Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | Stbt.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 33 ученика, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан» «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Варислар сафына кабул итү! 15.09.2018

Бүген 5нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү җыены булды. Балалар "Варислар кануннарын" төгәл үтәргә, тырышып укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечеләргә ярдәм итәргә сүз бирделәр.
Без варисың синең, Татарстан
Улларыңа лаек алмашлар.
Яшел,ак,кызыл төсләрне алган
Галстуклы безнең нык сафлар.
-
Татарстан кроссы 2018 15.09.2018

Мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә Татарстан кроссында катнашты. Бар да ярышка әзерләнеп, җиңәм диеп килгән иде. Укучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде, алар дүшәмбе көнне грамоталар белән бүләкләнәчәк.
-
Бөтенрәсәй шимбәлеге 15.09.2018

Бөтенрәсәй шимбәлеге безнең мәктәптә гөрләп үтте. Укучылар җәй буе тырышып үстергән бәрәңгене җыеп алдылар, мәктәп янын чүп-чардан арындырдылар. Көне буе эш туктап тормады. Мәктәп яны участогыннан ярыйсы гына уңыш җыеп алынды.
-
Мәдәни көндәлек! 12.09.2018

Башлангыч сыйныф укучылары бүген Мәдәни көндәлекле булды. Китапханәче Венера Чулпановна укучыларга көндәлек белән ничек эшләргә икәнен күрсәтте, мәркәзебезнең музейлары һәм театрлары белән таныштырды. Балалар көндәлек белән эшләргә рухланып чыктылар, аларга уңышлар телик!
-
Беренчеләргә бүләк! 07.09.2018

"Юнармия" оешмасы әгъзалары беренче сыйныф укучыларын яктылыкны кире кайтаручы значоклар белән шатландырдылар. "Юнармиячеләр" балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юлда үз-үзеңне тоту әдабен һәм мәктәптән алып өйгә кадәр юл маршрутын аңлаттылар. Беренчеләр бүләкләргә бик шатландылар.
-
Без экстремизмга каршы! 05.09.2018

Бүген "Без экстремизмга каршы" акциясе кысаларында мәктәптә тәрбия сәгатьләре үтте. Монда рацизм, национализм, терроризм төшенчәләре аңлатылды. Аларга каршы тору ысуллары аңлатылды.
-
Беслан фаҗигасен искә алу дәресе 03.09.2018

Бүген мәктәбебездә "Экстремизмга-юк" акциясе кысаларында Беслан фаҗигасе искә алынды. Терроризм бары тик кайгы-борчу гына китерә, аңа юл куймау чаралары турында балалар белән фикер алышынды
-
Беренче кыңгырау бәйрәме 01.09.2018

Бүген Тубылгытау мәктәбендә тәүге кат беренче кыңгырау 4 бала өчен яңгырады. Мәктәп укучыларын котларга Яңа Чишмә районы үзәк хастәханәсенең баш врачы Вафин Рәфис Сәлихҗан улы, Тубылгытау авылы үзидарәсе башлыгы Исмәгыйлев Фәнил Фәрит улы һәм мәктәп директоры Валасеев Владимир Григорьевич сүз алдылар. Алар балаларга тырышлык, сабырлык, сәламәтлек теләде. Бәйрәм укучылар чыгышы белән дәвам итте.
-
Тынычлык дәресе!!! 01.09.2018

Тантаналы линейкадан соң укучыларга Тынычлык дәресе үткәрелде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Әхмәтгалиевна балаларга тынычлык тәшенчәсен аңлатты, аны булдыру өчен безнең бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында фидәкаръ көрәше турында сөйләде, Беслан шәһәрендә һәләк булган балалар искә алынды.
-
V Общероссийское родительское собрание 31.07.2018
29 августа 2018 годасостоится Общероссийское родительское собрание в формате видеоконференции сучастием Министра просвещения Российской Федерации О.Ю.Васильевой. Уже сейчас любой желающий может направить вопрос через форму на сайте http://edu.gov.ru/opc-view и через аккаунты Министерства просвещения РФ в соц.сетях.







