Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Күренекле рус рәссамы И.И. Шишкинның тууына 190 ел булу уңаеннан 4-5 сыйныф укучылары "Урман патшасы" викторинасында катнаштылар. 31.01.2022

-
2нче сыйныф укучысы Нигматзянов Әмир һәм 7нче сыйныф укучысы Ахмадиев Мансур "Эшкә, укырга велосипед белән" муниципаль рәсем конкурсында катнаштылар. 29.01.2022

-
Хәрби-патриотик айлыгы уңаеннан 28.01.2022

Бүген 7-8 сыйныфларда "Ленинград блокадасы"на багышлап Туктамышева Р.Х. һәм Нуруллина Г.Н. Батырлык дәресе үткәрделәр.
-
2022 ел - Россия халыклары мәдәни мирасы елы 27.01.2022

2022 ел - Россия халыклары мәдәни мирасы елы уңаеннан 7, 10-11 сыйныф укучылары белән Нафикова Х.Г. һәм Туктамышева Р.Х. "Идел буе халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре" темасына ачык чара үткәрделәр.
-
Туган телләр айлыгы уңаеннан 3нче сыйныфта Шайдуллина Г.Н. "Булсаң зирәк-әйт тизрәк" исемле чара үткәрде. 26.01.2022

-
Школьная волейбольная лига/ Мәктәп волейбол лигасы 25.01.2022

8-11 сыйныф укучы егетләре арасында ШВЛ (Школьная волейбольная лига) кысаларында физкультура укытучысы Миннегалиев Ф.М. волейбол турниры оештырып Патриотик тәрбия бирү айлыгына старт бирде.
-
4-5 сыйныф укучылары белән Емельянова Н.М. күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил ВӘЛИЕВКӘ 75 яшь тулу уңаеннан сыйныф сәгате үткәрде. 24.01.2022

Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу.4-5 сыйныф укучылары белән Емельянова Н.М. күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил ВӘЛИЕВКӘ 75 яшь тулу уңаеннан сыйныф сәгате үткәрде.
Сезгә аның турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез.
1. Ташлыкның колхоз рәисе улы Разил Вәлиев һәм парторг улы Алмаз Хәмзин бер класста укыйлар, бер парта артында утыралар.
2. Бабасыннан балта тотарга, тегермән тартырга өйрәнә, җәйге каникулда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, олылар белән бергә печән чаба.
3. Казан университетына укырга керергә дип, Мөдәррис Әгъләмов белән бергә юлга чыгалар, пароходта киләләр.
4. Университет тулай торагында шагыйрь Зөлфәт белән бер бүлмәдә яшиләр: «Детский мир» кибетеннән сатып алып, пардан яшел бишмәтләр киеп йөриләр.
5. Язучылар съезды барганда Зөлфәт белән залга листовкалар ыргыталар.
6. Икенче курста укыганда Казан университетының журналистика бүлеген ташлап, Мәскәүнең М. Горький исемендәге Әдәбят институтына барып керә.
7. Мәскәү медицина институты студенты Алиягә өйләнә, кызлары тугач, Сөембикә исемен кушуны Разил уйлап таба.
8. Беренче җыры «Дулкын» Илһам Шакиров соравы буенча язган. Җырчы Разилне Мәскәүдә үзе эзләп тапкан.
9. 21 яшендә беренче повесте «Эт кояшы»н яза. Ләкин Казандагы әдәбият чиновниклары «совет чынбарлыгын каралтып күрсәтүдә» гаеплиләр. Әсәр егерме ике елдан соң гына басыла.
10. 1985 елда Әфганстанга «сугышка командировкага» барган бердәнбер татар шагыйре. -
Онлайн-урок по финансовой грамотности 21.01.2022

"КАК ЗАЩИТИТЬСЯ ОТ КИБЕРМОШЕННИЧЕСТВА. ПРАВИЛА БЕЗОПАСНОСТИ В КИБЕРПРОСТРАНСТВЕ" - по этой теме сегодня прошел онлайн урок по финансовой грамотности для учащхся 8-11 классов.
С развитием технологий все больше финансовых услуг можно получить в электронном виде, через Интернет и мобильные приложения. Вместе с этим развивается и киберпреступность, которая считается одной из главных проблем XXI века. Мы все больше используем мобильные телефоны, смартфоны, компьютеры для того, чтобы удаленно управлять своими счетами и картами. При этом зачастую забываем о безопасности и правилах поведения в виртуальном пространстве, чем и пользуются мошенники: в 90% случаев хищение денежных средств происходит именно в виртуальной среде.
На уроке учащиеся узналия о рисках и опасностях при использовании мобильных телефонов, смартфонов, компьютеров и основных правилах безопасного поведения в сети Интернет при совершении платежей с помощью электронного банкинга. -
"Табигать дуслары" түгәрәге эшчәнлеге 21.01.2022

"Табигать дуслары" түгәрәгендә бүген укучылар чаңгыда экскурсиягә чыктылар. Экскурсия вакытында алар карда төрледән-төрле хайван эзләрен күрделәр, кайсы эз кайсы хайванга туры килгәнне ачыкладылар. Балалар өчен иң гаҗәпләндергән нәрсә - ул салават күперен күрү булгандыр. Берне генә дә түгел, икене. Кыш көнендә салават күпере, чынлап та гаҗәпләндергеч күренеш булды алар өчен.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек - Курчак театрында кунакта! 21.01.2022

Бүген башлангыч сыйныф укучылары чираттагы тапкыр Югары Чаллы авылы китапханәсендә @nk_biblioteka19 эшләп килүче курчак театрында булдылар. Укучылар игътибарына "Батыр керпе", "Бәхет утравы" әкиятләре тәкъдим ителде. Балалар курчак театрын тын да алмый яратып карадылар. Азактан китапханәче, курчак театрының җитәкчесе Зиннәтуллина Р.З. укучыларга әкият эчтәлеге буенча биргән сорауларына төгәл итеп җавап бирделәр.










