.11.2016

Бүген Зирекле лицее укучылары юмор остасы,язучы Алмаз Хәмзин һәм "Сабантуй" журналының баш мөхәррире А.М.Гыймадиев белән очраштылар.Төрле сорауларга дөрес җавап биргән укучылар "Казан" һәм "Сабантуй" журналлары белән бүләкләнделәр.
-
4 ноябрь – Бердәмлек көне! 05.11.2016

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык.
"Бердәмлектә - көч" дип исемләнгән чарада сүз нәкъ менә шуның турында барды да инде.Авыл мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән чарада укучылар өчен викторина,төрле конкурслар үткәрелде.Чара ахырында укучылар төрле милләт халыкларының уеннарын уйнадылар.
-
"Көзге бал"да кунакта. 29.10.2016

8 -11 нче сыйныф укучылары өчен "Сөмбеләдә - кунакта" исемле сыйныфтан тыш чара уздырылды.Чарада барлык укучылар да актив катнаштылар,бәйрәмгә багышланган чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
"Уңыш бәйрәме -2016" 27.10.2016

Бүген лицейда 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен көзге Уңыш бәйрәме уздырылды.Бәйрәмчә бизәлгән залда укучылар Сөмбелә бәйрәме турында сөйләделәр,тапкырлыкта - зирәклектә көчләрен сынадылар.Аннан соң һәрбер сыйныф үзе әзерләгән чыгышын күрсәтте.1 нче сыйныфның "Бәхет кайда?" исемле тамашасы,2 нче сыйныфның помидорлар биюе,3-4 нче сыйныфларының игенче һөнәренә дан җырлавы, 5 нче сыйныфның татар халык биюе һәм 6 нчы сыйныфның "Кабак" әкияте һәркемнең күңеленә бик хуш килде.Бәйрәм азагында укучылар бергәләп рәхәтләнеп чәй эчтеләр.
-
"Дуслык белән көчле без!" 26.10.2016

Шушындый исем астында лицейда Әдәмсә,Тубылгытау,Зирекле мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен очрашу кичәсе уздырылды. Чараны 9 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Сафарова Люция Гомәр кызы алып барды.
Кызыклы уеннар,тренинглар,сораулар аша укучылар бер - берсе белән якыннанрак таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга бергәләп җавап эзләделәр,уйнадылар һәм күңел ачтылар. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.Укучылар рәхмәтләрен белдереп,өйләренә таралыштылар.
-
Интернет куркынычсызлыгы. 24.10.2016

Зирекле лицеенда интернет куркынычсызлыгы буенча
тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Аның төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркынычлыклар, аларның тиз арада таралуы турында аңлату, әлеге чараларга каршы көрәш ысуллары белән таныштыру. Бу башлыча, шәхси мәгълүматларны саклау, интернет мошенниклыклыкның киң таралган төрләре, автор текстларының, музыкаль һәм кино продукциясенең законсыз күчермәләрен ясауны да үз эченә ала.







